[1] Телең белән такылдарга ашыкма һәм, Аллаһы каршында вәгъдәләр биреп, йөрәгеңне җилкендермә, чөнки Аллаһы күктә, ә син җирдә, шуңа күрә синең сүзләрең аз булсын.
[2] Юкса күп мәшәкать-борчулардан начар төшләр кергән кебек, ахмак сүзләр дә күп сөйләнүдән барлыкка килә.
[3] Аллаһы алдында нәзер әйткәч, аны үтәү вакытын сузма, чөнки Аллаһы ахмакларны яратмый – нәзереңне вакытында үтә.
[4] Вәгъдә итеп тә, аны үтәмисең икән, бөтенләй вәгъдә бирмәү синең өчен яхшырак булыр.
[5] Телеңә ирек биреп, үзеңне гөнаһка батырма һәм: «Бу – ялгыш кына булды», – дип акланма. Нигә кирәк сиңа, акылсыз сүзләр сөйләп, Аллаһының ачуын кузгатырга һәм, кулларың эшләгән эшне җимерү өчен, сәбәп тудырырга?!
[6] Күп сөйләүдә дә, төштәге кебек, бик күп файдасыз, буш-фани нәрсәләр бар; син шулай да Аллаһыдан курык, Аны хөрмәт ит.
[7] Әгәр син берәр төбәктә фәкыйрьләрнең җәберләнүен, гадел хөкем һәм гаделлек бозылуын күрәсең икән, моңа һич гаҗәпләнмә; югары булганның өстеннән аңардан югарысы, ә соңгысы өстеннән тагы да бөегрәге күзәтеп торуын истән чыгарма.
[8] Җирнең нигъмәте һәркем өчен, хәтта патша үзе дә кырдан җыеп алынган уңыш исәбенә яши.
[9] Көмеш сөйгән – көмешкә, байлык сөйгән малга туймас. Бу да – фани дөнья мәшәкате генә!
[10] Мал арту белән аны кулланучылар да арта; ләкин бу малның хуҗасына күз белән карап торудан башка ни файдасы бар?!
[11] Аз ашаса да, күп ашаса да, хезмәт кешесенең йокысы татлы була; әмма байның күп малы аңа йоклап китәргә ирек бирми.
[12] Кояш астында мин күреп белгән яман бер чир бар, ул – хуҗасы тарафыннан үз зарарына туплана торган байлык.
[13] Һәм бу байлык очраклы бер бәхетсезлек аркасында юк булыр; углы тудымы – байлык иясенең үз кулында бер нәрсәсе дә калмаячак.
[14] Анасы карыныннан дөньяга ничек шәрә килгән булса, шул рәвешендә ул дөньядан китәчәк; көч түгеп ирешкән хезмәт җимешеннән аның кулында алып китәрдәй бер нәрсәсе дә булмаячак.
[15] Бу бик яман чир: кеше дөньяга ни рәвешле килгән булса, шул рәвешендә китеп тә бара. Җилгә очкан тырыш хезмәтеннән аңа ни файда?!
[16] Ә бит ул гомеренең бөтен көннәрен караңгыда яшәп, тирән борчылу, күңелсезлек һәм хасталыклар эчендә үткәрергә мәҗбүр.
[17] Күңелемә хуш һәм яхшы дип тапкан нәрсәләр тагын шулардыр: кеше ашасын да эчсен, үзенә Алласы насыйп иткән гомеренең аз көннәрендә кояш астындагы шөгыль-хезмәтенең игелеген һәм рәхәтен күреп яшәсен икән. Бу – аның үз өлешедер.
[18] Әгәр Аллаһы берәүгә байлык-мөлкәт биреп, шул байлык-мөлкәттән үз өлешен алырга һәм хезмәтеннән куанып файдаланырга куәт биргән икән, бу – Аллаһының аңа язган бүләгедер.
[19] Кеше үзенең дөньялык көннәре кыска икәнлеген белмәс, шуның өчен Аллаһы аның күңелен шатлык-сөенечләр белән бүләкләгән.