Skip to content
Opens in a new window

[1] Кояш астында мин күргән чирләрдән адәм балалары өчен икенче бер яман чир дә бар.

[2] Аллаһы кемгәдер байлык-мөлкәт вә кадер-хөрмәт бирә, һәм андый кеше үзе теләгән бар нәрсәгә ия була ала, әмма Аллаһы аңа шулардан файдаланырга ирек бирми – аның булган бар байлыгы чит кешегә кала. Бу да – фани һәм авыр газап.

[3] Берәү, йөз баланың атасы булып, озын-озак гомер кичерергә мөмкин, ләкин ул күпме генә яшәсә һәм тормышның рәхәтен күрмәсә яки хөрмәт белән җирләнмәсә, үле туган баланың язмышы аныкыннан яхшырактыр.

[4] Чөнки үле туган баланың дөньяга килүе үк урынсыз иде: тууы белән үк ул кабат караңгылыкка китеп барды, исемен дә шул караңгылык йотты.

[5] Ул хәтта кояшны да күрмичә һәм һичнәрсә белмичә китте; аның ялы-рәхәте тегенекеннән күбрәк.

[6] Теге кеше ике мең ел яшәсә дә, малыннан игелек күрмәгәч, моннан аңа ни файда?! Ахыр чиктә, барыбыз да бер үк урынга китәбез түгелме соң?!

[7] Кешенең бөтен хезмәт җимеше – аның авызы өчен; аның җаны һичкайчан туймас.

[8] Зирәк кешенең – ахмактан, тереләр арасында йөри алган фәкыйрьнең бүтәннәрдән нинди өстенлеге бар?!

[9] Җанның, ашкынып, әрле-бирле сугылуына караганда күз белән күреп йөрүең хәерлерәк. Бу да – фани һәм бушка җил куу белән бердер.

[10] Булган бар нәрсә инде үз исемен алган; кешенең дә асылы мәгълүм – ул үзеннән көчлерәккә каршы тора алмый.

[11] Дөньяда фани нәрсәләр бик күп; кешегә алардан ни файда?!

[12] Чөнки үзенең фани гомерен, ыгы-зыгылы аз көннәрен күләгәдәй яшәп уздырганда, нәрсәнең яхшы-яман икәнен ул каян белсен?! Үзеннән соң кояш астында тагын ниләр буласын аңа кем әйтсен?!

Вәгазьче — Chapters