Skip to content
Opens in a new window

[1] Тәхеткә утырганда, Йошиягә сигез яшь булып, Иерусалимдә ул утыз бер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Едидә – боскатлы Адая кызы иде.

[2] Йошия, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, уңга-сулга тайпылмыйча һәрчак бабасы Давыт юлыннан йөрде.

[3] Патшалык итүенең унсигезенче елында Йошия патша үзенең кәтибен – Мешулламнан туган Асальяның углы Шапанны – Раббы йортына йомыш белән җибәрде.

[4] – Баш рухани Хилкыйя янына барып, шуны әйт, – диде ул. – Раббы йортына килүче халыктан җыелган көмешне, бусага төбендә сакта торучылардан алып, санап куйсын һәм

[5] Раббы йортында төзү эшләре белән җитәкчелек итүчеләр кулына тапшырсын. Алар исә аны Раббы йортын төзәтү-яңарту белән шөгыльләнүче эшчеләргә,

[6] балта осталарына, төзүчеләргә, ташчыларга түләсен, йортны төзекләндерү өчен агач һәм эшкәртелгән таш алуга тотсын.

[7] Аларга биргән көмешнең ни-нәрсәгә тотканнарын тикшермәскә дә мөмкин, чөнки алар намус белән эш итә.

[8] Баш рухани Хилкыйя: – Раббы йортында мин Канун китабына тап булдым, – дип, табылдык китапны кәтип Шапанга бирде. Ул аны укыды.

[9] Шуннан соң Шапан, җавап белән патша хозурына әйләнеп килеп: – Синең хезмәтчеләрең Раббы йортында булган көмешнең барысын да төзекләндерү эшләре белән җитәкчелек итүчеләргә тапшырдылар, – диде.

[10] Аннары кәтип Шапан: – Рухани Хилкыйя миңа бер китап бирде, – дип, аны патшага укып күрсәтте.

[11] Канун китабында язылган сүзләрне ишетүгә, патша, өстендәге киемнәрен ертып,

[12] рухани Хилкыйягә, Шапан углы Ахикамга, Микәя углы Ахборга, кәтип Шапанга һәм патша хезмәтчесе Асаягә:

[13] – Барыгыз, минем хакка, халык хакына, бөтен Яһүдә хакына әлеге табылдык китапта язылган сүзләр турында Раббыдан сорап белешегез; Раббының безгә кабынган ачуы зурдыр, чөнки ата-бабаларыбыз әлеге китаптагы сүзләргә колак салмадылар – безгә төбәп язылганнар буенча гамәл кылмадылар, – дип боерды.

[14] Шуннан соң рухани Хилкыйя, Ахикам, Ахбор, Шапан һәм Асая, Иерусалимнең икенче төбәгенә барып, кием-салымнарны карап-барлап торучы Хархастан туган Тикъва углы Шаллумның хатыны – пәйгамбәр Хулда белән киңәштеләр.

[15] Хулда аларга: – Исраилнең Раббы Алласы менә нәрсә ди! Сезне минем янга җибәргән кешегә,

[16] Раббы болай дип әйтә, диген: «Шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә Мин бәла-каза җибәрермен – һәммәсе дә Яһүдә патшасы Йошия укыган китапта язылганча булыр.

[17] Миннән йөз чөереп, чит илаһларга багышлап корбан китергән, кылган бөтен гамәлләре белән ярсуымны кузгаткан өчен, бу урынга Минем ачуым чыкты, һәм ул басылырлык түгел».

[18] Сезне Раббыдан сорашып-белешер өчен җибәргән Яһүдә патшасына әйтегез: «Исраилнең Раббы Алласы син ишеткән сүзләр хакында болай ди:

[19] „Шушы урын котычкыч афәткә дучар булыр һәм шушында яшәүчеләргә ләгънәт-каргыш төшәр дигән сүзләремне ишеткәннән соң, син, йөрәгең йомшап, Раббы алдында түбәнчелек күрсәткән өчен, өстеңдәге киемнәреңне ертып, Минем каршыда күз яшьләре түккән өчен, Мин сине ишеттем, – ди Раббы. –

[20] Әнә шуның өчен Мин сине ата-бабаларың янына озатырмын, һәм син, шушы урынга Мин җибәрәсе барлык бәла-казаларны күрмичә, тынычлыкта дәфен кылынырсың“», – диде. Әлеге җавапны хәбәрчеләр патшага җиткерделәр.

Патшалар (дүртенче китап) — Chapters