[1] Тәхеткә утырганда, Менашшега унике яшь булып, Иерусалимдә ул илле биш ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Хепсибаһ исемле иде.
[2] Менашше, исраилиләрнең күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыкларның әшәке гадәтләренә ияреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
[3] Атасы Хизәкыйя җимерттергән калку урыннарны кабат төзетте, Исраил патшасы Ахаб сыман, Багалга багышлап мәзбәхләр куйдырды, алиһә Аширә хөрмәтенә багана ясатты, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылып, аларга табына торган булды.
[4] Ул хәтта Раббы йортында да мәзбәхләр төзетте, гәрчә Раббы әлеге йорт турында «Минем исемем Иерусалимдә сакланыр» дип әйтсә дә.
[5] Менашше шулай ук Раббы йортының һәр ике ишегалдында бөтен күк җисемнәренә багышлап мәзбәхләр салдырды,
[6] үзенең углын ут аша уздырып корбан итте, багучылык, күрәзәчелек белән шөгыльләнде, әрвах чакыручылар һәм тылсымчыларга мөрәҗәгать итте; Раббының ачуын чыгарып, Аның күзенә ятышсыз күренгән байтак явызлыклар кылды.
[7] Менашше үзе ясаган Аширә сынын Изге йортка кертеп урнаштырды. Ләкин әлеге йорт хакында Давытка һәм аның углы Сөләйманга Раббы болай дип әйткән иде: «Шушы йортта һәм барча Исраил ыруглары арасыннан Үзем сайлап алган Иерусалимдә Минем исемем мәңгегә сакланыр.
[8] Әгәр Исраил халкы Мин боерганны һәм колым Муса әмер иткән бөтен Канунны үтәргә тырышса, ата-бабаларына Мин биргән җирдән аларга китәргә юл куймам».
[9] Әмма халык әлеге сүзләргә колак салмады; Менашше аларны шул дәрәҗәдә юлдан яздырды ки, кылган гамәлләре белән алар исраилиләрнең күз алдыннан Раббы юк иткән халыклардан да уздырып җибәрделәр.
[10] Шуннан соң Раббы Үзенең коллары – пәйгамбәрләр аша болай диде:
[11] – Яһүдә патшасы Менашше, үзенә кадәр булган амориләрдән дә уздырып, байтак чирканыч гамәлләр кылды, үзенең сыннары белән Яһүдәне гөнаһ юлына этәрде.
[12] Әнә шуның өчен, – ди Исраилнең Раббы Алласы, – Иерусалим белән Яһүдә җирен Мин шундый казага салырмын ки, бу турыда ишеткән кешеләрнең колаклары зеңләп торыр;
[13] Самареягә һәм Ахаб йортына ни кылган булсам, Иерусалимгә дә Мин үлчәү бавын сузармын һәм асманы асармын, касәдән пычракны сөртеп алып әйләндереп каплагандай, Иерусалимне Мин сыпырып атармын;
[14] биләмәмдә калганнардан йөз чөереп, аларны дошман кулына тапшырырмын, һәм дошманнары аларны талар, табыш итәр;
[15] чөнки алар, Минем күземә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, ата-бабалары Мисырдан чыкканнан бирле бүгенге көнгәчә ачуымны китерәләр.
[16] Яһүдә халкын гөнаһ юлына этәреп, аларны Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылырга мәҗбүр итеп кенә калмыйча, Менашше, өстәвенә бер гаепсез бәндәләрнең җанын кыеп, Иерусалимне канга батырды.
[17] Менашше патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр, ул кылган гөнаһлар Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
[18] Менашше, дөнья куеп, үз сараендагы Узза бакчасында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Амон килде.
[19] Тәхеткә утырганда, Амонга егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул ике ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Мәшуллемет – ятбалы Харус кызы иде.
[20] Атасы Менашшены кабатлап, Амон Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр эшләде;
[21] атасы йөргән юллардан йөрде, атасы табынган сыннарга табынды, аларга сәҗдә кылды.
[22] Ул, Раббы юлыннан тайпылып, ата-бабаларының Раббы Алласыннан йөз чөерде.
[23] Беркөн Амон хезмәтчеләре, аңа каршы фетнә оештырып, аны үз өендә үтереп чыктылар.
[24] Ләкин ил халкы, Амон патшага каршы фетнә оештырган бәндәләрнең һәммәсен кырып бетереп, Амон урынына патша итеп аның углы Йошияне куйды.
[25] Амон патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
[26] Аны Узза бакчасында үз төрбәсендә дәфен кылдылар. Аның урынына патша булып углы Йошия килде.