[1] Имандашлар! Мин чын күңелдән Исраил халкының котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыга дога кылам.
[2] Мин шаһитлык итә алам: алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар, әмма бу багышлау дөрес аңлауга нигезләнмәгән.
[3] Аллаһының кешеләрне ни рәвешле аклавын белмәгәнгә алар, үзләренчә акланырга омтылып, Аның хаклык юлына буйсынмадылар.
[4] Мәсих бит – Канунның чиге, шуның белән иман итүче һәркемгә хаклык бирелә.
[5] Канун кушканны үтәп ирешелгән хаклык турында Муса болай дип яза: «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк».
[6] Ә иман аша килгән хаклык турында болай диелә: «Күккә кем менәр? – дип сорама үзеңнән» (Мәсихне алып төшәргә),
[7] яки: «Упкынга кем төшәр? – димә» (Мәсихне үлеләр арасыннан алып чыгарга).
[8] Изге язмада нәрсә диелә соң? «Аллаһы сүзе синең яныңда, телеңдә һәм күңелеңдә». Без игълан итә торган иман турындагы сүз бу.
[9] Гайсәне Хаким дип икърар итсәң һәм Аллаһының Аны үледән терелтүенә йөрәгең белән инансаң, котылачаксың.
[10] Йөрәк белән иман итү Аллаһының хаклыгын бирә, ә иманны тел белән тану – котылу алып килә.
[11] Изге язмада болай диелә: «Аңа ышанган кеше оятка калмас».
[12] Яһүдиләр белән яһүди булмаганнар арасында аерма юк бит, чөнки бер Раббы – барысының да Хакиме. Аңа ялварып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе өчен дә Ул юмарт.
[13] Изге язмада болай дип язылган бит: «Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак».
[14] Әмма ышанмаган килеш ничек итеп Аңа ялварып мөрәҗәгать итә алырлар? Аның хакында ишетмәгән килеш, Аңа ничек иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар?
[15] Әгәр игълан итәргә җибәрелмәгән булса, ничек итеп кем дә булса игълан итә алыр? Изге язмада болай дип язылган: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!»
[16] Әмма Яхшы хәбәрне барысы да кабул итмәде. Ишагыйя болай ди бит: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?»
[17] Шулай итеп, иман – Яхшы хәбәрне ишетүдән, ишетү исә Мәсих турындагы сүз аша килә.
[18] Әмма болай дип сорыйм: әллә Исраил халкы шул хәбәрне ишетмәде микән? Әлбәттә, ишеттеләр: «Аларның тавышы бөтен җир йөзенә, сүзләре дөнья читләренә тарала».
[19] Ул вакытта яңадан сорыйм: әллә Исраил халкы аңламады микән? Беренче булып Муса Аллаһы сүзләрен сөйләп: «Мин халык булмаган кешеләр белән сезне көнләштерермен, томана халык белән ачуландырырмын», – ди.
[20] Ә Ишагыйя Аллаһы сүзләрен тагын да кыюрак итеп әйтә: «Мине эзләмәгәннәр Мине тапты, Миннән ярдәм сорамаганнарга Мин күрендем».
[21] Исраил халкы турында исә: «Мин тыңлаусыз һәм үзсүзле халыкка көне буе кулларымны сузып тордым», – ди.