Skip to content
Opens in a new window

[1] Абруйлы исем – кыйммәтле хушбуйдан, үлем көне туу көненнән яхшырак.

[2] Мәҗлесле өйгә баруга караганда җеназалы өйгә бару яхшырак, чөнки һәр кешене шул ук үлем көтә, һәм терек кеше бу көнне үзенең йөрәгенә салып куярга тиеш.

[3] Зар елау көлүдән яхшырак, чөнки йөзе кайгылы чакта кешенең күңеле йомшара.

[4] Зирәк кешенең күңеле – кайгылы өйдә, ә ахмакның күңеле – кәеф-сафалы өйдә.

[5] Ахмакның мактавын тыңлауга караганда зирәкнең шелтәсен тыңлау яхшырак.

[6] Чөнки ахмакның көлүе казан астында чатыр-чотыр янган чыбык-чабык белән бер. Бу да – фани дөнья мәшәкате генә.

[7] Башкаларны җәберләү зирәк кешене дә ахмак итә; ришвәт исә күңел бозылуга китерә.

[8] Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак; сабыр рухлы кеше тәкәббердән яхшырак.

[9] Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә, чөнки үч-ачу ахмаклар йөрәгенә оялый.

[10] «Үткән көннәр хәзергедән нигә шулай яхшырак булды икән?» – димә; мондый сорау синең зирәклегеңне күрсәтми.

[11] Зирәклек ул – кояш йөзен күргәннәр өчен мирас кебек үк яхшы нәрсә.

[12] Көмешнең кешегә калкан булуы кебек, зирәклек тә аңа шундый ук калкандыр; ләкин гыйлем-зирәклекнең өстенлеге шунда ки, гыйлем-зирәклек иясенең тормышын саклый ул.

[13] Аллаһының эшен күреп фикер йөрт: Ул кәкре итеп кылганны кем турайта алсын?!

[14] Имин көннәреңдә сөен, ә кайгылы көннәреңдә фикер йөрт; кешеләр үзләренә ниләр буласын белмәсен өчен, Аллаһы аларга сөенечен дә, кайгы-хәсрәтен дә бертигез биргән.

[15] Фани гомерем көннәрендә мин боларның һәммәсен күрдем; тәкъва кеше үзенең тәкъва булуына карамастан харап була; яман кеше исә үзенең яманлыклары эчендә озак яши.

[16] Үзеңне артык тәкъва һәм зирәк итеп күрсәтмә; нигә сиңа үз-үзеңне харап итәргә?!

[17] Явызлык юлына басма, ахмак булма; нигә сиңа вакытыннан элек үләргә?!

[18] Беренче киңәшне тотып, икенчесен дә күздән ычкындырмау яхшы; чөнки Аллаһыдан курку һәм Аны хөрмәт итү сине бар афәтләрдән саклап калыр.

[19] Зирәклек зирәк кешене шәһәрдәге ун хөкемдардан көчлерәк итә.

[20] Җир йөзендә бер дә гөнаһка кермәгән, гел изгелек юлында булган тәкъва кеше юк.

[21] Колыңның сиңа яман телләнүен ишетмим дисәң, кешеләр сөйләгән юк-бар сүзгә игътибар итмә.

[22] Мәгәр еш кына үзең башкаларга яман телләнгәнеңне синең йөрәгең үзе дә яхшы белә ич.

[23] Мин боларның бөтенесен акылым белән сынадым һәм: «Мин зирәк булырмын», – дидем, әмма зирәклек миннән ерак йөрде. Булып узганның мәгънәсенә кем төшенә алсын?! Ул бик тирәндә ята, һәм аны аңлау бик читен.

[25] Акыл вә зирәклекне эзләп табар, аларны тикшерер, танып белер өчен, шулай ук явызлыкның – ахмаклык, дуамаллыкның мәгънәсезлек икәнен белер өчен, мин бөтен йөрәк дәртемне сарыф иттем.

[26] Һәм белдем ки, үлемнән дә ачырагы – кулына богау һәм ау ятьмәсе тоткан, йөрәге тозак булган хатын-кыз икән; Аллаһының тугрылыклы бәндәсе аңардан качып котылыр, ә гөнаһлысы аның тозагына барып эләгер.

[27] Менә мин, – дигән Вәгазьче, – бер-бер артлы сынаулар ясап, шуны аңладым.

[28] Мин тагы башка сорауларга да җавап эзләдем, ләкин тапмадым; мең ир заты арасыннан хөрмәткә лаеклы бер ир таптым, әмма хатын-кыз затыннан бер генә лаеклысы да табылмады.

[29] Фәкать шуны белдем: Раббы адәм баласын тугры итеп яраткан, ләкин кешеләр төрлесе төрле юлга кереп киткәннәр.

Вәгазьче — Chapters