Skip to content
Opens in a new window

[1] Арам патшасының Нагаман исемле гаскәрбашы үз хуҗасы патшаның хөрмәтен казанган бөек кеше иде, чөнки Раббы аның аша арамиләргә җиңү китергән иде. Шушы батыр гаскәри махау зәхмәтеннән интегә иде.

[2] Кайчандыр бервакыт арамиләр, Исраил җиренә басып кергәч, кечкенә бер кызны әсир алган булалар, шуннан әлеге кыз Нагаман хатынында хезмәтче булып кала.

[3] Беркөн шул кыз үзенең хуҗабикәсенә: – Әгәр әфәндем Нагаман Самареядәге пәйгамбәр янына барып килсә, ул аны махау зәхмәтеннән коткарыр иде! – диде.

[4] Исраил җиреннән килгән кыз шулай дип әйтә дип, Нагаман үзенең хуҗасы патшага җиткерде.

[5] – Барып кил син аның янына, – диде Нагаманга Арам патшасы, – Исраил патшасына мин хат җибәрермен. Нагаман үзе белән ун талант көмеш, алты мең шәкыл алтын һәм ун алмаш кием алды.

[6] Исраил патшасына дип Нагаман алып килгән хатта «ошбу хатым белән бергә синең хозурыңа хезмәтчем Нагаманны җибәрәм, аны махау зәхмәтеннән коткарсаң иде» дип язылган иде.

[7] Исраил патшасы, хатны укыганнан соң, өстендәге киемнәрен ертып: – Үтерер яки терелтер өчен Аллаһы түгел бит мин! Нәрсә ул минем янга: «Махау зәхмәтеннән коткар», – дип, кеше җибәрә?! Менә, күреп-белеп торыгыз, минем белән дошманлашыр өчен сәбәп эзли ул, – диде.

[8] «Исраил патшасы өстендәге киемнәрен ерткан», дигән хәбәрне ишеткәч, Аллаһы кешесе Элиша: – Нәрсә дип син өстеңдәге киемеңне ертасың? Минем янга килсен ул, Исраилдә пәйгамбәр барлыгын күрсен, – дип әйттерергә патша янына кеше җибәрде.

[9] Шуннан Нагаман, Элиша янына юнәлеп, ат-арбалары белән аның ишек төбенә килеп туктады.

[10] Элиша: – Бар, җиде кат Үрдүн суында коенып чык, шуннан тәнең яңарыр, һәм син чистарынырсың, – дип әйтер өчен, Нагаман янына үзенең хезмәтчесен чыгарды.

[11] Нагаман ачуланып китеп барды. – Пәйгамбәр яныма чыгар, Раббы Алласының исемен атап, авырткан урынга кулын салыр, махау зәхмәтеннән арындырыр, дип уйлаган идем.

[12] Дәмәшкътәге Абана вә Парпар елгалары Исраилнең барлык елгаларыннан яхшырак түгелме әллә?! Шул суларда коенып чистарына алмый идеммени мин?! – дип ярсый бирде ул, кайту ягына уңайлап.

[13] Ләкин хезмәтчеләре аның янына килеп: – Атабыз, әгәр пәйгамбәр сиңа башка бер зур эш кушкан булса, әллә үтәмәс идеңме? «Коенып чык, чистарынырсың» дигәнне генә башкарырсың инде, – диделәр.

[14] Һәм ул, Аллаһы кешесе кушканча, Үрдүнгә җиде тапкыр чумып чыкты; шуннан соң тәне сабый баланыкы сыман яңарып калды, һәм ул чистарынды.

[15] Аннары ул үзе һәм аны озата баручылар һәммәсе Аллаһы кешесе янына әйләнеп кайттылар; яубашы аның каршысына килеп басты һәм: – Хәзер миңа төгәл мәгълүмдер: Исраил Алласыннан кала бөтен җир йөзендә бүтән илаһ юктыр; инде хезмәтчеңнең бүләкләрен кабул итеп ал, – диде.

[16] Аңа җавап итеп Элиша: – Мин хезмәт итә торган Раббы Үзе шаһиттыр: кабул итә алмыйм бүләгеңне! – диде. Тегесе аны күндерергә тырышты, монысы исә ризалашмады.

[17] – Алай булгач, – диде Нагаман, – миңа, синең хезмәтчеңә, ике качыр күтәрерлек туфрак бирсеннәр, чөнки моннан ары синең хезмәтчең Раббыдан кала бүтән илаһларга тулаем яндыру корбаны да, башка төр корбан да китермәячәк.

[18] Тик Раббы синең хезмәтчеңне гафу кылсын: Риммун илаһы йортында гыйбадәт кылганда, хуҗа патшам минем кулыма таянган чакта, мин дә сәҗдә кыламын. Риммун йортында сәҗдә кылганда, Раббы синең колыңны гафу кылса иде.

[19] – Юлың имин булсын! – диде аңа Элиша, һәм Нагаман аның яныннан китеп барды. Аллаһы кешесе Элишаның хезмәтчесе Гехази: «Менә, әфәндем әлеге арами Нагаман алып килгән әйберләрдән баш тартты. Раббы Үзе шаһиттыр: артыннан йөгерим әле, нәрсә дә булса алыйм аңардан!» – дип, инде китеп өлгергән

[21] Нагаман артыннан чапты. Артыннан йөгерүче кешене күреп, Нагаман арбасыннан төште һәм аңа каршы атлады: – Барысы да иминме? – дип сорады ул.

[22] – Имин, – дип җавап кайтарды тегесе, аннары: – Әфәндем: «Хәзер генә минем янга таулы Эфраим төбәгендәге пәйгамбәрләрдән ике егет килде; шуларга бер талант көмеш белән ике алмаш кием бирмәссеңме», – дип әйтергә җибәргән иде, – дип өстәде.

[23] – Әлбәттә ал, ике талант ал, – дип күндерде аны Нагаман. Аннары, ике капчыкка ике талант көмеш белән ике алмаш кием салып, үзенең ике хезмәтчесенә тоттырды, һәм тегеләр, Гехазинең алдына төшеп, капчыкларны күтәреп киттеләр.

[24] Калкулык янына җиткәч, Гехази, алар кулыннан капчыкларны алып, өендә яшереп куйды да тегеләрне кайтарып җибәрде, хезмәтчеләр кире киттеләр.

[25] Гехази үзенең әфәндесе янына әйләнеп килгәч, Элиша аңардан: – Кайларда йөрдең, Гехази? – дип сорады. – Синең хезмәтчең беркая да бармады, – дип җаваплады тегесе.

[26] – Теге кеше, арбасыннан төшеп, синең каршыңа атлаганда, минем йөрәгем синең янда түгел иде дип уйлыйсыңмы?! Көмеш вә кием-салым, зәйтүн вә йөзем бакчалары, вак вә эре терлек, кол ир вә кол хатын-кыз ала торган вакытмы хәзер?!

[27] Шушы гамәлең өчен Нагаманның махау зәхмәте сиңа һәм синең нәселеңә мәңгегә йогып калсын, – диде. Элиша яныннан чыкканда, Гехази махаудан кар кебек ап-ак иде.

Патшалар (дүртенче китап) — Chapters