[1] Көннәрдән беркөнне левиләрнең нәсел башлыклары Кәнгандагы Шилоһ шәһәренә – рухани Элгазар, Нун углы Ешуа һәм Исраилнең башка нәсел башлыклары янына килде һәм: – Муса аша Раббы шуны әмер иткән иде: «Леви ыругына яшәр өчен шәһәрләр һәм терлек көтәр өчен шул шәһәрләр тирәсендә көтүлекләр бирелергә тиеш», – диде.
[3] Шуннан Исраил угыллары, Раббы боерганча, үзләренең биләмә җирләреннән левиләргә түбәндәге шәһәрләр белән бергә көтүлек җирләре бүлеп бирделәр.
[4] Беренче жирәбә левиләрнең Кыһат токымына караган рухани Һарунның нәсел варисларына чыкты. Аларга Яһүдә, Шимун һәм Беньямин ыругларының биләмә җирләреннән унөч шәһәр бүлеп бирелде.
[5] Кыһат нәселенең башка угылларына исә Эфраим, Дан ыругларына, шулай ук Көнбатыш менашшеларга караган биләмә җирләреннән ун шәһәр бүлеп бирелде.
[6] Левиләрнең Гершон нәселенә Исәсхәр, Ашер, Нәптали ыругларының һәм Башан җирендә төпләнгән Көнчыгыш менашшеларның биләмә җирләреннән унөч шәһәр бүлеп бирелде.
[7] Левиләрнең Мерари нәсел варисларына Рубин, Гәд һәм Зәбулун ыругларына караган биләмә җирләреннән унике шәһәр бүлеп бирелде.
[8] Шул рәвешле, Раббы Мусага кушканча, әлеге шәһәрләрне һәм алар тирәсендәге көтүлекләрне исраилиләр, жирәбә салып, левиләргә бүлеп бирделәр.
[9] Беренче жирәбә левиләрнең Кыһат токымына караган Һарунның нәсел варисларына чыкты. Аларга Яһүдә һәм Шимун угыллары биләмәсеннән бүлеп бирелгән шәһәрләрнең исемнәре түбәндә китерелә.
[11] Аларга Анак атасы Арбаның шәһәре, Яһүдә таулыгында урнашкан Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) һәм аның тирәсендәге көтүлек җирләре бүлеп бирелде,
[12] ләкин шәһәр тирәсендәге басу-кырлар һәм авыллар Ифунни углы Кәлеб биләмәсе булды.
[13] Рухани Һарунның нәсел варисларына тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Хебрун (сыену шәһәре), Либна,
[14] Яттир, Эштемога,
[15] Холон, Дебир,
[16] Аин, Ютта һәм Бәйт-Шемеш калалары чыкты. Яһүдә һәм Шимун ыруглары биләмәсеннән – тугыз шәһәр.
[17] Беньямин ыругыннан аларга тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гибгон, Геба,
[18] Анатот һәм Алмон – дүрт шәһәр бүлеп бирелде.
[19] Җыйнап әйткәндә, Һарунның нәсел варислары, руханилар, тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы унөч шәһәр алдылар.
[20] Леви ыругына караган Кыһат токымындагы башка угыллар жирәбәгә түбәндәге шәһәрләрне алды. Эфраим ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Эфраим таулыгындагы Шәкем (сыену шәһәре), Газер, Кибсаим, Бәйт-Хорун.
[23] Дан ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Элтыкы, Гиббетон, Айалун һәм Гәт-Риммун.
[25] Көнбатыш менашшеларга караган биләмәдән ике шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Таганак һәм Гәт-Риммун.
[26] Җыйнап әйткәндә, Кыһат токымындагы башка угыллар тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы ун шәһәр алдылар.
[27] Леви ыругына караган Гершон токымына түбәндәге шәһәрләр бүлеп бирелде. Көнчыгыш менашшеларга караган биләмәдән ике шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Башан төбәгендәге Гөлән (сыену шәһәре) һәм Багаштра.
[28] Исәсхәр ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Кышион, Даберат, Ярмут һәм Эн-Гәнним.
[30] Ашер ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Мишал, Абдун, Хелкат һәм Рәхуб.
[32] Нәптали ыругы биләмәсеннән өч шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гәлиләя төбәгендәге Кыдыш (сыену шәһәре), Хаммот-Дор һәм Картан.
[33] Җыйнап әйткәндә, Гершон нәселе тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы унөч шәһәр алды.
[34] Левиләрнең калганнарына – Мерарит нәселенә – түбәндәге шәһәрләр бүлеп бирелде. Зәбулун ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Йокнегам, Картаһ, Димна һәм Наһалал.
[36] Рубин ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Бесер, Яһас, Кыдемот һәм Мефагат.
[38] Гәд ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гилыгад төбәгендәге Рамот (сыену шәһәре), Маханаим, Хишбун һәм Ягызер.
[40] Җыйнап әйткәндә, Леви ыругындагы Мерарит нәселе жирәбә буенча барлыгы унике шәһәр алды.
[41] Шулай итеп, Исраил угыллары биләгән җирләрдә левиләр барлыгы кырык сигез шәһәргә һәм алар тирәсендәге көтүлекләргә ия булды.
[42] Әлеге шәһәрләрнең һәммәсе янында көтүлек җирләре дә бар иде.
[43] Раббы, Исраил халкының ата-бабаларына ант иткәнчә, әлеге җирләрнең барысын исраилиләргә бирде, һәм алар, шушы җирләргә хуҗа булып, шунда төпләнеп калдылар.
[44] Аларның ата-бабаларына ант иткәнчә, Раббы исраилиләргә тыныч-имин тормыш бүләк итте. Барлык дошманнарын алар кулына тапшырганга күрә, Исраил угылларына һичкем каршы тора алмады.
[45] Исраил халкына Раббы вәгъдә иткәннәрнең һәммәсе үтәлде.