Skip to content
Opens in a new window

[1] Бар халык Үрдүннең аръягына чыгып беткәннән соң, Раббы Ешуага:

[2] – Халык арасыннан – һәр ыругтан берәр кеше исәбеннән – унике кеше билгеләгез

[3] һәм аларга Үрдүн елгасының уртасыннан, руханилар басып торган урыннан, унике данә таш алып, бүген төн кунасы урынга илтергә боерыгыз, – диде.

[4] Ешуа, Исраил ыругларыннан сайланган унике кешене чакырып алып:

[5] – Үрдүннең уртасына керегез дә, Раббы Аллагызның Килешү сандыгы яныннан һәркайсыгыз җилкәсендә берәр таш күтәреп алып чыксын, – диде. – Исраил ыруглары санынча алынган шушы ташлар сезнең өчен бер истәлек булыр. Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нинди ташлар бу?» – дип сораса,

[7] аларга: «Раббының Килешү сандыгы Үрдүн аша чыккан чакта, аның алдында суларның ике якка ярылып китү истәлеге бу», – диярсез. Әлеге ташлар Исраил халкы өчен мәңгелек истәлек булып калыр.

[8] Шул рәвешле, Исраил угыллары Ешуаның боерыгын үтәделәр: алар, Раббы Ешуага кушканча, Үрдүн елгасы уртасыннан Исраил ыруглары санынча унике таш алып, төн кунасы урынга китереп өйделәр.

[9] Тагын унике ташны Ешуа Үрдүн елгасының уртасына – Килешү сандыгын күтәреп баручы руханилар басып торган урынга куйдырды. Ул ташлар әле дә шундадыр.

[10] Муса Ешуага васыять итеп калдырганча, Ешуа халыкка җиткергән Раббы әмерләре үтәлгәнгә кадәр, Килешү сандыгын күтәргән руханилар шулай Үрдүн уртасында басып тора бирделәр. Халык елганы ашыга-ашыга кичте.

[11] Исраилиләр елга аша чыгып бетүгә, Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар да халыкның күз алдында ярга чыктылар.

[12] Муса әйтеп калдырганча, Рубин вә Гәд ыруглары, шулай ук Көнчыгыш менашшелар да, кулларына корал тотып, исраилиләр алдыннан барды.

[13] Яуга керергә әзер торган кырык меңгә якын кораллы гаскәри, Раббы каршында елганы кичеп, Әрихә үзәненә аяк басты.

[14] Ул көнне Раббы бөтен Исраилнең күз алдында Ешуаны данга күмде; һәм Ешуа гомере буена, Муса кебек үк, хөрмәт иясе булды.

[15] Раббы Ешуага:

[16] – Боерыклар сандыгын күтәргән руханиларга Үрдүннән чыгарга боер, – дип әйткән була, һәм

[17] Ешуа руханиларга: – Үрдүннән чыгыгыз! – дип әмер бирә.

[18] Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар, Үрдүнне кичеп, коры җиргә аяк басуга, елганың сулары үз урынына кайтып төшә һәм әүвәлгечә ярларына сыешмыйча ага башлый.

[19] Шул рәвешле, исраилиләр беренче айның унынчы көнендә, Үрдүнне кичеп, Әрихә шәһәреннән көнчыгышта, Гилгәлдә, чатырларын кордылар.

[20] Үрдүннән алынган унике ташны да Ешуа Гилгәлдә куйдырды.

[21] Исраилиләргә ул болай диде: – Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Бу ташлар нәрсәне аңлата?» – дип сорый калса,

[22] исраилиләрнең Үрдүнне җәяүләп кичүен сөйләп бирерсез.

[23] Чөнки сез Үрдүн аша чыккан чакта, Раббы Аллагыз елганы сусыз кылды. Кайчандыр Ул нәкъ шулай, без диңгез аръягына чыга алсын өчен, каршыбыздагы Камышлы диңгез суларын киптергән иде.

[24] Җир йөзендә яшәүче бар халык Раббының көч-гайрәтен белсен һәм сез һәрдаим үзегезнең Раббы Аллагыздан куркып яшәсен өчен эшләде Ул моны.

Нун углы Ешуа — Chapters