[1] Ахазеянең әнкәсе Аталия, углының үлүен белгәннән соң, патшаның бөтен нәсел-нәсәбен кырып бетерде.
[2] Әмма Яһорам патшаның Яһошеба исемле кызы – Ахазеянең кыз туганы – үлемгә дучар ителгән патша угыллары арасыннан Ахазеянең Йоаш исемле углын урлап, аны сөт анасы белән бергә йокы бүлмәсенә качырды; шул рәвешле аны Аталия күзеннән яшерделәр, һәм бала исән калды.
[3] Илдә Аталия патшалык иткән чорда, Йоаш алты ел дәвамында сөт анасы белән бергә Раббы йортында качып яшәде.
[4] Аталия җиденче елын патшалык иткәндә, рухани Еһояда җансакчыларның һәм сарай сакчыларының йөзбашларын үз янына – Раббы йортына чакыртты һәм, алар белән килешү төзеп ант иттергәннән соң, патша углын күрсәтте.
[5] Аннары мондый боерык бирде: – Сез менә нәрсә эшләгез, – диде ул, – шимбә көнне хезмәткә керешкән сакчыларның өчтән бер өлеше патша сараенда сакта торсын;
[6] икенче бер өлеше – Сур капкасы янында, тагын бер өлеше исә сарайны саклаучылар артындагы капка төбендә булсын. Шул рәвешле, чиратлашып сарайны сакларсыз.
[7] Шимбә көнне хезмәтен тәмамлаучы сакчылар – аларның калган ике өлеше – Раббы йортында патшаны саклар.
[8] Һәркем, кулына корал тотып, патшаны бөтен яктан урап алсын. Кем дә булса сезнең сафларга якынайса, җанын кыегыз. Патша кайда гына барса да, янәшәсендә булыгыз.
[9] Йөзбашлары һәммәсен рухани Еһояда кушканча эшләде: билгеләнгән шимбә көнне хезмәткә керешкән һәм шул көнне хезмәтен тәмамлаган һәркемне җитәкчеләре үз янына туплады һәм рухани Еһояда янына алып килде.
[10] Рухани шунда Давыт патшаның Раббы йортында сакланган сөңге вә калканнарын йөзбашларына таратты.
[11] Кулларына корал тоткан сакчыларны ул, патшаны саклар өчен, Аллаһы йортының көн ягыннан төн ягына кадәр, мәзбәх һәм Йорт тирәли куеп чыкты.
[12] Шуннан Еһояда, патша углын алып килеп, аның башына таҗ кигезде, кулына Канун китабы тоттырды; башына май коеп патша дип игълан иткәннән соң, барысы кул чапты, «Яшәсен патша!» – дип кычкырды.
[13] Аталия, сакчыларның, халыкның шаулашуын ишетеп, алар янына Раббы йортына килсә,
[14] гадәт кушканча, терәк баганасы янында патша басып тора. Аны йөзбашлары һәм быргычылар әйләндереп алган; ил-йорт күңел ача, быргы тавышлары яңгырый. Аталия шунда, өстендәге киемнәрен ертып: – Хыянәт, хыянәт! – дип кычкырырга тотынды.
[15] – Алып чыгыгыз аны биредән; артыннан иярүче булса, кылычтан уздырыгыз, – дип боерды шунда рухани Еһояда гаскәр белән идарә итүче йөзбашларына, чөнки Аталияне Раббы йортында үтерүләрен теләмәде.
[16] Аталияне тотып алдылар да, патша сараеның Атлар капкасы янына алып килеп, җанын кыйдылар.
[17] Еһояда исә халыкның һәм патшаның Раббы халкы булуы турында килешү, шулай ук патша белән халык арасында килешү төзеде.
[18] Шуннан соң илнең бар халкы, Багал йортына юнәлеп, аны җимерде, андагы мәзбәхләрне, сыннарны ватып бетерде һәм шунда, мәзбәхләр алдында, Багал каһине Маттанны үтерде. Раббы йортын саклар өчен, рухани Еһояда сакчылар билгеләде.
[19] Шуннан ул, йөзбашларын, җансакчыларны, сарай сакчыларын һәм илнең бар халкын ияртеп, патшаны Раббы йортыннан озата чыкты; алар, Җансакчылар капкасы аша үтеп, патша сараена уздылар һәм патшаны тәхеткә утырттылар.
[20] Ил-йорт рәхәтләнеп күңел ачты. Аталияне патша сараенда кылычтан уздырганнан соң, шәһәр тынычланып калды.
[21] Тәхеткә утырганда, Йоашка җиде яшь иде.