Skip to content
Opens in a new window

[1] Икмәгеңне су юллары белән сатуга җибәр, чөнки күпмедер көннәрдән соң аны тагын булдырырсың.

[2] Икмәгеңне җиде, юк, хәтта сигез өлешкә бүлеп җибәр, чөнки кояш астында нинди бәла-каза буласын белмисең.

[3] Болыт, тулып ашкач, җиргә яңгыр яудыра; әгәр агач көн ягына яисә төн ягына таба карап ава икән, ул шунда, ауган җирендә калыр.

[4] Җилнең басылуын көткән кешенең җире чәчелми калыр, болытка күз багып торучы ашлыгын урып-җыя алмас.

[5] Йөкле хатын карынында ничек сулыш яралуын белмәгән кебек, һәр нәрсәне бар итүче Алланың да эшләрен белә алмыйсың.

[6] Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч; чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен, яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең.

[7] Яктылык татлы; кояш яктысын күреп яшәү күзгә хозурлык бирә.

[8] Әгәр кешенең гомер еллары күп икән, ул аларның һәммәсен дә шат күңел белән яшәп уздырсын, әмма караңгы көннәрне дә хәтердән чыгармасын; чөнки андыйлары да күп булыр. Боларның һәммәсе дә – фани дөнья мәшәкате генәдер.

[9] И яшь егет, яшьлегеңдә күңелле итеп яшә, яшьлегең көннәрендә йөрәгең сине шат итсен; йөрәгең һәм күзләрең теләгән юлларда йөре; әмма бел: боларның һәммәсе өчен Аллаһы сине хөкем алдына бастырачак.

[10] Күңелеңдәге кайгы-борчуларны чыгарып ташла, чир-газапны бәдәнеңнән ку; мәгәр балалык һәм яшьлек вакыты да фанидыр.

Вәгазьче — Chapters