[1] Беркөн пәйгамбәрләр Элишага: – Синең катыңда яши торган урыныбыз кысанрак,
[2] Үрдүн буена барып, һәркайсыбыз берәр бүрәнә әзерләсә, үзебезгә шунда яшәр урын төзер идек, – дип сүз каттылар. – Барыгыз, – дип җавап кайтарды аларга Элиша.
[3] Арадан берсе: – Син дә, зинһар, үзеңнең хезмәтчеләрең белән барсаң иде, – диде. – Барырмын, – диде Элиша
[4] һәм алар белән китеп барды. Үрдүн буена килеп җиткәч, алар агач кисәргә тотындылар.
[5] Берсе шунда, агач аударган вакытта, кулындагы балтасын суга төшерде. – И-и әфәндем! Мин бит аны кешедән алып торган идем, – дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде ул.
[6] – Балтаң кай тирәгә төште? – дип сорады аңардан Аллаһы кешесе. Теге адәм балта төшкән урынны күрсәтте, һәм Элиша агач ботагын чабып алып шул турыга ыргытуга, балта калкып чыкты.
[7] – Мә, ал, – диде ул, һәм теге, кулын сузып, балтаны алды.
[8] Арам патшасы, Исраилгә каршы яуга кузгалып: – Мин гаскәремне әнә тегендә урнаштырам, – дип, үзенең хезмәтчеләре белән киңәш-табыш итте.
[9] Аллаһы кешесе Исраил патшасына: – Ул турыдан сакланып уз, чөнки арамиләр шунда төшеп бара, – дип хәбәр итте.
[10] Шушылай итеп ул берничә тапкыр Исраил патшасын алдан кисәтеп куйды. Исраил патшасы, хезмәтчеләрен җибәреп, Аллаһы кешесе алдан кисәтеп куйган урыннарны тикшерә һәм андый җирләрдә бик сак була торган иде.
[11] Арам патшасының исә бу хәлгә бик эче пошты, һәм ул үзенең яраннарын чакыртып: – Әйтегез әле, сезнең кайсыгыз Исраил патшасы яклы? – дип төпченде.
[12] – Андыйлар юк, патша әфәндем, – диде аңа хезмәтчеләрнең берсе. – Исраилдәге Элиша пәйгамбәр хәтта йокы бүлмәңдә сөйләгән сүзләреңне дә Исраил патшасына җиткерә ала.
[13] – Барыгыз, аның кайда икәнен белешегез, кешеләр җибәреп кулга алам мин аны, – диде Арам патшасы. – Дотанда ул, – дип килеп әйттеләр аңа.
[14] Патша Дотанга атлар, арбалар, шактый зур гаскәр җибәрде. Алар, төнлә килеп җитеп, шәһәрне камап алдылар.
[15] Аллаһы кешесенең хезмәтчесе таң белән торып урамга чыкса, каланы ат-арбалар камап алган. – Әфәндем, нәрсә эшләргә соң? – дип сорады ул хуҗасыннан.
[16] – Курыкма, – диде аңа Аллаһы кешесе, – чөнки безнең якта көрәшүчеләр аларныкыннан күбрәк.
[17] – И Раббы! – дип дога кылды Элиша. – Хезмәтчемнең күзен ачсаң иде, күрсә иде шушыларны! Раббы шунда хезмәтченең күзен ачты, һәм хезмәтчесе Элишаның әйләнә-тирәсен, бөтен тауны тутырып, утлы атлар һәм арбалар чолгап алганны күрде.
[18] Арамиләр якынлаша башлагач, Элиша: – Күзләрен күрмәс ит шуларның, – дип, Раббыга дога кылды, һәм Раббы, Элиша сүзе буенча, аларның күзләрен күрмәс итте.
[19] Шуннан Элиша: – Сезгә кирәкле юл һәм шәһәр түгел бу; минем арттан барыгыз, мин сезне үзегез эзләгән кеше янына озатып куям, – дип, аларны Самарея тарафына ияртеп китте.
[20] Самареягә килеп җиткәч, Элиша: – Раббы! Күрә алсыннар өчен ач боларның күзләрен, – диде, һәм Раббы аларның күзләрен ачты: баксаң, тегеләр Самареянең урта бер җирендә торалар икән.
[21] Исраил патшасы, аларны күреп, Элишадан: – Атам, кырып бетеримме боларны? – дип сорады.
[22] – Юк, үтермә син аларны, – диде Элиша. – Сиңа үтерергәме аларны?! Кылычың һәм угың белән аларны әсир итүче синме әллә?! Аларга икмәк һәм су бир, ашап-эчсеннәр дә үзләренең хуҗалары янына кайтып китсеннәр.
[23] Патша аларга мул итеп табын әзерләде, тегеләр ашады-эчте. Шуннан ул аларны кайтарып җибәрде, һәм арамиләр үз хуҗаларына әйләнеп кайтты. Моннан ары Арам юлбасарлары Исраил җиренә йөрмәс булды.
[24] Шушы хәлләрдән соң күпмедер вакыт үткәч, Арам патшасы Бен-Һадад үзенең бөтен гаскәрен җыеп яуга кузгалды һәм, Самарея шәһәре янына килеп, аны чолгап алды.
[25] Шәһәр камалышта калганнан соң, анда коточкыч ачлык башланып, бер ишәк башының бәһасе хәтта сиксән шәкыл көмешкә, чирек каб күгәрчен тизәгенең бәһасе исә биш шәкыл көмешкә бәрабәр булды.
[26] Беркөн Исраил патшасы шәһәр дивары өстеннән үткән чакта, бер хатын аңа мөрәҗәгать итеп: – Патша әфәнде, ярдәм ит миңа! – диде.
[27] – Раббы ярдәм итмәгәнне, ничек итеп мин ярдәм күрсәтим?! Ындыр табагында яисә шәраб сыга торган изгечтә берәр әйберем бармы әллә?! – дип җавап кайтарды аңа патша. Аннары:
[28] – Ни булды соң сиңа? – дип сорады. Шуннан соң теге хатын болай диде: – Менә бу хатын миңа: «Бир үзеңнең углыңны, бүген аны ашыйк, ә минем угылны иртәгә ашарбыз», – диде.
[29] Шуннан минем угылны пешереп ашадык. Икенче көнне мин аңа: «Әйдә, китер углыңны, ашыйк», – дидем, ул исә үзенең углын яшереп куйган.
[30] Хатынның сүзен тыңлап бетергәч, патша өстендәге киемнәрен ертты, һәм халык шунда дивар буйлап үткән патшаның киеме астында тупас тукыма булуын күрде.
[31] – Әгәр бүген Шафат углы Элишаның башы җилкәсендә калса, миңа Аллаһының иң каты каргышы төшсен, – диде ул
[32] һәм Элиша янына үзенең кешесен җибәрде. Бу вакытны Элишаның үз өендә өлкәннәр белән бергә җыелып утырган чагы иде. Патша чапкыны килеп җиткәнче үк әле янәшәсендәге өлкәннәргә Элиша: – Күрәсезме, минем башны кисәргә дип, бу катыйль үзенең хезмәтчесен жибәргән, – дип әйтеп куйган була. – Карагыз аны, патша кешесе килеп җиткәндә, ишекне бикле тотыгыз. Әнә, хезмәтчесе артыннан хуҗасының да аяк тавышы ишетелә!
[33] Элиша шулай өлкәннәр белән сөйләшеп торган арада, аның янына чапкын килеп җитеп патшаның «Бу бәла-казалар Раббыдандыр! Раббыдан миңа нәрсә көтәргә кала?!» дигән сүзләрен җиткерде.