Skip to content
Opens in a new window

[1] Рухани Элгазар, Нун углы Ешуа һәм Исраил ыругларындагы нәсел башлыклары кәнганиләр илендә исраилиләргә биләмәгә менә нинди җирләр бүлеп бирде.

[2] Муса аша Раббы әмер иткәнчә, әлеге җирләрне алар жирәбә буенча тугыз ыругка һәм Менашше ыругының икенче яртысына бүлделәр.

[3] Чөнки калган ике ыругка һәм Менашше ыругының бер яртысына Муса биләмә җирләрен Үрдүн аръягыннан биргән иде инде. Йосыф угыллары ике тармакка – Менашше һәм Эфраим тармагына бүленгән иде. Әмма башкалар белән беррәттән левиләргә, биләмәгә җирләр бүленмичә, төпләнеп яшәр өчен шәһәрләр һәм мал-туарларын йөртер өчен шул шәһәрләр тирәсендәге көтүлекләр генә бирелде.

[5] Исраилиләр биләмә җирләрен Раббы Мусага әмер иткәнчә бүлделәр.

[6] Яһүдә ыругыннан бер төркем кеше Гилгәлгә Ешуа янына килде, һәм кыназлы Ифуннинең углы Кәлеб: – Кадыш-Барниа шәһәрендә Аллаһы колы Мусага Раббының минем вә синең хакта ниләр әйткәнен син яхшы беләсең, – диде. –

[7] Шушы җирләрне карап-күзәтеп кайтыр өчен, Раббы колы Муса мине Кадыш-Барниадан озатып җибәргәндә, миңа кырык яшь иде. Әйләнеп кайткач, мин аңа чын дөресен сөйләп бирдем.

[8] Минем белән барган сәфәрдәшләрем исә үзләренең сүзләре белән халыкны куркуга салдылар, ә мин Раббы Аллама тугры калдым.

[9] Шул көнне Муса миңа антлы вәгъдәсен биреп: «Аягың баскан җирләрнең һәммәсе мәңгегә синең һәм нәсел варисларыңның биләмәсе булыр, чөнки син Раббы Аллама тугры калдың», – диде.

[10] Шулай итеп, Раббы, вәгъдә иткәнчә, бүгенге көнгә кадәр гомеремне саклады; Раббы бу сүзләрне Мусага әйткән вакытта, исраилиләр әле чүлдә каңгырып йөри иде, һәм шул көннән соң менә кырык биш ел гомер узды. Хәзер миңа сиксән биш яшь.

[11] Муса юлга озаткан көндәгедәй, минем бүген дә яу кырында алышырга да, башка эшкә дә әүвәлгечә көчем җитәрлек.

[12] Шулай булгач, теге вакытта Раббы әйткән таулы җирләрне миңа бир; анда анакыймнар яшәвен һәм аларның шәһәрләре зур вә ныгытылган булуын ул көнне син үзең ишетеп тордың. Бәлки, Раббы мине мәрхәмәтеннән аермас, һәм мин, Раббы әйткәнчә, әлеге җирләрне яулап алырмын.

[13] Ифунни углы Кәлебкә үзенең фатихасын күндереп, Ешуа аңа Хебрунны биләмә итеп бирде.

[14] Исраилнең Раббы Алласына ихлас күңелдән тугрылык саклаган өчен, Хебрун бүгенге көндә дә кыназлы Ифунни углы Кәлебнең биләмәсе булып кала.

[15] Әүвәле Хебрун каласы Кыръят-Арба дип аталган (Арба – анакыймнарның иң мәшһүр кешесе иде). Шул рәвешле, сугышлар бетеп, җирдә тынычлык урнашты.

Нун углы Ешуа — Chapters