Skip to content
Opens in a new window

[1] Һәр эшнең – үз заманы, күк астындагы һәр нәрсәнең үз вакыты бар.

[2] Туу вакыты бар һәм үлү вакыты бар; утырту вакыты бар һәм утыртылганны йолкып алу вакыты бар.

[3] Үтерү вакыты бар һәм дәвалау вакыты бар; җимерү вакыты бар һәм төзү вакыты бар.

[4] Елау вакыты бар һәм көлү вакыты бар; сызлану вакыты бар һәм бию вакыты бар.

[5] Ташларны сибеп ташлау вакыты бар һәм аларны җыеп алу вакыты бар; кочаклау вакыты бар һәм кочактан читләшү вакыты бар.

[6] Эзләү вакыты бар һәм эзләнүдән туктау вакыты бар; туплау вакыты бар һәм тупланганны туздыру вакыты бар.

[7] Ерту-сүтү вакыты бар һәм тегү-ямау вакыты бар; дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар.

[8] Ярату вакыты бар һәм нәфрәтләнү вакыты бар; сугыш вакыты бар һәм иминлек вакыты бар.

[9] Эшләүчегә үзенең авыр хезмәтеннән ни файда?!

[10] Мин адәм балаларына Аллаһы Үзе күндергән шушы хезмәт мәшәкатьләрен күрдем.

[11] Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан, аларны бәндәләренең күңеленә мәңгегә сеңдергән; әмма кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый.

[12] Мин шуны аңладым: күңел ачып һәм игелек эшләп гомер уздырудан кешеләр өчен башка яхшы әмәл юк икән.

[13] Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер.

[14] Мин тагы шуны аңладым: Аллаһы кылган һәр эш-гамәл мәңгелек; аңа һичнәрсә өстәлмәс, аңардан һичнәрсә киметелмәс. Аллаһы моны, Аның Үзенә булган курку-хөрмәт өзелмәсен дип, шулай эшләде.

[15] Моңарчы булган хәзер дә бар; киләчәктә буласы инде бер булган; Аллаһы үткәндәгене янә кабатлап тора.

[16] Кояш астында мин тагы шуны күрдем: хаклык тиеш булган урында – хаксызлык, гаделлек тиеш булган урында гаделсезлек икән.

[17] Һәм мин күңелемнән әйттем: «Гадел кешене дә, яман кешене дә Аллаһы Үзе хөкем итәчәк, чөнки һәр нәрсәнең, һәр эш-гамәлнең үз вакыты бар».

[18] Мин күңелемнән тагы шуны әйттем: «Бу сынауны адәм балаларына, үзләренең асылда хайван икәнлекләрен күрсеннәр өчен, Аллаһы җибәргән», – дидем.

[19] Чөнки адәм балаларының да, хайваннарның да язмышлары бер үк; тегеләре дә, болары да үлемгә дучар; һәркайсының сулышы-рухы бертөрле; адәм баласының хайваннан бернинди өстенлеге юк; чөнки болар һәммәсе – фани.

[20] Барысы да бер урынга китеп барачак; һәммәсе туфрактан яратылган һәм һәммәсе дә кабат туфракка әйләнеп кайтачак.

[21] Адәм балаларының рухы югарыга күтәреләме, әллә хайваннарның рухы түбән төшә, җир эченә иңәме – моны кем белсен?!

[22] Шулай итеп, мин күрдем: кешегә үз хезмәте-эше белән ләззәтләнүдән дә кулайрак башка әмәл юк; бу – аның язмышы-тәкъдиредер; юкса үзеннән соң буласыны күрергә аны киләчәккә кем алып барсын?!

Вәгазьче — Chapters