Skip to content
Opens in a new window

[1] Яһүдә патшасы Еһошафат хакимлегенең унсигезенче елында Исраил тәхетенә Самареядә Ахаб углы Йорам утырды һәм унике ел дәвамында патшалык итте.

[2] Йорам Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылса да, аның гамәлләре ата-анасыныкыннан үзгәрәк булды, чөнки ул Багал исемле илаһка багышлап атасы куйдырган багананы алдырды.

[3] Алай да, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробамның гөнаһларын һаман кабатлый бирде, алардан һич аерыла алмады.

[4] Мәаб патшасы Меша, сарык үрчетүче буларак, Исраил патшасына йөз мең бәрән, шулай ук йөз мең сарык тәкәсенең йонын җибәреп торырга тиеш иде.

[5] Әмма Ахаб дөнья куйганнан соң, Мәаб патшасы Исраил патшасына каршы баш күтәрде.

[6] Шуннан Йорам патша, Самареядән чыгып, бөтен Исраил халкын туплады да:

[7] – Мәаб патшасы баш күтәрде, аңа каршы минем белән сугышка барасыңмы? – дигән хәбәр белән үзенең чапкыннарын Яһүдә патшасы Еһошафат янына җибәрде. – Барам. Мин – синең белән; халкым да синеке белән бергә; шулай ук атларым да, – диде тегесе.

[8] – Кайсы юлдан барабыз? – дип сорады Еһошафат. Йорам аңа: – Эдом чүле аша, – дип җаваплады.

[9] Исраил патшасы шул рәвешле Яһүдә һәм Эдом патшалары белән бергә юлга кузгалды. Әйләнгеч юл белән җиде көн барганнан соң, аларның гаскәргә һәм малларга дигән сулары бетте.

[10] – Их, – диде шулчак Исраил патшасы, – мәабиләр кулына тапшырыр өчен, күрәсең, Раббы шулай безне, өч патшаны, бергә җыйгандыр.

[11] Әмма Еһошафат: – Биредә берәр Раббы пәйгамбәре юк микән? Аның аша Раббыдан сорар идек, – диде. Исраил патшасының хезмәтчеләреннән берәү шунда: – Ильяска хезмәт күрсәткән Шафат углы Элиша биредә, – дип җаваплады.

[12] – Элиша җиткерер Раббы сүзен, – диде Еһошафат. Шуннан Исраил патшасы белән Еһошафат, шулай ук Эдом патшасы аның янына юл алдылар.

[13] – Ни кирәк сиңа миннән? – диде Элиша Исраил патшасына. – Үзеңнең ата-анаңның пәйгамбәрләре янына бар. – Юк, – диде Исраил патшасы аңа җавап итеп, – чөнки мәабиләр кулына тапшырмакчы булып өч патшаны бирегә Раббы җыйды.

[14] – Үзем табынган Күкләр Хуҗасы Раббы Үзе шаһиттыр: әгәр Яһүдә патшасы Еһошафатка карата хөрмәтем зур булмаса, сиңа борылып та карамас, хәтта күрмәс тә идем сине!

[15] Ә хәзер минем янга берәр гөсләчене чакырыгыз, – диде Элиша. Гөсләче уйнап җибәрүгә, Раббы кулы Элишага орынды,

[16] һәм Элиша болай диде: – Раббы: «Әлеге үзәндә чокырлар казыгыз, –

[17] ди. – Җилне дә, яңгырны да күзегез белән күрмәссез, әмма үзән су белән тулып, үзегез дә эчәрсез, эре һәм вак терлегегез дә сусынын басар».

[18] Ләкин әле Раббыга бу аз тоелыр, Ул мәабиләрне дә сезнең кулга тапшырыр,

[19] һәм сез аларның бөтен ныгытылган калаларын вә бөтен үзәк калаларын яулап алырсыз, бөтен әйбәт агачларын кисеп аударырсыз, бөтен су чыганакларын томалап, иң яхшы чәчүлекләрен таш атып бозып бетерерсез.

[20] Иртәгесен, корбан китерү вакыты җиткәч, Эдом ягыннан су ага башлап, бөтен җирне су басып китте.

[21] Мәаб халкы, үзләренә каршы яуга патшалар кузгалганны ишетеп, биленә каеш буар яшькә җиткән ир-егетләрдән башлап иң өлкәннәренә кадәр ил чигенә килеп тупланган иде.

[22] Иртәгесен алар таң белән тордылар, һәм, кояш күтәрелеп килгән чакта, әлеге су мәабиләргә кан кебек кып-кызыл булып күренде.

[23] – Кан бит бу, – диде мәабиләр моны күреп, – патшалар, үзара сугышып, бер-берсен кырып бетергән булса кирәк. Мәаб халкы, алга, табышны җыйыйк! – дип,

[24] исраилиләр станына ыргылдылар. Исраилиләр, торып, мәабиләрне кырырга тотынды, тегеләр исә кача башлады; исраилиләр, мәабиләр җиренә бәреп кереп, аларны һаман кыра бирде.

[25] Алар мәабиләрнең калаларын зир-зәбәр китерделәр; һәр сугышчы, берәр таш ыргытып, барлык уңдырышлы басуларны эштән чыгардылар; бөтен кизләүләрне күмеп, барлык яхшы агачларны кисеп аудардылар. Ахыр чиктә таш атучы сугышчылар, Кыйр-Харесет каласын камап, аңа һөҗүм иттеләр, чөнки бары шушы каланың таш диварлары гына торып калган иде.

[26] Мәаб патшасы, үзенең җиңелүен күреп, кылычлы җиде йөз сугышчысын алды да Эдом патшасының гаскәренә ташланды, ләкин уңышка ирешә алмады.

[27] Шуннан ул үзе урынына тәхеткә утырасы беренче углын шәһәр дивары өстендә яндырып корбан китерде. Бу хәлдән исраилиләрнең коты алынды; шуннан алар, Мәаб патшасын калдырып, үз җирләренә кайтып киттеләр.

Патшалар (дүртенче китап) — Chapters