[1] Жирәбәнең икенчесе Шимун ыругындагы нәселләргә чыкты; аларга дигән җирләр Яһүдә угылларының биләмәсе эчендә урнашкан иде.
[2] Алар өлешенә түбәндәге шәһәрләр чыкты: Беер-Шеба (ягъни Шеба), Молада,
[3] Хатсар-Шугал, Балаһ, Эсем,
[4] Элтолад, Бетул, Хорма,
[5] Сыйкләг, Бәйт-Маркабут, Хатсар-Суса,
[6] Бәйт-Лебаот һәм Шарухен – авыллары белән бергә барлыгы унөч шәһәр;
[7] Аин, Риммун, Этер һәм Ашан – авыллары белән бергә барлыгы дүрт кала;
[8] шулай ук Багалат-Беерга (ягъни Рамат-Нәгебкә) җиткәнче әлеге шәһәрләр тирәсендәге бөтен авыллар. Шимун ыругы нәселләренең биләмә җирләре әнә шулардыр.
[9] Яһүдә угылларының биләмәсе артык зур булу сәбәпле, Шимун угылларына җир алар өлешеннән бүлеп бирелде. Шул рәвешле, шимуннарга тәгаенләнгән җирләр яһүдиләр биләмәсе эчендә булды.
[10] Жирәбәнең өченчесе Зәбулун ыругындагы нәселләргә чыкты; аларның биләмәсе Сарид шәһәренә кадәр сузыла.
[11] Саридтән соң чик сызыгы көнбатышка – Маргала шәһәренә таба бара да Даббешет шәһәренә һәм Йокнегам шәһәре каршындагы үзәнгә килеп җитә.
[12] Саридтән ул көнчыгышка юл ала, Кислот-Таворның янәшәсеннән узып, Дабератка юнәлә, аннары Яфия шәһәренә күтәрелә
[13] һәм, көнчыгышка – Гәт-Хепер вә Эт-Касин шәһәрләренә – юлын дәвам итеп, Риммунга барып җиткәч, Нега шәһәренә таба борыла.
[14] Шуннан соң ул Ханнатон шәһәрен төньяктан әйләнеп уза да Ифтах-Эл үзәненә җитеп туктый.
[15] Зәбулун ыругы биләмәсенә тирә-яктагы авыллары белән бергә барлыгы унике шәһәр, шул исәптән Каттат, Наһалал, Шимрон, Идала һәм Бәйт-Лехем керде.
[16] Зәбулун ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
[17] Жирәбәнең дүртенчесе Исәсхәр ыругындагы нәселләргә чыкты.
[18] Аларның биләмәсенә Изрегыл, Кесуллот, Шунем,
[19] Хапараим, Шион, Анахарат,
[20] Раббит, Кышион, Эвес,
[21] Ремет, Эн-Ганним, Эн-Хадда һәм Бәйт-Пасес шәһәрләре керде.
[22] Ыругның биләмә чиге, Тавор, Шахасум һәм Бәйт-Шемеш шәһәрләре аша үтеп, Үрдүн ярына җитеп туктый. Исәсхәрләр уналты шәһәргә һәм шулар тирәсендәге авылларга хуҗа булды.
[23] Исәсхәр ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
[24] Жирәбәнең бишенчесе Ашер ыругындагы нәселләргә чыкты.
[25] Аларның биләмәсенә Хелкат, Хали, Бетен, Ахшап,
[26] Аламмәлик, Амгад һәм Мишал шәһәрләре керде. Көнбатышта Ашер ыругының биләмәсе Кармил тавы һәм Шихор-Либнат елгасы белән чикләнә.
[27] Шул җирдән чик сызыгы, Бәйт-Дагон шәһәренә таба борылып, көнчыгышка – Зәбулун җирләренә һәм Ифтах-Эл үзәненә килеп тоташа. Аннары, Бәйт-Эмык һәм Нәгыил шәһәрләрен үтеп, төньякка – Кавул,
[28] Абдун, Рәхуб, Хаммон һәм Канага дәвам итә. Бөек Сидун шәһәренә килеп җитеп,
[29] Рамаһка таба китә һәм ныгытылган Сур каласына юл ала да, Хоса ягына борылып, диңгез ярында тәмамлана. Махалаб, Акзиб,
[30] Умма, Афык Һәм Рәхуб шәһәрләрен исәпкә алып, ашерлар биләмәсенә тирә-яктагы авыллары белән бергә барлыгы егерме ике шәһәр керде.
[31] Ашер ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
[32] Жирәбәнең алтынчысы Нәптали ыругындагы нәселләргә чыкты.
[33] Аларның биләмә чикләре Хелеп шәһәреннән һәм Сагананнимдә үсеп утырган имәннән башлана да Адами-Нәкыб һәм Явнеил аша үтә һәм, Лаккум шәһәренә җитеп, Үрдүн ярында тәмамлана.
[34] Көнбатышка таба чик сызыгы Азнот-Таворга, шуннан соң Хукок шәһәренә юл ала. Көньякта нәпталиләр биләмәсе – зәбулуннар җире белән, көнбатышта – ашерлар җире белән, кояш чыгышы тарафында Үрдүн елгасы белән чикләнә.
[35] Аларның биләмәсенә ныгытылган калалар Сиддим, Сер, Хаммат, Раккат, Киннерет,
[36] Адама, Рамаһ, Хатсор,
[37] Кыдыш, Эдрегый, Эн-Хатсор,
[38] Иреон, Мигдал-Эл, Хорем, Бәйт-Анат һәм Бәйт-Шемеш керә; тирә-яктагы авыллары белән бергә барлыгы унтугыз шәһәр.
[39] Нәптали ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
[40] Жирәбәнең җиденчесе Дан ыругындагы нәселләргә чыкты.
[41] Аларның биләмә җирләренә Сурга, Эштаол, Ир-Шемеш,
[42] Шагалабин, Айалун, Итла,
[43] Элун, Тимна, Экрон,
[44] Элтыкы, Гиббетон, Багалат,
[45] Еһүд, Бене-Берак, Гәт-Риммун шәһәрләре,
[46] Ме-Яркун, Раккун һәм Яфу каласы янындагы җирләр керде.
[47] Әмма Дан угыллары үзләренә тигән җирләрне югалталар һәм, яуга кузгалып, Лешем каласына һөҗүм итәләр; шәһәрне кулга төшергәннән соң, аның халкын кылычтан уздыралар һәм, биредә үзләре яши башлап, ерак бабалары хөрмәтенә Лешем каласына Дан дип исем кушалар.
[48] Дан ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
[49] Бөтен илне үзара бүлеп бетергәннән соң, исраилиләр үз җирләреннән Нун углы Ешуага өлеш чыгардылар.
[50] Раббы әмер иткәнчә, Ешуага алар Эфраим тауларыннан Ешуа үзе сайлаган Тимнат-Серах шәһәрен бирделәр. Шәһәрне төзекләндергәннән соң, Ешуа шунда яши башлады.
[51] Рухани Элгазар, Нун углы Ешуа, шулай ук нәсел башлыклары, Очрашу чатыры алдында, Раббы каршында Шилоһта жирәбә салып, Исраил ыругларына бүлеп биргән биләмә җирләре әнә шулардыр. Шулай итеп, җирне бүлү тәмамланды.