Skip to content
Opens in a new window

[1] Нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте артсын дип, гөнаһ кылуны дәвам итәргәме?

[2] Һичбер вакытта да! Без гөнаһка карата үле: шулай булгач, ничек гөнаһ кылуны дәвам итә алабыз?

[3] Безнең һәммәбезнең, суга чумдыру йоласы аша Мәсих Гайсәгә чумдырылып, Аның үлемен уртаклашуыбызны белмисезме әллә сез?

[4] Атаның бөек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгәндәй, яңа тормышта яшәү өчен, без чумдыру йоласы аша үлемен уртаклашып, Аның белән бергә күмелдек.

[5] Мәсих белән бертөрле үлемдә берләшкәнбез икән, үледән терелүдә дә Аның белән берләшербез.

[6] Без беләбез: гөнаһлы асылыбызның хакимлегеннән коткару өчен һәм инде гөнаһ коллары булмасак идек дип, элекке кешебез Мәсих белән бергә хачка кадакланды.

[7] Үлгән кеше гөнаһ хакимлегеннән азат ителде бит инде.

[8] Әмма Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз.

[9] Без беләбез ки: үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлмәс, үлем инде Аңа хаким булмас.

[10] Аның үлүе гөнаһ өчен иде, һәм Ул гөнаһка карата бөтенләйгә үлде. Әмма хәзер Аның гомер сөреше – Аллаһы өчен яшәү.

[11] Шулай ук сез дә үзегезгә гөнаһ өчен үле, әмма Аллаһы өчен Мәсих Гайсә белән берлектә яшәүче дип карагыз.

[12] Шуңа күрә, гөнаһка фани тәнегез белән хакимлек итәргә юл куймагыз, аның нәфесләренә буйсынмагыз.

[13] Тәнегезнең әгъзаларын явызлык коралы итеп, гөнаһка тапшырмагыз. Киресенчә, үзегезне, үлемнән тормышка күчерелгәннәр буларак, Аллаһыга тапшырыгыз һәм тәнегезнең әгъзаларын хаклык коралы итеп, Аңа бирегез.

[14] Гөнаһ сезнең белән хакимлек итәргә тиеш түгел, чөнки сез Канун таләпләре белән түгел, ә Аллаһы мәрхәмәтендә яшисез.

[15] Инде нишләргә хәзер? Канун таләпләре белән түгел, ә бәлки Аллаһының мәрхәмәтендә яшәгәнгә күрә, гөнаһ кылыргамы инде?! Һич тә алай түгел!

[16] Үзегезне кемгә дә булса коллыкка тапшырсагыз, шул кешенең итагатьле колы буласыгызны беләсез бит: гөнаһ колы булу сезне – үлемгә, Аллаһыга итагатьле булу исә Аның каршында аклануга китерә.

[17] Аллаһыга шөкер, элек гөнаһ коллары булсагыз да, хәзер инде үзегез кабул итеп алган тәгълиматка чын күңелдән буйсынасыз.

[18] Гөнаһтан азат ителгәч, хаклык коллары булдыгыз.

[19] (Сезнең кешеләрчә зиһенсезлегегезне истә тотып, кешеләр фикер йөрткәнчә сөйлим.) Элек тәннәрегезне явыз эшләргә китерүче бозыклыкка һәм явызлыкка кол итеп тапшырдыгыз. Ә хәзер аларны, изге тормышка илтүче хаклыкка кол итеп тапшырыгыз.

[20] Сез гөнаһ коллары булганда, хаклык гамәлләреннән азат идегез.

[21] Кылган яман гамәлләрегездән нинди файда алдыгыз? Ул чакта алган нәрсәләрегездән хәзер ояласыз, аларның ахыры – үлем бит.

[22] Хәзер исә сез гөнаһтан азат һәм Аллаһының коллары булдыгыз, моның җимеше – изгелек, ә нәтиҗәсе – мәңгелек тормыш.

[23] Гөнаһ өчен әҗер – үлем бит, ә инде Аллаһының мәрхәмәт белән бирелгән бүләге – Хакимебез Мәсих Гайсәдәге мәңгелек тормыш.

Паулдан римлыларга хат — Chapters