Skip to content
Opens in a new window

[1] Хизәкыйянең, бик каты авырып, үлем түшәгендә яткан чагы иде. Аның янына Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр килеп әйтте: – Раббы болай ди: «Эшләреңне тәртипкә китер, чөнки әҗәлең якын, син инде терелмәячәксең».

[2] Шунда Хизәкыйя йөзе белән диварга таба борылды да Раббыга ялварырга тотынды:

[3] – Йа Раббым, Синең күзеңә ятышлы гамәлләр кылып, тугрылык белән, чын йөрәктән Синең юлдан йөргәнемне исеңә төшерсәң иде. Шуларны әйтеп, Хизәкыйя әче күз яшьләре белән елый башлады.

[4] Бу вакытта Ишагыйя эчке ишегалдыннан чыгып өлгермәгән иде әле, шунда аңа Раббы сүзе килеп иреште:

[5] – Кире әйләнеп кер дә Минем халкымның хакиме Хизәкыйягә әйт, атаң Давытның Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем – инде терелтермен Мин сине, берсекөнгә Раббы йортына барырсың;

[6] Мин сиңа унбиш ел гомер өстим. Ашшур патшасы кулыннан сине дә, бу каланы да коткарырмын, бу каланы Мин Үзем вә колым Давыт хакына яклап калырмын».

[7] Шуннан соң Ишагыйя: – Инҗир кагы китерсеннәр, – диде. Хизәкыйянең җәрәхәтенә инҗир кагы яптылар, шуннан Хизәкыйя сихәтләнә башлады.

[8] Хизәкыйя Ишагыйядән: – Раббының мине савыктырасына һәм берсекөнгә Раббы йортына барасыма ишарә итүче билге нинди? – дип сорады.

[9] Ишагыйя аңа болай дип җаваплады: – Вәгъдәсенең үтәлүенә ишарә итеп, Раббыдан сиңа мондый билге: әйт әле, күләгә ун баскычка алгарак үтсенме, әллә ун баскычка кирегә чигенсенме?

[10] – Күләгәнең ун баскычка алга китүе гадәти хәлдер, – диде аңа Хизәкыйя, – юк, ун баскычка кире китсен әле.

[11] Ишагыйя пәйгамбәр Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Әхәз баскычы буйлап түбән төшеп барган күләгәне Раббы ун баскычка кирегә күчереп куйды.

[12] Шул көннәрдә Бабил патшасы – Баладанның углы Меродах-Баладан – Хизәкыйянең авырып ятканын ишетеп, аңа хат вә бүләкләр җибәрде.

[13] Хизәкыйя илчеләрне каршы алды, аларга хәзинә саклагычларын, көмеш вә алтынын, хуш исле сумала вә кыйммәтле майларын, корал сакланган йортын вә саклау урыннарындагы барлык байлыгын күрсәтте; үз сараенда һәм дәүләтендә кунакларга күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады.

[14] Ишагыйя пәйгамбәр, Хизәкыйя патшага килеп: – Бу кешеләр ниләр сөйләде? Алар каян килгәннәр? – дип сорады. Хизәкыйя: – Алар ерак җирдән, Бабилдән килгәннәр, – дип җавап бирде.

[15] Ишагыйя: – Синең сараеңда ниләр күрде алар? – дип сорады. Хизәкыйя: – Сараемда булган бар нәрсәне күрделәр; саклау урыннарымда аларга күрсәтмәгән берни калмады, – дип җаваплады.

[16] Шунда Ишагыйя Хизәкыйягә болай диде: – Раббының сүзен тыңла:

[17] «Менә, шундый көннәр килер: синең сараеңда булган бар нәрсәне, шушы көнгә кадәр ата-бабаларың җыйган бар байлыкны Бабилгә алып китәрләр, берни дә калмас, – ди Раббы. –

[18] Синең нәселдәге угылларның да кайберләрен алып китәрләр, алар Бабил патшасы сараенда хәрәм агалары булып хезмәт итәрләр».

[19] Хизәкыйя исә Ишагыйягә: – Синең аша Раббы тапшырган сүзләр әйбәт, – диде, чөнки күңеленнән ул: «Минем гомердә тынычлык-иминлек хөкем сөрәчәк икән әле», – дип уйлады.

[20] Хизәкыйя патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән бөтен батырлыклар, шулай ук аның буа төзүе, суүткәргеч ясап, шәһәргә су уздыруы хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

[21] Хизәкыйя дөнья куйгач, аның урынына патша булып углы Менашше килде.

Патшалар (дүртенче китап) — Chapters