[1] Сөләйман турындагы җырлар җыры. Иреннәре белән үпсен ул мине! Синең иркә-назың шәрабтан дә татлырак.
[2] Тәннәреңнән хуш исләр аңкый, исемең дә хушбуй кебек синең; кызлар шуңа ярата сине.
[3] Күзең генә сирпе – без синең артыңнан чабарга әзер! Патша мине үзенең сараена алып керде. Син безнең өчен шатлык-сөенеч чыганагы, синең назларыңны шәрабтан дә югарырак күккә чөеп мактарбыз – яратуга лаек син!
[4] И Иерусалим кызлары! Кыдар чатырларыдай каратут йөзле булсам да, Сөләйманның чаршаулары сыман матур мин.
[5] Кара-тутлы булуыма исегез китмәсен – кояш шулай каралтты мине. Абыйларымның миңа ачулары килеп, йөзем бакчаларын сакларга кизү итеп куйдылар, ләкин үземнең баг-бостанымны саклап кала алмадым мин.
[6] Әйтче, сөеклем, кайда көтәсең син көтүеңне? Төшкелектә кайда ял итәсең? Нигә әле мин дусларыңның көтүләре янында, бөркәнчек бөркәнеп, каңгырып йөрергә тиеш ди?!
[7] И кызыкай, гүзәлләрнең дә гүзәле! Әгәр син моны белмисең икән, куй көтүләре артыннан ияреп бар да көтүче егетләр тирмәсе янында кәҗә бәтиләреңне утлатып йөр.
[8] Фиргавен арбасына җигелгән байталга охшаттым мин сине, мәгъшукам!
[9] Яңакларыңны асылма зиннәтләр бизәп тора, муеныңда муенсалар.
[10] Көмештәй җемелдәп торган алтын муенса эшләтербез сиңа, мәгъшукам!
[11] Патша үз өстәле янында шулай утырганда, минем нард хуш исләр таратып торды.
[12] Мәгъшукым минем – мирра бәйләме кебек, күкрәкләрем уртасында ята ул минем.
[13] Эн-Геди йөзем бакчаларындагы бәйләм-бәйләм кына чәчәкләре кебек минем сөйгән егетем!
[14] Аһ, нинди гүзәл кыз син, гүзәлкәем, нинди гүзәлсең! Күгәрченнекедәй синең күзләрең.
[15] Аһ, нинди гүзәл егет син, сөеклем, татлыдыр иркә-назларың! Ятагыбыз безнең – хәтфә чирәм үлән;
[16] өебезнең түшәм-түбәсе – эрбет ябалдашлары, диварлары – кипарислар.