Skip to content
Opens in a new window

[1] Пәйгамбәрләр төркеменнән бер пәйгамбәрнең хатыны, Элишага мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Синең хезмәтчең – минем ирем – дөньядан китеп барды. Аның ни дәрәҗәдә Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүе сиңа мәгълүмдер. Ул бер адәмгә бурычлы булып калып, хәзер шушы адәм минем ике углымны үзенә коллыкка алмакчы була.

[2] – Ничек ярдәм итим соң сиңа? Әйт әле, синең өеңдә нәрсә бар? – дип сорады аңардан Элиша. – Бер чүлмәк майдан тыш мин хезмәтчеңнең өендә берни юк, – диде хатын.

[3] Шуннан Элиша моңа: – Бар, буш савыт җый, бөтен күршеләреңнән сора; күп итеп җый да,

[4] үзең һәм угылларың артыннан ишекне бикләп, әлеге савытларның бөтенесенә май тутырып, бер читкә алып куй, – диде.

[5] Шушы хатын, аның яныннан китеп, үзе һәм угыллары артыннан ишекне бикләп куйды; угыллары аңа буш савытларны биреп торды, хатын исә әлеге савытларга май тутырды.

[6] Савытларның һәммәсе тулып беткәч, угылларының берсенә хатын: – Тагын берәр савыт бир әле, – диде. Әмма углы: – Бер савыт та калмады, – дип җавап кайтарды. Шуннан май агудан туктады.

[7] Аннары хатын, Аллаһы кешесенә килеп, шушыларның һәммәсен сөйләп бирде. – Бар, майны сатып, бурычларыңны түлә; калганы исә сиңа һәм угылларыңа яшәргә булыр, – диде аңа Элиша.

[8] Беркөн Элиша Шунемга килде. Анда бер бай хатын аны үз өенә ашарга керергә күндерде; соңыннан, әлеге хатынның өе яныннан үткәндә, ул һәрвакыт шунда кереп тамагын туйдырып чыга торган булды.

[9] Әлеге хатын үзенең иренә: – Әледән-әле безгә кереп йөрүче адәм – изге, Аллаһы кешесе икән.

[10] Әйдә түбә өстендә кечкенә бер бүлмә ясап, аның өчен шунда урын-җир, өстәл-урындык, чыраг хәстәрләп куйыйк; безгә тукталган вакытта, шунда керә торган булыр, – диде.

[11] Беркөн Элиша, аларга килеп, югарыдагы бүлмәгә үтте дә шунда ял итәргә ятты.

[12] Хезмәтчесе Гехазигә ул: – Әлеге шунемлы хатынны чакыр әле, – диде. Тегесе аны чакырды, һәм хатын аның янына керде.

[13] Элиша шунда хезмәтчесенә болай диде: – Әлеге хатынга әйт: «Син безне бик кайгыртасың, синең өчен без нәрсә эшли алабыз? Патшага яки гаскәрбашына берәр йомышың булса, бәлки, аларга синең хакта сүз катаргадыр?» Әмма хатын җавап итеп: – Юк, мин бит үз халкым арасында хәвефсез яшим, – диде.

[14] – Шулай да аның өчен нәрсә эшләргә икән? – диде хезмәтчесенә Элиша. Гехази исә: – Менә бит, аның углы юк, ә ире картайган инде, – диде.

[15] – Чакыр әле аны тагын, – диде Элиша. Теге чакырды, һәм хатын ишек төбенә кереп басты.

[16] – Бер елдан шушы вакытта син кулыңда ир балаңны тотып торырсың, – диде Элиша. Җавап итеп хатын аңа: – Юк, әфәндем, Аллаһы кешесе, хезмәтчеңне алдама алай, – диде.

[17] Әмма хатын көмәнле булды һәм икенче елны, Элиша әйткәнчә, ир бала тудырды.

[18] Малай үсеп җитте һәм көннәрдән беркөнне кырга, уракчылар янындагы атасына килде.

[19] – Башым авырта, башым! – диде ул атасына. – Бар, анасы янына кайтарып куй аны, – диде атасы үзенең бер хезмәтчесенә.

[20] Хезмәтчесе, малайны күтәреп, анасы янына алып кайтты. Малай көн үзәгенә кадәр анасының тезендә утырды, аннары дөнья куйды.

[21] Шуннан хатын, торып, баланы Аллаһы кешесенең ятагына салды да, ишекне бикләп, өеннән чыкты

[22] һәм ирен чакырып: – Миңа бер хезмәтче белән ишәк бир, мин тиз генә Аллаһы кешесе янына барып кайтам, – диде.

