[1] Шуннан Раббы Ешуага болай диде: – Әрихәнең үзен, аның патшасын һәм гаярь сугышчыларын синең кулга тапшырам.
[2] Алты көн дәвамында синең бар гаскәрең көн дә бер тапкыр шәһәр тирәли әйләнеп чыксын,
[3] Килешү сандыгы алдыннан исә кулларына мөгез быргы тоткан җиде рухани атласын. Җиденче көнне руханиларның быргы тавышлары астында шәһәрне җиде кат әйләнеп чыгыгыз.
[4] Быргы тавышы яңгырауга, бар гаскәрегез сөрән салып кычкырырга тотынсын; шулвакыт Әрихә диварлары нигезенә кадәр җимерелеп төшәр, һәм сез төрле яктан берьюлы шәһәргә керерсез.
[5] Нун углы Ешуа, руханиларны җыеп, аларга: – Раббының Килешү сандыгын алыгыз, ә җиде рухани аның алдыннан быргыларын күтәреп барсын, – диде.
[6] Халыкка исә ул: – Шәһәрне әйләнеп чыгыгыз, Раббы сандыгы алдыннан кораллы гаскәриләр барсын, – диде.
[7] Ешуа әлеге боерыкны бирүгә, җиде рухани, быргыларын кычкыртып, Раббы сандыгы алдыннан китте; алар артыннан Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар иярде.
[8] Быргы кычкыртып баручы руханилар алдыннан исә кораллы гаскәриләр атлады; сандык артыннан да кораллы сакчылар барды; бертуктамый быргы тавышлары яңгырады.
[9] Ешуа халыкны: – Кычкырмагыз, тавышыгыз чыкмасын, бер сүз дәшмәгез. Вакыты җиткәч, мин әмер итәрмен дә шулвакыт сөрәнләргә тотынырсыз, – дип, алдан кисәтеп куйды.
[10] Шул рәвешле, сандык күтәреп, шәһәр тирәли бер кат әйләнеп чыккач, бар халык төнгелеккә станга йокларга кайтты.
[11] Икенче көнне Ешуа таңнан аягына торып басты – һәм руханилар яңадан сандыкны күтәреп киттеләр.
[12] Сандык алдыннан быргыларын кычкыртып җиде рухани атлады; иң алдан кораллы гаскәриләр, ә сандык артыннан кораллы сакчылар барды; бертуктамый быргы тавышлары яңгырады.
[13] Шулай итеп, икенче көнне дә шәһәр тирәли бер кат әйләнеп чыгып, кабат станга кайттылар. Шушы хәл алты көн дәвам итте.
[14] Җиденче көнне, таң белән кузгалып, әүвәлге тәртиптә шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыктылар; шәһәрне алар бу көнне генә җиде кат урадылар.
[15] Җиденче тапкыр әйләнгәндә, руханиларның быргы тавышы ишетелүгә, Ешуа халыкка: – Сөрәнләгез! Чөнки Раббы шәһәрне сезнең кулга тапшыра! – дип әмер бирде. –
[16] Бу шәһәр үзе дә, андагы бар нәрсә дә Раббыга багышланырга – юк ителергә тиеш; бары тик фахишә хатын Рәхәб белән аның өендәге кешеләрнең һәммәсен исән калдырыгыз, чөнки ул без җибәргән егетләргә яшеренергә булышкан иде.
[17] Тик сак булыгыз: Раббыга багышланган әйберләргә кул озайтмагыз. Юкса исраилиләрнең барчасына каргыш төшеп, аларның бөтенесен бәла-казага дучар итәрсез.
[18] Барлык алтын-көмеш, шулай ук бакыр вә тимер әйберләр Раббыга тәгаенләнгән, алар Раббы хәзинәсенә куелырга тиеш.
[19] Быргы тавышы ишетелде, һәм халык кычкырырга тотынды. Быргы тавышын ишетүгә, халык сөрәнли башлады, һәм шәһәр дивары нигезенә кадәр җимерелеп төште. Халык төрле яктан шәһәр эченә ыргылды һәм аны яулап алды.
[20] Шәһәрдә Раббыга багышланган җан иясенең барчасын – ир-атны, хатын-кызны, балаларны, карт-корыны, шулай ук үгез, сарык, ишәк затын кылычтан уздырдылар.
[21] Шушы җирләрне карап-күзәтеп кайтыр өчен җибәргән теге ике егеткә исә Ешуа: – Биргән антыгызны үтәгез: фахишә хатын Рәхәбнең өенә барып, аның үзен һәм бөтен гаиләсен шәһәрдән алып чыгыгыз, – диде.
[22] Шуннан әлеге шымчы егетләр, Рәхәбнең өенә юнәлеп, аның үзен һәм бөтен нәсел-нәсәбен – атасын, анасын, ир туганнарын, шунда булган барлык кардәшләрен шәһәрдән алып чыктылар да исраилиләр станыннан читтәрәк бер урында калдырдылар.
[23] Аннары исраилиләр, шәһәргә ут төртеп, анда булган бар нәрсәне яндырып бетерделәр; бары тик көмеш белән алтынны, бакыр вә тимердән коелган әйберләрне генә Раббы йортының хәзинә саклагычына куйдылар.
[24] Фахишә хатын Рәхәбне, аның гаиләсен һәм бөтен нәсел-нәсәбен исә Ешуа аяды, чөнки Әрихә шәһәрен карап-күзәтеп кайтыр өчен Ешуа җибәргән шымчыларны шушы хатын яшереп алып калган иде. Рәхәбнең нәселе әле дә исраилиләр арасында яши бирә.
[25] Әнә шул чакта Ешуа: – Әрихә каласын яңабаштан төзегән кешегә Раббының каргышы төшәр! Шәһәр нигезен ул беренче углының җаны бәрабәренә салыр, шәһәр капкасын төпчек углының җаны бәрабәренә куяр! – дип, катгый кисәтеп куйды.
[26] Шул рәвешле, Раббы һәрчак Ешуа янында булып, Ешуаның даны еракларга таралды.