[1] Шуннан соң Ешуа, үз янына Рубин, Гәд ыругларын һәм Көнчыгыш менашшеларны чакыртып алып:
[2] – Сез Раббы колы Муса кушканнарның һәммәсен башкарып чыктыгыз, минем боерыкларымны да төгәл үтәдегез, – диде. –
[3] Озак вакытлар дәвамында, бүгенге көнгә кадәр, сез кардәшләрегезне ташламадыгыз, Раббы Аллагыз әмерләрен җиренә җиткереп үтәдегез.
[4] Инде хәзер Раббы колы Муса сезгә Үрдүн аръягыннан бүлеп биргән биләмә җирләрегезгә – үз өегезгә кайта аласыз, чөнки Раббы Аллагыз, Үзенең антлы вәгъдәсен үтәп, сезнең кардәшләрегезгә тыныч-имин тормыш насыйп итте.
[5] Тик сез Раббы колы Муса васыять итеп калдырган канун-боерыкларны төгәл үтәргә тырышыгыз. Сез Раббы Аллагызны яратырга, Аның юлыннан тайпылмаска, әмерләрен үтәргә, Аңа багланып, ихлас йөрәктән, бөтен күңелегез белән табынырга тиешсез.
[6] Шуннан Ешуа, үзенең фатихасын күндереп, аларны өйләренә кайтарып җибәрде, һәм алар китеп бардылар.
[7] (Менашше ыругының беренче яртысына Муса биләмә җирләрен Башан төбәгеннән, ә ыругның икенче яртысына Ешуа башка Исраил ыруглары янәшәсеннән – Үрдүннән көнбатышта бирде.) Фатихалап, өйләренә озатканда, Ешуа аларга:
[8] – Сез өйләрегезгә зур байлык туплап кайтасыз, хәзер сезнең мал-туарыгыз, алтын-көмешегез, бакыр вә тимерегез, кием-салымыгыз күп; дошманнардан тартып алган ганимәт малыннан туганнарыгызга да өлеш чыгарыгыз, – диде.
[9] Рубин һәм Гәд ыруглары, шулай ук Көнчыгыш менашшелар, башка исраилиләрдән аерылып, Кәнган җирендәге Шилоһ шәһәреннән Гилыгадка – Раббы кушуы буенча, Муса бүлеп биргән биләмә җирләренә кайтырга кузгалдылар.
[10] Кәнган җирендәге Гелилотка җиткәч, Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар шунда, Үрдүн буенда, зур итеп мәзбәх төзеделәр.
[11] «Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар Кәнган җирендәге Гелилотта, Үрдүннең көнбатыш ярында, мәзбәх төзегән» дигән хәбәр башка исраилиләргә килеп ирешкәч,
[12] бөтен Исраил халкы аларга каршы сугыш ачу нияте белән Шилоһка җыелды.
[13] Әмма әүвәл алар Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар яшәгән Гилыгад җиренә Элгазар углы рухани Пинхәсне юлладылар.
[14] Аның белән бергә һәр Исраил ыругыннан берәр кеше исәбеннән, ун җәмәгать башлыгы да юлга кузгалды. Исраилнең һәр ыругыннан вәкил булып барган әлеге кешеләрнең һәммәсе нәсел башлыгы иде.
[15] Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар янына Гилыгадка килгәч, бу вәкилләр аларга:
[16] – Раббының бар халкы: «Ни өчен сез Исраил Алласына хыянәт иттегез?! Ни өчен Раббы юлыннан читкә тайпылдыгыз?! Әлеге мәзбәхне төзеп, сез Раббыга каршы баш күтәрдегез! – ди. –
[17] Пигурдагы хыянәт сезгә аз кебек тоелдымы?! Раббының бар халкын афәткә салган шул гөнаһтан әлегәчә арына алганыбыз юк.
[18] Сез Раббыны инкяр иттегез! Бүген Раббыга каршы чыксагыз, иртәгә Аның ярсуы бөтен Исраил халкына кузгалачак.
[19] Әгәр сезгә биләмәгә бирелгән җирләр гыйбадәт кылу өчен ару-пакь кебек тоелмаса, Раббы биләмәсенә – Аның чатыры урнашкан җиргә күчеп килеп, безнең арада яшәгез. Ләкин Раббы Аллабыз хөрмәтенә төзелгән мәзбәхтән тыш өстәмә мәзбәх корып, Раббыга каршы чыкмагыз һәм безне дә үзегезнең тарафдарыгыз итмәгез.
