[1] Элиша, пәйгамбәрләр төркеменнән берсен үз янына чакырып: – Япанчаңның чабуларын билбавыңа кыстыр да, май салынган шушы савытны алып, Рамот-Гилыгадка кузгал.
[2] Килеп җитүгә, Нимшидән туган Еһошафатның Еһү атлы углын табып, аны башка ир туганнары арасыннан аерып ал да эчке бүлмәгә алып кер
[3] һәм, май савытыннан аның башына май коеп, Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сине Исраил патшасы итеп билгелим». Шуннан ишекне ачып чыгып йөгер, тоткарлана күрмә, – диде.
[4] Әлеге яшь пәйгамбәр Рамот-Гилыгад тарафына кузгалды.
[5] Килеп җитүгә, тезелешеп утырган яубашларын күрде дә: – Минем сиңа әйтер сүзем бар, яубашы, – диде. – Арадан кайсыбызга? – дип сорады аңардан Еһү. – И яубашы, сиңа, – дип җаваплады тегесе.
[6] Еһү, кузгалып, өйгә керде, һәм яшь пәйгамбәр аның башына май койды: – Исраил Алласы Раббы болай дип әйтә: «Мин сине Раббы халкы Исраил өстеннән патша итеп билгелим,
[7] һәм син әфәндең Ахаб йортын кырып ташларсың. Изебел кулыннан һәлак булган пәйгамбәрләрем һәм башка колларым өчен шулай үчем алыныр.
[8] Шул рәвешле, Ахаб йортының тамыры корыр: сак астында яисә иректә булуына карамастан, Исраилдәге Ахаб нәселенең барча ир-ат затын кырып бетерермен.
[9] Ахаб йортын Мин Небат углы Яробам һәм Ахия углы Багша йорты сыман итәрмен.
[10] Изебелне исә Изрегыл җирендә этләр ботарлап ташлар, һәм берәү дә аны җир куенына тапшырмас», – диде. Шушы сүзләрне әйтеп бетерүгә, яшь пәйгамбәр ишекне ачты да чыгып йөгерде.
[11] Еһү исә хезмәттәшләре янына чыкты, һәм берсе аңардан: – Иминлекме? Теге тилемсә синең янга ник килгән? – дип сорады. – Әлеге адәмнең кем икәнен һәм аның нәрсәләр сөйли аласын сез үзегез дә беләсез, – диде яубашы.
[12] – Юк, син нәрсәдер яшерәсең, – диде тегеләр. – Әйт, зинһар! Шуннан ул яшь пәйгамбәрнең: – Раббы: «Мин сине Исраил өстеннән патша итеп билгелим», – дип әйтте, – дигән сүзләрен җиткерде.
[13] Шуннан соң болар, ашыгып-кабаланып, өсләреннән киемнәрен салдылар да аның аяк астына, баскыч басмаларына җәйделәр һәм мөгез быргыларын кычкыртып: – Еһү патша булды! – дип игълан иттеләр.
[14] Нимшидән туган Еһошафатның углы Еһү, шулай итеп, Йорамга каршы баш күтәрде. Йорамның, бөтен Исраил халкы белән бергә, Арам патшасы Хазаилдән Рамот-Гилыгадны саклап калу өчен сугышкан вакыты иде.
[15] Әмма Арам патшасы Хазаилгә каршы барган көрәшләрнең берсендә җәрәхәтләнеп, Йорам Изрегылга дәваланырга кайтты. Үзенең дусларын Еһү: – Әгәр сез минем яклы икәнсез, берәү дә биредән китеп әлеге хәбәрне Изрегыл шәһәренә җиткермәсен, – дип кисәтеп куйды да,
[16] атына атланып, Йорам янына – Изрегылга юл алды. Яһүдә патшасы Ахазеянең дә, Йорамны күрергә дип, Изрегылга килгән чагы иде.
[17] Изрегылда күзәтү манарасында торган сакчы, Еһүнең гаскәриләрен күреп: – Бер төркем гаскәри килә, – дип хәбәр салды. – Каршыларына атлы җайдак җибәр, белешсен: иминлек белән киләләрме? – диде Йорам.
[18] Атлы җайдак, Еһү каршына чыгып: – Патша белешергә кушты, иминлек белән киләсезме? – дип сорады. – Анда синең эшең юк. Минем арттан бар, – дип җавап бирде аңа Еһү. Манарадагы сакчы: – Йомышчы алар янына барып җитте, тик әйләнеп кайтмый, – дип, патшага хәбәр итте.
