Skip to content
Opens in a new window

[1] Хатсор патшасы Явин, шушы хәлләрне ишетеп, Мадон патшасы Йовавка, Шимрон һәм Ахшаф патшаларына,

[2] төньяктагы таулы төбәкләрнең, Киннерет күленнән көньяктагы Үрдүн үзәненең, көнбатыштагы тау итәкләренең һәм Дор калкулыгының патшаларына,

[3] көнчыгыш вә көнбатыштагы кәнганиләргә, амориләргә, хиттиләргә, таулы җирләрдәге явүсиләргә, фәризиләргә һәм Миспа төбәгендәге Хәрмун тау тирәсендә көн күрүче хиввиләргә үзенең чапкыннарын юллады.

[4] Алар диңгез буендагы ком бөртегедәй исәпсез-сансыз гаскәриләре, бихисап күп атлары һәм сугыш арбалары белән яуга кузгалдылар.

[5] Әлеге патшалар үзләренең көчләрен берләштерделәр һәм, Исраил белән алышырга ниятләп, Мером суы буена килеп тукталдылар.

[6] Ләкин Раббы Ешуага: – Курыкма алардан: иртәгә шушы вакытта алар бөтенесе Исраил угыллары каршында үле килеш ятар; син атларының сеңер-тамырларын кисәрсең, ә арбаларын утка салырсың, – диде.

[7] Ешуа, үзенең бөтен гаскәре белән гел көтмәгәндә Мером суы буенда дошманнары каршысына килеп чыгып, аларга һөҗүм итте,

[8] һәм Раббы аларны исраилиләр кулына тапшырды. Исраил угыллары, дошманны бөек Сидунга, Мисрефот-Маимгә һәм көнчыгышта Миспа үзәненә җиткәнче эзәрлекләп барып, аларны тар-мар иттеләр, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерделәр.

[9] Ешуа алар белән Раббы кушканча эш кылды: атларының сеңер-тамырларын кисте, сугыш арбаларын яндырды.

[10] Кайтыр юлга борылгач, Ешуа якын-тирәдәге патшалыклар арасында иң кодрәтле саналган Хатсор шәһәрен яулап алды, патшасының җанын кыйды.

[11] Биредә яшәүчеләрнең барысын кылычтан уздырып, бер җан иясен дә калдырмыйча кырып бетергәннән соң, Ешуа Хатсорга ут салды.

[12] Әлеге патшаларның шәһәрләрен яулап алып, Ешуа аларның үзләрен кылычтан уздырды – Раббы колы Муса кушканча, аларны тулысынча кырып бетерде.

[13] Ешуа ут салган Хатсор каласын санамаганда, калку урында төзелгән шәһәрләрнең берсен дә исраилиләр яндырмады.

[14] Әлеге шәһәрләрдә кулга төшергән мал-мөлкәтне һәм терлекне исраилиләр үзләренә алдылар, анда яшәүчеләрне исә соңгы кешесенә кадәр юк иттеләр.

[15] Раббы Үзенең колы Мусага ничек кушкан булса, үз нәүбәтендә Муса да Ешуага ничек өйрәтеп калдырса, Ешуа шуларны гамәлгә ашырды: Раббы Мусага кушканның берсен дә үтәмичә калдырмады.

[16] Шул рәвешле, Ешуа әлеге бөтен җирне – таулы-калкулыклы урыннарны, Нәгеб чүлен, тулысынча Гошен төбәген, тау итәге Шефеланы, Үрдүн үзәнен, Исраил тауларын һәм аларның итәкләрен,

[17] Сәгыйрь төбәге янындагы Халак тавыннан башлап, Ливан үзәнендәге Хәрмун тау итәгендә урнашкан Багал-Гәдкә кадәр бар җирне яулап алды. Ул, әлеге җирләрнең патшаларын әсир итеп, аларның җаннарын кыйды.

[18] Әлеге патшалар белән сугыш озак барды.

[19] Гибгонда яшәүче хиввиләрдән башка бер генә шәһәр дә Исраил угыллары белән килешү төземәде, исраилиләр һәр каланы сугышып алдылар.

[20] Раббы Мусага кушканча, исраилиләр белән көрәштә әлеге халыклар аяусыз рәвештә тәмам кырылып бетсеннәр өчен, бу халыкларны исраилиләргә каршы сугышырга Раббы Үзе котыртты.

[21] Шул чорда Ешуа, сугыш сәфәренә чыгып, таулы-калкулыклы төбәкләрдә – Хебрунда, Дебирдә, Анавта, шулай ук Яһүдә һәм Исраилнең барлык таулы җирләрендә көн күрүче анакыймнарны тар-мар итте; Ешуа аларны шәһәрләре белән бергә тәмам юкка чыгарды.

[22] Исраилиләр яшәгән җирләрдә анакыймнар тулысынча кырылып беттеләр, алар бары тик Газада, Гәттә һәм Ашдодта гына калдылар.

[23] Шулай итеп, Раббы Мусага әйткәнчә, Ешуа әлеге җирләрнең бөтенесен яулап алып, Исраилнең барлык тармакларына биләмәгә бүлеп бирде. Җир, ниһаять, сугышлардан тынып калды.

Нун углы Ешуа — Chapters