[1] Иманы зәгыйфьне, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез.
[2] Кайберәүләрнең иманы аңа һәртөрле ризыкны ашарга рөхсәт итә, ә башка берәү, иманда зәгыйфь булганга, фәкать яшелчәләр генә ашый.
[3] Һәрнәрсәне ашаучы кеше һәммә нәрсәне ашамаучы кешегә кимсетеп карамасын, ашамаучы исә ашаучыны хөкем итмәсен, чөнки Аллаһы аны Үзенә кабул иткән.
[4] Башканың хезмәтчесен хөкем итәргә син кем?! Ул үз хуҗасы алдында басып тора яки егыла. Торып та басачак, чөнки Хакимебез аны бастырып торгызырга кодрәтле.
[5] Берәүләр кайсыдыр көнне башка бер көннән мөһимрәк дип исәпли, ә башка берәү һәр көнне бертөрле дип саный. Һәркем үз фикерендә нык торсын.
[6] Бер көнне икенчесеннән мөһимрәк санаган кеше Хакимебез хөрмәтенә шулай эшли. Ашаган кеше Хаким хөрмәтенә ашый, чөнки Аллаһыга шөкер итә. Ашамаган кеше Хаким хакы өчен ашамый һәм Аллаһыга шөкер итә.
[7] Безнең беребез дә үзе өчен яшәми һәм беребез дә үзе өчен үлми бит.
[8] Әгәр яшибез икән – Хаким өчен яшибез, үләбез икән – Хаким өчен үләбез. Шуңа күрә, яшәсәк тә, үлсәк тә, без һәрвакыт Хакимнеке.
[9] Мәсих нәкъ шуның өчен – үлеләр һәм тереләрнең Хакиме булу өчен үлде һәм терелде бит.
[10] Шулай булгач, син ни өчен имандашыңны хөкем итәсең? Ә менә син ни өчен имандашыңа кимсетеп карыйсың? Без барыбыз да Аллаһының хөкем итү урыны алдына басачакбыз.
[11] Изге язмада болай дип язылган бит: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – Минем алда һәркем тез чүгәчәк, һәр тел Минем Аллаһы икәнемне таныячак, – ди Раббы».
[12] Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап тотачак.
[13] Шуңа күрә, бер-беребезне хөкем итүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра һәм ега алырдай гамәлләр эшләмәскә карар кылыгыз.
[14] Хакимебез Гайсәгә иманым нигезендә һичнәрсә дә үзеннән-үзе хәрәм түгел, дип беләм һәм шуңа инанам. Әмма кеше нәрсәне дә булса хәрәм дип уйласа, ул нәрсә аның өчен хәрәм була.
[15] Әгәр ашаган ризыгың имандашыңа кайгы китерә икән, димәк, син аны яратып эш итмисең. Аны ризыгың белән һәлакәткә китермә, Мәсих аның өчен дә үлде бит.
[16] Үзегез яхшы дип исәпләгән нәрсәне мәсхәрәләргә юл куймагыз.
[17] Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән түгел, Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан гыйбарәт.
[18] Мәсихкә шулай хезмәт иткән кеше Аллаһыга яраклы була һәм кешеләр тарафыннан хупланыла.
[19] Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшәү һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк.
[20] Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә: һәр ризык саф, әмма кешенең ашаган ризыгы белән башка берәүне абындыруы яхшы түгел.
[21] Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм имандашыңны абындырырлык һичнинди гамәлләр кылмау яхшы.
[22] Ышанган карашыңны үзең белән Аллаһы арасында гына саклап тот. Үзе дөрес дип санаган нәрсә өчен үзен хөкем итәрлек сәбәп тапмаучы бәхетле.
[23] Әмма ризыкны ашарга ярыймы яки юкмы дип шикләнеп тә, аны ашаган кеше хөкем ителер, чөнки болай эшләве иманга туры килми. Ә иманга туры килмәгән һәрнәрсә – гөнаһ.