Skip to content
Opens in a new window

[1] Мин күңелемнән үз-үземә әйттем: «Әйдә, сынап кара: кәеф-сафа кыл, яхшылыклар күреп рәхәтлән!» – дидем, әмма чынлыкта бу да фани дөнья мәшәкате генә икән.

[2] Көлүне мин: «Ахмаклык», ә күңел ачуны: «Нәрсәгә кирәк ул?!» – дидем.

[3] Мин, зирәклегемне җуймыйча, шәраб белән сыйланып, үземә акылсызлык кылырга юл куйдым – кыска гына гомер көннәрендә адәм балаларының күк астында ни эшләргә тиешлеген беләсем килде.

[4] Мин бик зур эшләр башкардым: үземә йортлар салдым, үзем өчен йөзем бакчалары утырттым;

[5] бакчалар һәм куаклыклар булдырдым, анда һәртөрле җимеш агачлары үстердем;

[6] бакчадагы агач һәм куакларны сугару өчен, сулыклар эшләттем.

[7] Үземә хезмәт итәр өчен, ир һәм хатын-кыз коллар сатып алдым. Өемдә туып үскән коллар да бар иде; Иерусалимдә миннән әүвәл булганнарның һәммәсенекенә караганда күбрәк мал-туар – вак һәм эре терлек көтүе асрадым.

[8] Шулай ук үз хаҗәтем өчен алтын-көмеш, төрле патшалардан һәм өлкәләрдән җыеп, кыйммәтле әйберләр хәзинәсе тупладым; сараемда ир һәм хатын-кыз җырчылар, адәм балаларының күңелен ачар өчен, кәнизәкләр асрадым.

[9] Иерусалимдә миңа кадәр булганнарның һәммәсенә караганда бөегрәк һәм баерак идем; зирәклегем дә үзем белән бергә калды.

[10] Күзем төшкән бернәрсәдән дә баш тартмадым мин; йөрәгем ашкынган бернәрсәне тыймадым, чөнки минем йөрәгем барлык эшләгән эшләремә куана белә иде; авыр хезмәтемнән миңа тигән өлеш тә шул куаныч хисе иде.

[11] Менә мин кулларым башкарган барлык шул эшләремә, көч куеп ирешкән хезмәтләремә борылып карадым да күрдем: аларның бөтенесе бушка җил куу, фәкать фани дөнья мәшәкате генә булган икән, кояш астында алардан бернинди дә файда юк икән.

[12] Мин зирәклек, дуамаллык һәм ахмаклыкларны күрим дип тә борылып карадым; чөнки патшадан соңра килгән кеше, аңардан уздырып, тагын нәрсә эшли алсын?!

[13] Һәм мин күрдем: яктылык караңгылыктан өстен булган кебек, зирәклек тә ахмаклыктан шулай өстен икән.

[14] Зирәк кешенең күзе – башында, ә ахмак кеше дөм караңгыда йөри. Әмма мин һәр икесенең язмышы бертөрле икәнне аңладым.

[15] Ахмакның башына килгән язмыш минем башыма да киләчәк; әгәр шулай икән, минем бик зирәк булуымнан ни файда?! Мин күңелемнән әйттем: «Бу да – фани», – дидем.

[16] Чөнки ахмак кешене искә алмаган кебек, зирәк кешене дә истә калдырмаячаклар; киләчәк көннәрдә һәммәсе онытылачак; зирәк кешене дә, ахмак кешене дә бер үк үлем көтә.

[17] Шуннан миндә тормышка карата нәфрәт хисе уянды: кояш астында бар нәрсә миңа яман булып тоела башлады; чөнки аларның һәммәсе – фани дөнья мәшәкате, бушка җил куу гына икән.

[18] Мин кояш астында көч түккән бөтен хезмәтемә нәфрәт хисе тойдым; чөнки мин хезмәтемнең бар җимеше үземнән соң киләчәк бәндәләргә калачагын аңладым.

[19] Һәм кем әйтә алсын: ул бәндә зирәк акыллы булырмы, әллә ахмакмы?! Ә бит ул кояш астында мин зирәклек күрсәтеп ирешкән авыр хезмәтем җимешенә хуҗа булачак. Бу да – фанидыр.

[20] Шуннан соң кояш астында ирешкән барлык авыр хезмәтләремнән минем йөрәгемне өметсезлек биләп алды.

[21] Чөнки берәү үзенең зирәклеге, гыйлеме, уңганлыгы белән хезмәтендә уңышка ирешсә дә, икенче берәү, бернинди хезмәт куймыйча, аны үзенә мирас итеп алырга тиеш. Бу – зур яманлык һәм мәгънәсезлектер!

[22] Юкса кояш астында көч түгеп, йөрәк маен сарыф итеп ирешкән авыр хезмәтеннән кешенең үзенә нәрсә кала?!

[23] Аның бөтен көннәре тоташ борчу, мәшәкать эчендә уза, хәтта төннәрен дә аның йөрәге тынгылык белми. Бу да – фани, буш нәрсә!

[24] Кеше өчен ашап-эчү һәм үз хезмәте белән җанын сөендерүдән башка хозур нәрсә юк. Мин шуны аңладым: бу – Аллаһы тарафыннан кешегә бирелгән бер нигъмәттер.

[25] Чөнки Аллаһы ихтыярыннан башка кем ашый һәм кәефләнә алсын?!

[26] Аллаһы үз хозурындагы бәндәсенә зирәклек тә, гыйлем дә, шатлык та ирештерә; гөнаһлыга исә, соңыннан Аллаһы хозурындагы кешеләргә тапшырсын дип, мал җыю һәм туплау мәшәкатен йөкли. Һәм болар да – фани, бушка җил куудыр!

Вәгазьче — Chapters