[1] Яшьлегеңдә, ягъни авыр көннәрең килеп җиткәнче, «Алардан миңа канәгатьләнү юк!» – диячәк елларың якынлашканчы, кояш һәм яктылык, ай һәм йолдызлар сүнеп караңгыланганчы, яңгырдан соң яңа болытлар җыелу вакыты җиткәнче, үзеңне Яратучыны искә ал.
[3] Килер бер көн: өй саклаучылар тетрәп калыр, көчлеләр сыгылып төшәр, болай да аз калган ончылар он тартудан туктар, тәрәзәдән тамаша кылучыларның күз аллары караңгыланып,
[4] урамга чыга торган ишекләр томаланыр; тегермән шавы тынып, кош сайравыннан таң белән уянган кеше үз тавышын ишетмәс.
[5] Ул көнне биек урыннар куркыныч һәм юлда йөрү дәһшәтле тоелыр; бадәм агачы чәчәк атар; чикерткәләр гәүдәләре белән сөйрәлеп, каперс куагы җиргә таралып түшәлер. Ул көнне кеше мәңгелек йортына китәр, урам матәм кичерүче кешеләр белән тулыр.
[6] Көмеш чылбыр өзелгәнгә кадәр, алтын касә төшеп ватылганга, чишмә янындагы чүлмәк ярылганга һәм кое чыгыры ашалып җимерелгәнгә кадәр үзеңне Бар итүчене искә ал!
[7] Туфрактан яратылган тән кире туфракка кайтыр; Аллаһы Тәгалә биргән рух иясенә кире кайтыр.
[8] Барысы да фани, – дигән Вәгазьче, – барысы да фани дөнья мәшәкатедер!
[9] Вәгазьче, зирәк акыллы булудан тыш, халыкка гыйлем өйрәтүче дә булган. Ул бик күп хикмәтле нәрсәләрне сынап-тикшергән һәм өйрәнгән.
[10] Вәгазьче хикмәтле-үткен сүзләр табарга тырышкан; хакыйкать сүзләрен ул дөрес язган.
[11] Зирәкләрнең сүзе сөңге кебек, хикмәтле сүзләр тупланмасы кагылган кадак кебек; һәм алар безгә һәммәбезнең бердәнбер көтүчесе булган Аллаһы тарафыннан күндерелгән.
[12] И углым, болардан тыш, шуңа да игътибар ит: күп китаплар төзү-язуның иге-чиге юк; күп уку тәнне ялыктыра.
[13] Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм Аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт.
[14] Мәгәр Аллаһы һәртөрле эш-гамәлне, һәр яшерен шөгыльне – яхшысын да, яманын да – Үзенең хөкеме алдына куячак.