[1] Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне Аллаһыга яраклы, тере, изге корбан итеп тәкъдим итегез. Бу сезнең Аллаһыга чын гыйбадәтегез булыр.
[2] Бу дөнья гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезне яңартып үзгәрегез. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз.
[3] Миңа бирелгән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз. Һәрберегез, Аллаһы биргән иман күләменчә, аек фикерле булыгыз.
[4] Бердәнбер тәнебездә әгъзалар күп, аларның эшләре төрле-төрле.
[5] Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә һәрберебез икенчебезнең әгъзасы була.
[6] Һәрберебезнең Аллаһы мәрхәмәте белән бирелгән рухи сәләте төрле: пәйгамбәрлек итү сәләте бирелгән кеше иманына күрә пәйгамбәрлек итсен.
[7] Хезмәт итү сәләте бирелгән кеше хезмәт итсен, өйрәтү сәләте бирелгән өйрәтсен.
[8] Башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелгән кеше күңелләрен күтәрсен. Үзенекен башкалар белән уртаклашучы юмарт уртаклашсын, җитәкче тырышып җитәкчелек итсен, шәфкать күрсәтүче шатланып шәфкать күрсәтсен.
[9] Ихлас күңелдән бер-берегезне яратыгыз, яманлыкка нәфрәтләнегез, яхшылыкка тугры булыгыз.
[10] Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, бер-берегезне уздырырга тырышып ихтирам итегез.
[11] Омтылышларыгыз кимемәсен, Изге Рух сездә янып торсын, Хаким Гайсәгә хезмәт итегез.
[12] Өмет итеп сөенегез, михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз.
[13] Мохтаҗ имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз, кунакчыл булыгыз.
[14] Үзегезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз, аларга каргыш түгел, фатиха сорагыз.
[15] Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
[16] Бер-берегез белән килешеп яшәгез, тәкәббер булмагыз, гади кешеләр белән аралашыгыз, үзегезне акыллыга санамагыз.
[17] Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле эшләр кылырга тырышыгыз.
[18] Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез.
[19] Әй, кадерле дусларым, үзегез үч алмагыз, Аллаһының ачуына урын калдырыгыз. Изге язмада болай язылган бит: «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен, – ди Раббы».
[20] Киресенчә, Изге язмада язылганча, «Дошманың ач булса, ашат; сусаган булса, эчәргә бир. Моны эшләп, син аның башына утлы күмер өясең».
[21] Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, яманлыкны яхшылык белән җиң.