Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү өчен сайлап куелган, Мәсих Гайсәнең рәсүл булырга чакырылган колы Паулдан сәлам!

[2] Аллаһы Яхшы хәбәрне алдан, Үзенең пәйгамбәрләре аркылы, Изге язмаларда вәгъдә иткән.

[3] Бу Яхшы хәбәрдә Аның Углы турында сөйләнелә. Ул чыгышы белән Давыт нәселеннән булган,

[4] ә изгелек Рухы Аны, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәткә ия Аллаһы Углы дип билгеләгән. Ул – Хакимебез Гайсә Мәсих.

[5] Аның исеме хакына бар халыклар арасындагы кешеләр Аллаһыга иман китерсеннәр һәм буйсынсыннар дип, Аның аркылы мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык.

[6] Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар.

[7] Аллаһының Рим шәһәрендә яшәүче барлык сөеклеләренә, изге булырга чакырылганнарга: Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.

[8] Иң элек Гайсә Мәсих аркылы һәммәгез өчен Аллама рәхмәтләр укыйм, чөнки иманыгыз хакында бөтен дөньяда сөйләнелә.

[9] Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаһы шаһит, Углы хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, Аңа бөтен рухым белән хезмәт итәм.

[10] Аллаһы Үз ихтыяры белән, ниһаять, яныгызга килергә мөмкинлек бирсен иде дип, догаларымда һәрвакыт ялварам.

[11] Сезне бик күрәсем һәм, сезне ныгыту өчен, миңа бирелгән рухи бүләк белән уртаклашасым килә,

[12] ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерә алуыбызны телим.

[13] Имандашлар, сезнең белеп торуыгызны телим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүди булмаган башка халыклар арасындагыдай, сездә дә уңыш җыеп алырга телим.

[14] Мин греклар һәм вәхшиләр, зирәкләр һәм наданнар алдында да бурычлымын.

[15] Шуңа күрә, мин сезгә, Римда яшәүчеләргә дә, Яхшы хәбәрне игълан итәргә атлыгып торам.

[16] Яхшы хәбәрдән оялмыйм, һәр иман итүчегә, башта яһүдигә, аннары яһүди булмаганга да котылу өчен, Аллаһының кодрәте бит ул.

[17] Бу Яхшы хәбәрдә Аллаһының кешеләрне иман аша һәм бары тик иман аша гына аклавы ачыклана. Изге язмада язылганча: «Иман аша акланган кеше яшәячәк».

[18] Яманлык кылып, хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртөрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара.

[19] Аллаһы хакында белергә мөмкин булган һәрнәрсә алар өчен ачык, аны Аллаһы ачып бирде бит.

[20] Галәм барлыкка китерелгәннән бирле, Аллаһының күренмәгән сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Үзе барлыкка китергән нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла. Шулай икән, ул кешеләрнең акланырга нигезе юк.

[21] Аллаһыны белсәләр дә, алар Аны, Аллаһы итеп, тиешенчә данламадылар һәм Аңа шөкер итмәделәр. Киресенчә, буш уйларга бирелделәр, һәм аларның аңларга теләмәгән йөрәкләрен караңгылык каплады.

[22] Үзләрен зирәккә санап, алар ахмакландылар

[23] һәм үлемсез Аллаһының данын фани кешеләр, кошлар, дүрт аяклылар һәм сөйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырдылар.

[24] Шунлыктан Аллаһы аларны үзләренең азгын теләкләре белән бозыклык карамагына тапшырды, алар тәннәрен үз араларында мәсхәрә итә башладылар.

[25] Аллаһы хакыйкатен ялган белән алыштырдылар һәм Яратучыга түгел, яратылганга табындылар, хезмәт иттеләр. Яратучыга исә мәңгегә дан булсын. Амин.

[26] Шул сәбәптән Аллаһы аларны хурлыклы нәфесләргә дучар итте: хатыннары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алыштырды.

[27] Ирләр дә шулай: хатын-кыз белән табигый якынлык кылу урынына, бер-берсенә карата җенси теләк белән янып, ирләр ирләр белән рисвайлык кылдылар һәм, юлдан язулары өчен, үз-үзләрендә тиешле җәзаларын алдылар.

[28] Шулай итеп, Аллаһыны тануны мөһим дип исәпләмәгәнгә, Аллаһы аларны бозык уйлары иркенә тапшырды, һәм алар эшләнергә тиеш түгел гамәлләр кылалар.

[29] Аларның күңелләре һәртөрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар көнчелек, кеше үтерү теләге, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр,

[30] яла ягучылар, Аллаһыдан нәфрәтләнүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагать күрсәтмәүчеләр,

[31] акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар һәм рәхимсезләр, мәрхәмәтсезләр.

[32] Алар мондый нәрсәләрне эшләүчеләрнең Аллаһының гадел хөкеме буенча үлемгә лаек булуларын беләләр; әмма шуларны эшләп кенә калмыйлар, шулай эшләүчеләрне хуплыйлар да.

Паулдан римлыларга хат — Chapters