Skip to content
Opens in a new window

[1] Әмма Элиша: – Раббы сүзенә колак салыгыз, – диде. – Раббы болай дип әйтә: «Иртәгә шушы вакытта Самареянең капка төбендә бер сеа сыйфатлы бодай онының да, ике сеа арпаның да бәһасе бер шәкыл булыр».

[2] Патшаның иң якын түрәләреннән берсе шунда Аллаһы кешесенә җавап итеп: – Раббы күкнең капусын ачса да, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде. Тегесе исә аңа каршы: – Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма ул ризыкны авыз итмәссең, – диде.

[3] Шәһәр капкасы төбендә махаулы дүрт адәм: – Әҗәлебезне көтеп нәрсә эшләп утырабыз соң әле без монда?!

[4] Әгәр шәһәргә керергә хәл кылсак, анда ачлык – ачтан үләчәкбез; монда утырсак та шулай ук әҗәлебезне табачакбыз. Әйдә арамиләр станына барабыз; исән калдырсалар – яшәрбез, инде калдырмыйлар икән – үләрбез, – дип әңгәмә корып утыра иделәр.

[5] Эңгер төшүгә алар арамиләр станына барырга дип кузгалдылар; арамиләр янына килеп җитсәләр – анда кеше заты күренми,

[6] чөнки Раббы аларның станына арба тавышлары, атлар кешнәве, зур гаскәр шавы ирештергәннән соң, арамиләр: «Исраил патшасы, күрәсең, безгә каршы хиттиләрнең патшалары белән Мисыр патшаларын яллаган», – дип,

[7] кичке эңгердә урыннарыннан кузгалганнар һәм чатырларын да, атларын да, ишәкләрен дә – бөтен станны ничек бар шулай калдырып, җаннарын саклап качканнар.

[8] Махаулы теге адәмнәр чатырлар янына килеп туктаганнар, башта бер чатыр эченә кереп ашаганнар, эчкәннәр, анда булган алтын-көмешне, кием-салымны алып яшереп куйганнар. Әйләнеп килеп икенче чатырга кергәннәр, аннан да әйберләр алып чыкканнар.

[9] Аннары алар: – Хата эш эшлибез без! Бүгенге көн – сөенеч китергән көндер. Әгәр без таң яралганчы бу турыда хәбәр итмәсәк, башыбызга бәла алачакбыз. Әйдәгез, барып, патша йортына хәбәр итик, – диештеләр дә,

[10] шәһәр капкасы янына килеп җитеп, капка каравылчыларын чакырып алдылар һәм: – Без арамиләр станына барган идек, анда адәм заты да күренми, кеше тавышы да ишетелми, атлар һәм ишәкләр бәйләнгән килеш тора, чатырлар ничек бар, шулай калган, – дип сөйләп бирделәр.

[11] Капка төбендәге сакчылар бу яңалыкны патша сараена ирештерделәр.

[12] Патша, төнге йокысыннан уянып, хезмәтчеләренә: – Сүзем шулдыр: арамиләр менә нәрсә эшләмәкче була: безнең ачка интеккәнне белеп, алар чатырларыннан чыкканнар да кырга китеп яшеренгәннәр. Имеш, без каладан чыгабыз да, алар, безне тереләй тотып алып, шәһәребезне басып алалар.

[13] Патша хезмәтчеләреннән берсе шунда: – Берничә кеше шәһәрдә калган биш атны алсын да карап кайтсын, чөнки әлегәчә исән булганнар да дөнья куйган бик күп исраилиләрнең язмышын барыбер кабатлаячак, – диде.

[14] Патша: – Барыгыз, анда ниләр булганын карап кайтыгыз, – дип, җигүле ике арбаны арамиләр гаскәре эзеннән җибәрде.

[15] Арамиләр артыннан алар Үрдүн буена килеп җиткәнче бардылар – менә, бөтен юл өсте ашыга-кабалана качып баручы арамиләр ташлап калдырган кием-салым һәм төрле әйбер белән тулган. Патша тарафыннан җибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайтып, аңа бу хакта хәбәр иттеләр.

[16] Шуннан соң халык, шәһәрдән чыгып, арамиләрнең чатырларын талады. Раббы әйткәнчә, бер сеа сыйфатлы бодай онының да, ике сеа арпаның да бәһасе бер шәкыл булды.

[17] Иң якыннардан саналган теге түрәне патша шәһәр капкасы төбенә тәртип сакларга билгели, һәм халык аны шунда таптап үтерә. Аллаһы кешесе бу хакта алдан – патша аның янына килгәч әйтеп куйган була.

[18] Аллаһы кешесе ул чакта патшага: «Иртәгә шушы вакытта Самареянең капка төбендә ике сеа арпаның да, бер сеа сыйфатлы бодай онының да бәһасе бер шәкыл булыр», – дип әйткәч,

[19] теге түрә Аллаһы кешесенә: «Раббы күкнең капусын ачса да, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел», – дип җавап кайтара. Аллаһы кешесе исә аңа: «Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма ул ризыкны авыз итмәссең», – ди.

[20] Шулай килеп чыга да: халык әлеге түрәне капка төбендә таптап китә, һәм ул шунда дөнья куя.

Патшалар (дүртенче китап) — Chapters