[19] Аннары патша икенче бер җайдакны җибәрде. Монысы да алар каршына килеп җитеп: – Патша белешергә кушты: иминлек белән киләсезме? – дип сорады. – Анда синең эшең юк! Минем арттан бар! – диде аңа Еһү.
[20] Сакчы кабат: – Йомышчы алар янына барып җитте, тик әйләнеп кайтмый; төркем башындагы кеше арбада Нимши углы Еһү кебек ашкынып килә, – дип, патшага хәбәр итте.
[21] – Арбаны җигегез! – диде Йорам, һәм аңа арба җигеп бирделәр. Шуннан соң Исраил патшасы Йорам һәм Яһүдә патшасы Ахазея һәркайсы үз арбасында тегеләргә каршы киттеләр һәм изрегыллы Набот басуында Еһү белән кара-каршы очраштылар.
[22] Еһүне күрүгә Йорам: – Иминлек белән киләсеңме, Еһү? – дип сорады. – Синең анаң Изебел потларга табынган һәм сихер кылган чакта, нинди иминлек турында сүз булырга мөмкин? – дип җавап кайтарды аңа Еһү.
[23] Шулчак Йорам үзенең арбасын борды да: – Ахазея, хыянәт! – дип кычкырып качмакчы булды,
[24] әмма Еһү, кулына җәясен алып, Йорамның ике калак сөяге арасына төбәп атты, ук Йорамның йөрәген үтәли тишеп чыкты, һәм Йорам шунда арбасына ауды.
[25] Еһү үзенең хезмәтчесе Бидкарга: – Мәетен изрегыллы Набот басуына ташла. Хәтерлисеңме: без синең белән Йорамның атасы Ахаб артыннан барган чакта, Раббы аның турында гаиптән хәбәр биргән иде.
[26] «Кичә Мин Набот белән аның угылларының канын күрдем, – дип белдергән иде Раббы. – Һәм Мин синнән шушы җирдә үч алырмын». Раббы шулай дип әйтте. Димәк ки, мәетен ал да, Раббы кушканча, шул басуда ташлап калдыр.
[27] Яһүдә патшасы Ахазея, бу хәлләрне күреп, Бәйт-Һәггән юлыннан кача башлады. Еһү: – Аны да үтерегез, – дип кычкырып, Ахазея артыннан ташланды. Ахазеяне алар арбасында барган чакта җәрәхәтләделәр. Бу хәл Иблегам янындагы Гур калкулыгында булды. Әмма Ахазея Мегиддо шәһәренә кереп яшеренергә өлгерде һәм шунда җан бирде.
[28] Хезмәтчеләре аны Иерусалимгә алып кайттылар һәм Давыт каласында ата-балалары янында үз төрбәсендә дәфен кылдылар.
[29] (Ахазея Яһүдә тәхетенә Исраил патшасы Ахаб углы Йорам хакимлегенең унберенче елында утырган иде.)
[30] Шуннан Еһү Изрегылга юнәлде. Бу хакта ишеткән Изебел, күзләренә сөрмәләр тартып, чәчләрен төзәтеп, тәрәзәгә караштыра башлады.
[31] Еһү капкадан килеп керүгә, ул: – Үз әфәндесен үтергән Зимри тынычлык тапканмы?! – диде.
[32] Еһү, башын күтәреп, тәрәзәгә карады да: – Кайсыгыз минем яклы, кайсыгыз? – дип кычкырды. Ике-өч хәрәм агасы тәрәзәдән сузылып карады.
[33] Еһү аларга: – Изебелне тәрәзәдән ташлагыз! – дип боерды, һәм тегеләр аның әмерен үтәде – Изебелнең каны диварларга, атларга чәчрәде; аннары Еһүнең аты аның гәүдәсен таптап үтте.
[34] Шуннан соң Еһү йорт эченә үтте, ашады, эчте, аннары: – Теге ләгънәт төшкән хатынны, җыештырып, гүр куенына тапшырыгыз, ни дисәң дә патша кызы бит, – диде.
[35] Кешеләр аны күмәргә дип килделәр, ләкин баш сөяге белән аяк һәм кул сөякләреннән кала башка нәрсә тапмадылар.
[36] Аннары, кайтып, патшага сөйләп бирделәр. Аларга җавап итеп патша шуны әйтте: – Чөнки Раббы Үзенең колы, тишбәле Ильяс аша: «Изебелнең мәетен Изрегыл җирендә этләр ашаячак,
[37] аның мәете, басудагы тирес сыман, Изрегыл җирендә ятып калачак; шул рәвешле, берәү дә: „Менә бу – Изебел“, – дип әйтә алмаячак», – дип әйттергән сүзләр әнә шундый иде.