Skip to content
Opens in a new window

[1] Борылып карап, кояш астында эшләнә торган һәртөрле җәбер-золымны күрдем; әнә, күзләре яшьләнгән җәберләнүчеләр, ә аларны юатучы юк; әнә, җәберләүчеләре дә, боларының кулында – көч-куәт, ә җәберләнүчеләрне юатучы юк.

[2] Һәм мин әлегәчә терек тормыш алып баручы адәм балаларына караганда вафат булганнарны бәхетлерәк дип таптым.

[3] Әлегә тумаганнары һәм кояш астында эшләнә торган явызлыкларны күрмәгәннәре исә боларның икесенә караганда да бәхетлерәк, дидем.

[4] Шулай ук мин һәр хезмәтнең һәм хезмәттә ирешелгән һәр уңышның кешеләр арасында көнчелек тудыруын күрдем. Бу да – фани, бушка җил куудыр.

[5] Ахмак кеше кул кушырып утырыр һәм үз-үзен харап итәр.

[6] Күп хезмәт һәм күңел тынычлыгы сарыф итеп ирешелгән бай тормышка караганда бер уч нигъмәткә канәгать булып, тыныч күңел белән яшәү хәерлерәктер.

[7] Борылып карагач, кояш астында мин тагын шундый фани дөнья мәшәкатьләрен күрдем.

[8] Менә бер кеше – ялгыз, берүзе: углы да, туганы да юк; ә үзе гомере буе туктаусыз эштә, күзләре байлыкка һич тә туймый. «Кем өчен әле мин шулкадәр көч түгәм, җанымны рәхәттән мәхрүм итәм?!» – ди ул. Бу да – күңелгә ятмый торган фани бер эштер.

[9] Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак, чөнки икәүнең бердәм хезмәтендә яхшы әҗер бар.

[10] Мәгәр берсе егылса, икенчесе, үзенең иптәшен торгызып, аякка бастырыр. Әмма кеше ялгыз калса, аны бәла көтә: егылса, аны торгызып бастыручы булмас.

[11] Шулай ук, икесе бергә ятканда, аларның икесенә дә җылы буладыр, ә ялгыз кеше ничек җылына алсын?!

[12] Берәүнең ялгыз кешене җиңүе мөмкин, ә инде икәү каршы торса, алар бирешмәс. Өч каттан ишелгән бауны да җиңел генә өзеп булмый.

[13] Киңәшләргә колак салмаган, картайган, акылга сай патшадан фәкыйрь булган, әмма акыллы егет күпкә яхшырактыр.

[14] Чөнки ул егет, тумышы белән бу мәмләкәттә фәкыйрь саналса да, акылы белән ул, зинданнан чыгып, патша тәхетенә утырырлык иде.

[15] Мин, кояш астындагы барлык кешеләр патша тәхетенә утырырга лаек, дип санаган икенче бер яшь егетне күрдем.

[16] Хозурына җыелган халыкның исәбе-хисабы булмаса да, ул үзеннән соңгыларга сөенеч китермәсен белә иде. Бу да – фани, бушка җил куу белән бердер.

[17] Аллаһы йортына юл алганда, аягыңны карап атла һәм анда ахмакларга корбан бирергә дип түгел, ә тыңларга дип бар, чөнки корбан китерүчеләр үзләренең нинди яманлык эшләгәнлекләрен уйламыйлар.

Вәгазьче — Chapters