[23] – Ник барасың аның янына? – дип сорады ире. – Бүген Яңа ай бәйрәме дә, шимбә дә түгел ич. Әмма хатыны аңа: – Барысы да әйбәт булыр, – дип җавап кайтарды һәм,

[24] ишәген йөгәнләп, хезмәтчесенә: – Әйдә, тизрәк бар, мин әйтмичә туктама, – диде.

[25] Хатын юлга кузгалды һәм Аллаһы кешесе янына – Кәрмил тау буена килеп җитте. Аллаһы кешесе, аны ерактан күреп алып, хезмәтчесе Гехазигә: – Бу бит теге шунемлы хатын, – диде, –

[26] тизрәк каршысына йөгер, «үзең, ирең һәм балаң исән-саумы?» – дип сораш. – Исән-иминбез, – дип җавап кайтарды хатын

[27] һәм, Аллаһы кешесе янына тау өстенә күтәрелгәч, аның аякларына килеп ябышты. Гехази аны аерып алмакчы булды, әмма Аллаһы кешесе: – Тимә, җаны борчулы аның; ә Раббы миңа бу хакта әйтмәде, йомып калды, – диде.

[28] Хатын Элишага: – Әллә син әфәндемнән угыл сораган идемме мин?! – диде. – Юкка өметләндермә, дип әйттем түгелме?!

[29] Шуннан Элиша Гехазигә: – Япанчаңның чабуларын билбавыңа кыстыр да кулыңа минем юл таягымны алып йөгер, – диде. – Каршыңа очраганнарга сәлам бирмә, сәлам бирүчеләргә җавап кайтарма, бар да баланың битенә таягымны куй.

[30] Әмма баланың анасы: – Раббы да, син дә – шаһит: бу урыннан мин синсез китмим! – диде. Шуннан Элиша, торып, хатын артыннан иярде.

[31] Гехази алардан элегрәк кузгалган иде; ул, кереп, баланың йөзенә таякны куйды, әмма баланың тавыш-тыны ишетелмәде. Шуннан ул Элишаның каршысына чыгып: – Бала уянмый, – диде.

[32] Элиша йорт эченә узды, караса – үле бала аның урын-җирендә ята.

[33] Ул бүлмәгә керде дә, үзе артыннан ишекне бикләп, Раббыга дога кылды,

[34] аннары авызын – баланың авызына, күзләрен – күзләренә, учларын – учларына куеп, бала өстенә сузылып ятты, һәм баланың тәненә җылы керде.

[35] Элиша, торып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөреп килде; шуннан тагын бала өстенә сузылып ятты. Шулчак бала җиде тапкыр рәттән төчкереп җибәрде һәм күзләрен ачты.

[36] Элиша, Гехазине дәшеп: – Шунемлы хатынны чакыр, – диде. Теге чакырды, һәм хатын Элиша янына керде. – Мә, ал углыңны, – диде аңа Элиша.

[37] Хатын аның аягына килеп егылды, башын җиргә орды, аннары, углын күтәреп, бүлмәдән чыкты.

[38] Элиша исә Гилгәлгә әйләнеп кайтты. Бу вакытны әлеге җирләрдә ачлык хөкем сөрә иде. Шулай булды ки, бер төркем пәйгамбәр Элишаны тыңлап утырганда, Элиша үзенең хезмәтчесенә: – Зур казанны асып, пәйгамбәрләргә аш пешер, – диде.

[39] Араларыннан берсе басуга яшелчә җыярга чыкты да, анда кыярга охшаган кыргый бер үрмәле үсемлек табып, итәге тулганчы, шуны җыйды. Кайткач, аны турап казанга салды, әмма моның нәрсә икәнен төгәл берсе-бер белмәде.

[40] Менә ашны бүлеп бирделәр. Кабып карауга һәммәсе: – Аллаһы кешесе! Бу казанда – үлем! – дип тавыш куптарды, һәм ашны берсе дә ашамады.

[41] Әмма Элиша шунда: – Бераз он бирегез әле! – дип, он сорап алып, казандагы ашка өстәде һәм: – Салып бирегез халыкка, ашасыннар, – диде. Казанда кешегә зыян китерердәй нәрсә калмаган иде.

[42] Икенче бер вакытны шулай булды ки, Багал-Шалишадан бер адәм тәүге уңыштан Аллаһы кешесенә дип егерме данә арпа икмәге һәм орлыгы коелмаган башаклар алып килде. – Халыкка тарат, ашасыннар, – диде Элиша.

[43] – Йөз кешегә моны ничек җиткермәк кирәк?! – диде хезмәтчесе. Элиша исә: – Кешеләргә тарат, ашасыннар, чөнки Раббы: «Тамаклары туяр, әле артып та калыр», – дип әйтә.

[44] Хезмәтче ризыкны халыкка өләште; кешеләр тукландылар, һәм, Раббы әйткәнчә, әле артып та калды.

Патшалар (дүртенче китап) — Chapters