Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Ильясны өермәдә бөтереп күккә ашырырга ниятләгән чакта, Ильяс белән Элиша Гилгәл шәһәреннән чыгып килә иде.

[2] – Син биредә кал, чөнки Раббы мине Бәйт-Элгә җибәрә, – диде Ильяс Элишага. Әмма Элиша аңа: – Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – дип җавап кайтарды, һәм алар Бәйт-Элгә юл алдылар.

[3] Бәйт-Элдә бер төркем пәйгамбәр Элиша каршысына чыгып: – Сиңа мәгълүмме, бүген Раббы синең әфәндеңне синнән аерып алачак, – диде. – Бу хакта миңа да мәгълүм, ләкин әлегә дәшмәгез, – диде аларга Элиша.

[4] Шунда Ильяс аңа: – Элиша, биредә кал, чөнки Раббы мине Әрихәгә җибәрә, – диде. Тегесе исә: – Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – дип җавап кайтарды, һәм алар Әрихәгә юнәлделәр.

[5] Әрихәдә бер төркем пәйгамбәр Элиша янына килеп: – Сиңа мәгълүмме, бүген Раббы синең әфәндеңне синнән аерып алачак, – диде. – Бу хакта миңа да мәгълүм, ләкин әлегә дәшмәгез, – диде аларга Элиша.

[6] Шунда Ильяс аңа: – Син биредә кал, чөнки Раббы мине Үрдүн буена җибәрә, – диде. Аңа җавап итеп Элиша: – Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – диде, һәм алар икәве бергә китеп бардылар.

[7] Үрдүн елгасы буена җиткәч, алар артыннан ияреп килгән илле пәйгамбәр дә бераз читкәрәк китеп туктап калды.

[8] Шулчак Ильяс өстендәге япанчасын салып төрде дә шуның белән су өстенә китереп сукты, һәм су, ике якка аерылып, алар корыдан елганы кичтеләр.

[9] Аръякка чыгып җиткәч, Ильяс Элишага: – Мине синең яннан алып китәчәкләр. Аңарчы әйтеп кал: нинди гозерең бар? – диде. Аңа җавап итеп Элиша: – Синдәге пәйгамбәрлек рухы миндә икеләтә артыграк булса иде, – диде.

[10] – Син сораган нәрсә – бик авыр эш, – диде аңа Ильяс. – Синең яныңнан мине ни рәвешле алып китүләрен күрсәң, димәк, теләгең үтәлде, әгәр инде күрмәсәң, теләгең үтәлмәде дигән сүз.

[11] Алар шулай юл буйлап сөйләшеп барган вакытта, кинәт кенә утлы арба вә утлы тулпарлар барлыкка килеп аларның икесен ике якка аерды да, Ильяс өермә эчендә күккә ашты.

[12] Элиша шушы хәлне тамаша кылып: – Атам, атам! Исраилнең сугыш арбасы һәм җайдагы! – дип кычкырып җибәрде. Шуннан ул, Ильясны күздән югалтып, өстендәге киемнәрен икегә аерып ташлады.

[13] Аннары Ильяс өстеннән төшеп калган япанчаны җирдән күтәрде дә кабат Үрдүн ярына әйләнеп килде һәм,

[14] Ильяс өстеннән төшеп калган япанча белән су өстенә сугып: – Кайда Ул Ильясның Раббы Алласы? – диде. Су өстенә сугуга елга икегә аерылып китте, һәм Элиша Үрдүнне кичте.

[15] Әрихәдән килгән пәйгамбәрләр читтән бу хәлне күреп: – Ильяс рухы хәзер Элишага күчте! – диделәр һәм аның каршына килеп җиргә кадәр башларын иделәр.

[16] – Бездә, синең хезмәтчеләрең арасында, көчле илле ир-егет бар, – диде алар, – зинһар, алар синең әфәндеңне эзли чыксыннар. Бәлки, Раббы Рухы аны алып китеп, берәр тау өстенә яисә берәр үзәнгә илтеп ташлагандыр? – Берәүне дә җибәрмәгез, – диде Элиша аларга.

[17] Әмма алар, һаман үзләренекен кабатлап, аны күндерделәр, һәм ул, ниһаять: – Ярар, барсыннар, – дип ризалыгын бирде; тегеләр илле кешене юлладылар, һәм алар өч көн буена Ильясны эзләделәр, ләкин таба алмадылар;

[18] аннары алар Әрихәдә калган Элиша янына әйләнеп кайттылар. – Йөрмәгез, дип әйттем түгелме мин сезгә?! – диде ул аларга.

[19] Беркөн әлеге шәһәрдә яшәүче халык Элишага: – Күргәнеңчә, шәһәрнең урыны бик яхшы, тик биредә су әйбәт түгел һәм җир уңдырышсыз, – диде.

[20] Шунда Элиша аларга: – Миңа яңа бер чүлмәк китерегез әле, төбенә тоз салыгыз, – диде. Аңа сораганын китереп бирделәр,

[21] һәм ул, су юлы башланган урынга барып, тозны сипте дә әйтте: – Раббы болай ди: «Мин бу суны сафландырдым; башкача ул үлем дә китермәс, җирне дә уңдырышсыз итмәс».

[22] Шул рәвешле, Элишаның сүзе буенча әлеге су сафланды; һәм бүгенге көнгә кадәр ул шулай чиста булып кала бирә.

[23] Шуннан Элиша Бәйт-Элгә юнәлде. Юл буйлап барган чакта, шәһәрдән малайлар чыгып: – Кит моннан, таз баш! Кит моннан, таз баш! – дип, мәсхәрәләп кычкыра башладылар.

[24] Шунда ул, әйләнеп карап, аларны Раббы исеме белән ләгънәт итте, һәм урманнан ике ана аю килеп чыкты да кырык ике баланы ботарлап ташлады.

[25] Бәйт-Элдән соң Элиша Кәрмил тавына күтәрелде, аннары Самареягә әйләнеп кайтты.

Патшалар (дүртенче китап) — Chapters