[20] Зерах углы Ахан Аллаһыга багышланган әйбергә нәфесен сузгач, Раббының ярсуы бөтен Исраил халкына төшмәдемени?! Аханның гөнаһы өчен гомере белән бер ул гына хушлашмады бит».
[21] Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар Исраилнең нәсел башлыкларына болай дип җавап кайтарды:
[22] – И Аллалар Алласы Раббы! И Аллалар Алласы Раббы! Эшнең нәрсәдә икәнен Ул беләдер, инде исраилиләр дә белсен. Әгәр без, Раббыга каршы чыгып, Аңардан ваз кичкәнбез икән, бүген Ул безне аямасын!
[23] Әгәр без, Раббыдан йөз чөереп, әлеге мәзбәхне тулаем яндыру корбаннары, икмәк корбаннары һәм татулык корбаннары китерү өчен төзегән булсак, безгә җәзаны Раббы Үзе бирсен!
[24] Киләчәктә сезнең нәсел варислары безнекеләргә: «Әй Рубин вә Гәд угыллары, Раббы Үрдүнне сезнең белән безнең арада чик итеп билгеләде, исраилиләр Алласында сезнең катнашыгыз юк! Раббы – сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтүдән курыктык без, шуңа төзедек. Андый очракта бит сезнең нәсел варислары гаебе белән безнекеләр Раббыны танымый башлар!
[26] Шуңа күрә без әлеге мәзбәхне тулаем яндыру корбаны һәм башка төрле корбаннар китерү өчен түгел,
[27] ә бәлки сезнең белән безнең арада һәм балаларыбыз арасында шаһит булып торсын өчен – безнең дә тулаем яндыру корбаннары, татулык корбаннары вә башка төр бүләкләр белән Раббы чатыры алдында хезмәт күрсәтергә хакыбыз барлыгын расласын өчен төзедек. Әнә шул чагында сезнең нәсел варисларыгыз безнекеләргә: «Раббы сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтә алмаячак.
[28] Без болай хәл кылдык: әгәр киләчәктә безнең белән сезнең йә булмаса нәсел варисларыбыз арасында шундый сүз кузгалса, без: «Тулаем яндыру корбаннары яки башка төр корбаннар өчен түгел, ә бәлки сезнең белән безнең арада шаһит булып торсын өчен ата-бабаларыбыз Раббы мәзбәхенә охшатып төзегән әлеге корылмага күз салыгыз», – дип әйтербез.
[29] Раббыга каршы чыгасыбыз һәм Раббыдан ваз кичәсебез юк безнең – тулаем яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм башка төр корбаннар китерү өчен Раббы Аллабыз чатыры каршында торган мәзбәхтән тыш мәзбәх төзисебез юк!
[30] Рубин, Гәд һәм Менашше угылларының әлеге җавабы рухани Пинхәс һәм җәмәгать башлыкларының, ягъни Исраил нәселбашларының күңеленә хуш килде.
[31] Элгазар углы рухани Пинхәс шунда Рубин, Гәд һәм Менашше угылларына: – Бүген без шуны белдек: Раббы безнең арада, һәм сез Раббы каршында җинаять эш кылмадыгыз; димәк ки, Раббы Исраил угылларын җәзага тартмаячак, – диде.
[32] Гилыгад җирендә яшәүче Рубин һәм Гәд ыруглары белән хушлашканнан соң, Элгазар углы рухани Пинхәс һәм җәмәгать башлыклары, исраилиләр янына Кәнганга кайтып, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирделәр.
[33] Исраил угыллары бу хәбәргә сөенделәр һәм, Аллаһыга мактау-шөкерләр яудырып, Рубин һәм Гәд ыругларына каршы яу чабу, аларның илләрен туздыру ниятеннән кире кайттылар.
[34] Рубин һәм Гәд угыллары, әлеге мәзбәхкә исем биреп: «Раббы – безнең Аллабыз. Әлеге мәзбәх сезнең өчен дә, безнең өчен дә шуны раслаучы шаһиттыр», – диделәр.