[1] Үзләренә дигән җирләрне тулысынча яулап алганнан соң, бөтен Исраил халкы, Шилоһ шәһәрендә җыйналып, Очрашу чатырын корды.
[2] Исраил ыругының җидесе әле һаман биләмәсез кала бирә иде.
[3] – Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә тәгаенләгән җирләрне яулап алмыйча, тагын күпме көтәргә җыенасыз? – диде Ешуа исраилиләргә. –
[4] Һәр ыругтан өч кеше сайлап алыгыз, мин аларны бу илне карап-тикшереп кайтырга җибәрәм – җирләрне ни рәвешле бүләргә кирәклеген тасвирлап бирсеннәр.
[5] Көньякта урнашкан Яһүдә биләмәсеннән һәм төньяктагы Йосыф биләмәсеннән тыш, шушы бөтен җирләрне алар җиде өлешкә бүләргә тиеш.
[6] Калган җирләрне җиде өлешкә бүлеп тасвирлап биргәннән соң, Раббы Аллабыз алдында мин сезгә шобага салырмын.
[7] Әмма левиләр сезнең җирләрдән биләмә алмас, чөнки аларның өлеше – Раббыга рухани булып хезмәт итүдер. Гәд, Рубин ыруглары һәм Менашше ыругының бер яртысы Үрдүннән көнчыгышта Раббы колы Муса бүлеп биргән җирләрне алды инде.
[8] Җирне карап-тикшереп кайтырга тиешле кешеләр юлга кузгалгач, Ешуа аларга: – Барыгыз, җирне әйләнеп чыгып, миңа сурәтләп бирегез, һәм мин сезгә шушында, Шилоһта, Раббы каршында шобага салырмын, – диде.
[9] Алар илне әйләнеп чыктылар һәм, барча шәһәр-авылларны кәгазьгә төшереп җиде өлешкә бүлгәннән соң, Ешуа янына Шилоһка әйләнеп кайттылар.
[10] Ешуа, Раббы каршында Шилоһта жирәбә салып, Исраил ыругларына биләмәләр бүлеп бирде.
[11] Беренче жирәбә Беньямин ыругындагы нәселләргә чыкты. Аларга тәгаенләнгән җир, Яһүдә һәм Йосыф угылларының биләмәсе белән чиктәш булып,
[12] төньяк тарафта Үрдүн буеннан башлана. Чик сызыгы Әрихә шәһәрен төньяктан урап уза да, кояш батышына борылып, тауларга күтәрелә һәм Бәйт-Авен сахрасына юл ала.
[13] Шуннан соң ул Луз (ягъни Бәйт-Эл) каласына юнәлә һәм, аны көньягыннан әйләнеп узып, Атарот-Аддар шәһәренә һәм Түбән Бәйт-Хорун шәһәреннән көньяктарак урнашкан тауга таба бара.
[14] Шунда җиткәч, чик сызыгы, биләмәнең көнбатыш читен билгеләп, көньякка борыла: Бәйт-Хоруннан көньякта урнашкан таудан соң ул яһүдиләр шәһәре Кыръят-Багалда (ягъни Кыръят-Ягаримдә) тәмамлана; бу – көнбатыштагы чикләр.
[15] Көньяк тарафтагы чик, Кыръят-Ягаримнән башланып, кояш баешына таба юл ала һәм, Нептоах суларына җиткәч,
[16] Бән-Хинном үзәне каршында, рефаимнәр үзәненнән төньяктарак урнашкан тауның итәгенә төшә һәм, Хинном үзәне буйлап юлын түбән дәвам итеп, Явүс шәһәренең көньягына килеп чыга да Эн-Рогел чишмәсенә таба юнәлә.
[17] Шуннан ул төньякка, Эн-Шемеш суларына таба борыла, аннары Адуммим үткеле каршындагы Гелилотка юнәлә һәм Рубин углы Бохан кыясына төшә.
[18] Аннан соң чик сызыгы, Бәйт-Араба шәһәреннән төньяктарак узып, Үрдүн тигезлегенә төшә,
[19] Бәйт-Хөглә шәһәренең төньягыннан үтеп, Үрдүн тамагына, Тозлы диңгезнең төньяк очына килеп тоташа. Көньяк тарафтагы чикләр шушыдыр.
[20] Көнчыгыштагы чик Үрдүн елгасы буйлап уза. Беньямин ыругы нәселләренең җирләрен әйләндереп алган чикләр әнә шундый.
[21] Беньямин ыругындагы нәселләргә биләмәгә түбәндәге шәһәрләр бирелде: Әрихә, Бәйт-Хөглә, Эмык-Кесис,
[22] Бәйт-Араба, Семараим, Бәйт-Эл,
[23] Аввим, Пара, Опра,
[24] Кепар-Аммони, Опни һәм Геба – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы унике шәһәр.
[25] Гибгон, Рамаһ, Беһерот,
[26] Миспа, Кепира, Моса,
[27] Рәкым, Ирпеил, Тырала,
[28] Села, Элеф, Явүс (ягъни Иерусалим), Гибга һәм Кыръят-Ягарим – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы ундүрт шәһәр. Беньямин ыругындагы нәселләрнең өлеше әнә шул.