Skip to content
Opens in a new window

[1] Үле чебен хушбуйны бозган һәм сасыткан кебек, аз гына ахмаклык та зирәклекне һәм абруйны бозып куярга мөмкин.

[2] Зирәк кешенең йөрәге – уң тарафка, ә ахмакның йөрәге сул тарафка эшли.

[3] Ахмак кеше нинди генә юлдан китсә дә, аның эш-хәрәкәтенә акыл җитми: ул үзенең ахмаклыгын һәр очраган кешегә фаш итә.

[4] Түрәнең сиңа ачуы кабарса, хезмәт урыныңны ташлап китәргә ашыкма; мәгәр күндәмлек зуррак гаепләрне дә каплап калдыра.

[5] Мин кояш астында хөкемдар тарафыннан эшләнгән ялгышлыкка охшаш тагын бер гаделсезлек күрдем:

[6] ул – ахмак кешеләрнең югарыда, ә бай кешеләрнең түбәндә утыруы.

[7] Мин атка атланган колларны да, коллар сыман җәяү йөрүче түрәләрне дә күрдем.

[8] Чокыр казыган кеше үзе үк шул чокырга егылып төшәргә мөмкин; койма җимереп тишек уючыны елан чагарга мөмкин.

[9] Таш белән эш итүче үзе шул таштан имгәнергә мөмкин; утын яручы үз-үзен куркыныч астына куярга мөмкин.

[10] Балта үтмәсләнеп, йөзе кайралмаса, эшкә күп көч сарыф ителер; эш башкарганда, зирәклек файдалыдыр.

[11] Еланны тылсымлаганчы ук, ул чага икән, аны тылсымлап торуның инде хаҗәте юк.

[12] Зирәк кешенең авызыннан чыккан сүз – игелекле, ә ахмакның теле аның үзен харап итә.

[13] Ахмакның сүз башлавы ук акылсыздыр, ә сүзенең ахыры – бөтенләй тилелек.

[14] Ахмак кеше күп лыгырдар. Алда ни буласын беркем белми; үзеннән соң нәрсә буласын ахмакка кем әйтсен?!

[15] Ахмак үз эшеннән тиз ялыгыр – ул хәтта шәһәргә бару юлын да белми.

[16] Әй ил халкы, патшаң яшүсмер булып, түрәләрең таң иртәдән мәҗлес ясый торган булса, кайгы-мәшәкатьтән башың чыкмас.

[17] Әй ил халкы, патшаң затлы нәселдән булып, түрәләрең азыкны кәеф-сафа кору өчен түгел, ә хәл алу өчен һәм үз вакытында ашый торган булса, син бәхетле.

[18] Ялкаулыктан өй түшәмең ишелеп төшәр; кулларың эшсезлегеннән өең эченә түбәңнән яңгыр тамчылап торыр.

[19] Мәҗлес күңел ачу өчен ясалыр; шәраб тормышны күңелле итәр өчен эчелер. Әмма боларның һәммәсе өчен көмеш кирәк.

[20] Хәтта күңелеңнән генә булса да патшага каршы яман телләнмә; йокы бүлмәңдә байга каршы яман телләнеп сукранма: юкса күк кошының синең сүзләреңне эләктереп алып китүе һәм, канатландырып, аларны сибеп йөрүе мөмкин.

Вәгазьче — Chapters