Skip to content
Opens in a new window

[1] Зирәк кешедән кала, әйберләрнең асыл мәгънәсен аңлардай тагын кем бар?! Зирәклек кешенең йөзен нурландыра һәм кырыслыгын йомшарта.

[2] Минем сиңа үгетем шул: патшаның әмерен тот – бу синең Аллаһы алдында биргән антыңа бәрабәр.

[3] Патшаның хозурыннан читкә чыгарга ашыкма һәм яман эшкә барма, чөнки патша ни теләсә, шуны эшли ала.

[4] Патша сүзе булган урында хакимлек бар; патшага: «Син нәрсә эшлисең?» – дип, кем әйтә алсын?!

[5] Әмергә тугры кеше явызлыктан имин булыр; зирәкнең йөрәге вакытны да, хөкемне дә тоя белер.

[6] Чөнки һәр эшнең үз вакыты һәм үз хөкеме бар; ә кешенең белеме аз.

[7] Ул алда нәрсә буласын белми; киләчәктә нәрсә буласын аңа кем әйтсен?!

[8] Кеше җилне тотып, үзенә буйсындыра алмый; кешенең үлем сәгатен кичектерергә дә хакимлеге юк; бу тартышта аңа котылу юк; һәм явызны явызлык та коткара алмый.

[9] Мин боларның һәммәсен күрдем һәм кояш астында эшләнгән һәр эшкә йөрәк дәртемне сарыф иттем. Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә.

[10] Яман кешеләрнең каберләрен күргәнем бар минем: җирләгәч, бу «изге» урынга зиярәт кылалар, гадел кешеләрне исә бу шәһәрдә тиз оныталар иде. Бу да – фани дөнья мәшәкате генә.

[11] Яман эшләргә хөкем тиз ясалмый, шунлыктан адәм баласы явызлык арты явызлык эшләүдән курыкмый.

[12] Гөнаһ иясе, йөз мәртәбә гөнаһ эшләп, үзенең гомер көннәрен озайтса да, миңа мәгълүм: фәкать Аллаһыны хөрмәт итүче һәм Аллаһыдан куркучыларга гына игелек насыйптыр.

[13] Ә яман кешегә игелек булмаячак, Аллаһыдан йөз чөерүченең гомере күләгәнекедәй кыска булыр.

[14] Җир йөзендә тагын мондый фани хәлләр дә була: кайчак яманның явыз эшенә тиеш җәза тәкъва кешенең башына төшә, ә тәкъва кешенең эшенә лаек игелекне яманнар үзләштерә. Мин: «Болар да фани!» – дидем.

[15] Шуннан мин күңел ачып яшәүне мактый башладым; чөнки кояш астында кеше өчен ашап-эчүдән һәм кәеф-сафа корып яшәүдән дә яхшырак нәрсә юк; адәм баласы моны кояш астында Аллаһы биргән гомеренең барлык хезмәт көннәрендә эшли ала.

[16] Зирәклекне аңлау һәм җир йөзендә эшләнә торган эшләрне күзәтү өчен, йөрәк дәртемне багышлаганда, – ә андый чакта кешенең күзенә көнен дә, төнен дә йокы керми, –

[17] менә шул вакытта мин Аллаһының кояш астындагы барлык эш-гамәлләрен күрдем һәм бу эш-гамәлләрнең мәгънәсенә кешенең төшенә алмаячагын аңладым. Адәм баласы, тикшеренеп белү өчен, никадәр генә көч сарыф итсә дә һәм, зур акыл иясе булып: «Мин бөтенесен беләм», – дисә дә, ул моңа төшенәчәк түгел.

Вәгазьче — Chapters