Skip to content
Opens in a new window

[1] Шулай итеп, сездән сорыйм: әллә Аллаһы Үз халкын кире кактымы? Һич тә алай түгел! Мин үзем дә Ибраһим нәселеннән, Беньямин ыругыннан булган исраилимен.

[2] Аллаһы алдан ук сайлап алган халкын кире какмады. Әллә сез Изге язмада Ильяс хакында нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкы турында Аллаһыга зарланып, ул менә нәрсә дигән:

[3] «Йа Раббым! Пәйгамбәрләреңне үтерделәр, мәзбәхләреңне җимерделәр. Бер мин генә калдым, җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине дә эзлиләр».

[4] Аңа Аллаһының җавабы нинди булды соң? «Ялган илаһ Багал каршында тезләнеп, аңа табынмаган җиде мең кешене Мин Үзем өчен саклап калдым».

[5] Хәзерге вакытта да Аллаһы Үз мәрхәмәте белән сайлап алган кешеләр бар, әмма алар күп түгел.

[6] Аллаһының сайлавы кешеләрнең эшләренә карап түгел, мәрхәмәт белән була. Киресенчә булса, мәрхәмәт чын мәрхәмәт булмас иде бит.

[7] Алайса нәрсә соң? Исраил теләгәненә ирешмәде, ә сайланганнар алдылар, башкалар исә туң күңелгә әйләнделәр.

[8] Изге язмада язылганча: «Бүгенге көнгә кадәр Аллаһы аларны сизмәүчән итте, аларга күрми торган күзләр, ишетми торган колаклар бирде».

[9] Давыт та әйтә: «Аш табыны үзләре өчен тозак һәм ятьмә, киртә һәм җәза булсын.

[10] Күзләре караңгыланып, күрмәс булсыннар, аркалары гомерлеккә бөкрәеп калсын».

[11] Шулай булгач, сорыйм: әллә исраилиләр бөтенләй егылу өчен абындылармы? Һич юк! Абынулары башка халыкларга котылу алып килде һәм бу исраилиләрдә көнчелек уятты.

[12] Әгәр аларның абынулары дөньяга, уңышсызлыклары башка халыкларга мул фатихалар бирсә, исраилиләрнең Аллаһыга тулысынча буйсынуы тагын да күбрәк фатиха китерер!

[13] Сезгә – яһүди булмаганнарга әйтәм. Яһүди булмаганнарның рәсүле буларак, үз хезмәтемне югары бәялим.

[14] Үз халкымда булганнарда, шул рәвешчә көнчелек уятып, аларның кайберләрен коткара алуыма өметләнәм.

[15] Әгәр аларның кире кагылуы дөньяны Аллаһы белән татулаштырса, аларны кабул итүе нәрсә булыр соң? Бу – үлеләрнең терелүе булыр!

[16] Аллаһыга бүләк ителгән беренче икмәк изге икән, ул камырдан пешерелгән башка икмәкләр дә изгедер. Тамыр изге икән, ботаклар да изге.

[17] Әгәр зәйтүн агачының кайбер ботаклары сындырылып, калган зәйтүн ботаклары арасына син – кыргый зәйтүн агачының ботагы ялганып, зәйтүн агачының юан тамырыннан туенсаң,

[18] сындырылган ботаклар алдында тәкәбберләнмә. Тәкәбберләнсәң, хәтереңә төшер: тамырны син түгел, сине тамыр тотып тора.

[19] Бәлки син: «Ботакларны мине ялгау өчен сындырдылар», – дип әйтерсең.

[20] Дөрес. Аларны иман итмәгәнгә сындырдылар, ә сине урыныңда иман итүең тотып тора. Шуңа күрә, борыныңны күтәрмә, киресенчә, сак бул!

[21] Аллаһы табигый ботакларны кызганмаган икән, сине дә кызганмас бит.

[22] Шуның өчен, кара: Аллаһы игелекле дә, кырыс та. Ул юлдан язганнарга карата кырыс, ә инде Аның игелеклелегенә өмет багласаң, сиңа игелек кылыр. Югыйсә син дә кисеп ташланырсың.

[23] Әмма юлдан язганнар да, имансыз булып калмасалар, кире ялганырлар, чөнки Аллаһы аларны яңадан ялгый ала.

[24] Табигатең белән туры килгән кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, бакчада үскән зәйтүн агачына табигатькә каршы ялгангансың икән, сындырылган табигый ботаклар яңадан үз агачына бигрәк тә ялганыр!

[25] Имандашларым, сез үзегезне акыллыга санамасын өчен, бу сернең сездән яшерен булып калуын теләмим: башка халыкларның кирәк кадәр саны Аллаһы Патшалыгына кергәнче, Исраилнең бер өлеше тискәреләнүен дәвам итәчәк.

[26] Шулай итеп, Изге язмада язылганча, бөтен Исраил халкы котылачак: «Сионнан Коткаручы киләчәк һәм имансызлыкны Ягъкуб токымыннан алып ташлаячак.

[27] Мин гөнаһларын алып ташлармын, алар белән килешүем менә шул булыр».

[28] Яхшы хәбәргә килгәндә, исраилиләр сезнең хакка Аллаһыга дошман, ә Аллаһының сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаһының сөеклеләре булып кала.

[29] Чөнки Аллаһының бүләкләре һәм чакыруы кайтарып алынмас.

[30] Кайчандыр сез Аллаһыга буйсынмадыгыз, ә хәзер исраилиләрнең буйсынмаулары аркасында шәфкать алдыгыз.

[31] Сезгә күрсәтелгән шәфкать аркасында шәфкать алу өчен, алар да хәзер Аллаһыга буйсынмас булдылар.

[32] Үзенең шәфкатьлелеген күрсәтер өчен, Аллаһы кешеләрнең һәммәсен дә бусынмаучылык тоткыны итте.

[33] Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Зирәклеге һәм белеме никадәр тирән! Хөкемнәре акыл ирешмәслек, юллары эзләп тапмаслык!

[34] «Раббының уй-фикерләренә кем төшенгән? Кем киңәшче булган Аңа?»

[35] «Аллаһы кире кайтарырдай, кем Аңа нәрсә дә булса биргән?»

[36] Һәммәсе Аңардан, Аның аша һәм Аның өчен бит. Аңа мәңгегә дан! Амин.

Паулдан римлыларга хат — Chapters