Skip to content
Opens in a new window

[1] Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын, чөнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган.

[2] Димәк, хакимлеккә каршы килүче кеше Аллаһы билгеләгәнгә каршы килә, ә каршы килүчеләр үз-үзләрен хөкемгә дучар итәрләр.

[3] Идарә итүчеләр яхшылык эшләүче өчен түгел, яманлык кылучы өчен куркыныч бит. Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшәргә теләсәң, яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар.

[4] Хакимлек итүче, синең мәнфәгатеңне кайгыртып, Аллаһыга хезмәт итә. Яманлык кыласың икән инде, курык! Ул тикмәгә генә кылыч тагып йөрми: Аллаһы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларны Аллаһының ачуына дучар итеп җәза бирә.

[5] Шулай итеп, җәза алудан куркып кына түгел, вөҗдан кушуы буенча да башлыкларга буйсынырга кирәк.

[6] Менә шуның өчен сез салым түлисез дә, чөнки алар, үз хезмәтләрен башкарып, Аллаһыга хезмәт итәләр.

[7] Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: салым тиешлегә – салым, имана тиешлегә имана түләгез, куркырга тиешледән куркыгыз, хөрмәткә лаеклыны хөрмәт итегез.

[8] Бер-берегезне яратудан тыш, беркемгә дә һичнәрсә белән дә бурычлы булып калмагыз, чөнки якынын яратучы Муса канунындагы таләпләрне үтәгән була.

[9] «Зина кылма», «кеше үтермә», «урлашма», «башка берәүнекенә нәфесеңне сузма» дигән һәм барлык башка әмерләр, кыскача бер сүз белән әйткәндә, «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән сүзләр белән аңлатыла.

[10] Мәхәббәт башка кешегә явызлык китерми, шуңа күрә мәхәббәт – Канунның тулысынча үтәлүе ул.

[11] Боларның барысын да эшләгез, чөнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Инде безнең йокыдан уяну сәгате җитеп килә, чөнки иманга килгән вакытыбыздан котылуыбыз якынрак хәзер.

[12] Төн үтеп, көн туып килә. Инде караңгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк.

[13] Сыйлану вә эчкечелек, фәхешлек вә азгынлык, ызгыш-талаш вә көнчелек белән түгел, әдәп белән көн яктысындагыдай гомер итик.

[14] Тормышыгыз белән Хакимебез Гайсә Мәсих идарә итсен, һәм гөнаһлы табигатегезнең азгын нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйлаудан туктагыз.

Паулдан римлыларга хат — Chapters