Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраил патшасы Яһүәхәз углы Яһоаш хакимлегенең икенче елында Яһүдә тәхетенә Йоаш углы Амасия килде.

[2] Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яһогаддан тумышы белән Иерусалим кызы иде.

[3] Амасия Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды, әмма аның гамәлләре ерак бабасы Давытныкыннан үзгә булып, ул бөтен яктан атасы Йоашны кабатлады.

[4] Калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, һәм халык әүвәлгечә шунда корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.

[5] Хакимлекне ул ныклап үз кулына алгач, атасы Йоаш патшаны үтергән хезмәтчеләрнең җаннарын кыйды.

[6] Әмма әлеге катыйльләрнең балаларына кул күтәрмәде, чөнки Муса китабындагы Канунда Раббы болай ди: «Бала гаебе өчен атаның җаны кыелмас, ата гаебе өчен дә баланың җаны кыелмас; һәрбер адәм үзенең гөнаһы өчен үлем җәзасына тартылсын».

[7] Амасия, сугышып, Тоз үзәнендә ун мең эдомине кырып салды; Селаны яулап алып, аңа Йоктеил дип исем кушты; әлеге урын бүгенге көндә дә шулай аталадыр.

[8] Амасия шуннан соң Исраил патшасына – Еһүдән туган Яһүәхәз углы Яһоашка: – Чык әйдә, йөзгә-йөз килеп сугышыйк, – дип, илчеләрен җибәрде.

[9] Әмма Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасиягә болай дип җавап кайтарды: – Ливанда үсеп утырган күгән агачы Ливандагы эрбет агачына «Кызыңны минем углыма хатынлыкка бир әле» дигән хәбәр җибәргән, ди. Әмма бер кыргый Ливан җанвары, килеп, әлеге күгән агачын таптап бетергән, ди.

[10] Син эдомиләрне тар-мар китердең һәм шуннан чамасыз масаеп киттең. Өеңдә генә утыр! Нигә үз башыңа бәла эзлисең?! Югыйсә үзең дә, синең белән бергә Яһүдә дә бетәр.

[11] Әмма Амасия аның сүзенә колак салмады. Шуңа күрә Исраил патшасы Яһоаш аңа каршы яуга кузгалды, һәм алар Яһүдә җирендәге Бәйт-Шемештә йөзгә-йөз очраштылар.

[12] Яһүдиләр, исраилиләр тарафыннан тар-мар ителеп, өйләренә кайтып киттеләр.

[13] Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасияне – Ахазеядән туган Йоаш углын – Бәйт-Шемештә әсир итте; шуннан Яһоаш Иерусалимгә юнәлде, анда ул Эфраим капкасыннан алып Почмак капкасына кадәр, чама белән дүрт йөз терсәк арада Иерусалим диварын җимерде;

[14] аннары Раббы йортының һәм патша сараеның хәзинә саклагычында булган бар алтын-көмешне вә савыт-сабаны кулга төшереп, әсирләр алып, Самареягә әйләнеп кайтты.

[15] Яһоаш патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр һәм күрсәткән батырлыклар, Яһүдә патшасы Амасиягә каршы алып барган сугышлар хакында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

[16] Яһоаш, дөнья куеп, Самареядә Исраил патшалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Яробам килде.

[17] Исраил патшасы Яһүәхәз углы Яһоаш дөнья куйганнан соң, Яһүдә патшасы Йоаш углы Амасия тагын унбиш ел гомер кичерде.

[18] Амасия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

[19] Иерусалимдә Амасиягә каршы фетнә оештырылды, һәм ул Лахишка качып китте; әмма аның артыннан Лахишка кешеләр юллап, аны шунда үтерделәр.

[20] Амасиянең гәүдәсен, атта алып кайтып, Давыт каласы Иерусалимдә ата-бабалары янында дәфен кылдылар.

[21] Шушы хәлләрдән соң бөтен Яһүдә халкы уналты яшьлек Азарияне атасы Амасия урынына патша итеп куйды.

[22] Амасия ата-бабалары янында мәңгелек йокыга талганнан соң, Азария өр-яңадан Элат каласын тергезде һәм аны кабат Яһүдәгә кайтарды.

[23] Яһүдә патшасы Йоаш углы Амасия хакимлегенең унбишенче елында Исраил тәхетенә Яһоаш углы Яробам килде һәм кырык бер ел дәвамында Самареядә идарә итте.

[24] Ул Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам кылган гөнаһлардан һич аерыла алмады.

[25] Исраил Алласы Раббы Үзенең колы – Гәт-Хепер пәйгамбәре Амиттай углы Юныс аша әйткәнчә, Яробам патша Лебо-Хаматтан башлап Араба диңгезенә кадәр булган арада Исраил чикләрен әүвәлге хәленә кайтарды.

[26] Исраил халкының авыр газапларын Раббы күреп торды: колның да, ирекле халыкның да язмышы ачы иде, һәм Исраилгә ярдәм итә алырдай һичкем юк иде.

[27] Исраилнең исемен якты дөнья йөзеннән юк итәргә теләмәгәнгә күрә, Раббы Исраил халкын Яһоаш углы Яробам кулы белән коткарды.

[28] Яробам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар, Яһүдәнеке саналган Дәмәшкъ белән Хаматны сугышларда кабат Исраил кул астына кайтаруы хакында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

[29] Яробам үзенең ата-бабалары – Исраил патшалары янында мәңгелек йокыга талгач, аның урынына патша булып углы Зәкәрия килде.

Патшалар (дүртенче китап) — Chapters