Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуңа күрә, иман белән аклану алгач, Хакимебез Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мөнәсәбәте урнаша.

[2] Хәзер без ия булган мәрхәмәткә Мәсих аша иман белән мөмкинлек ачылды һәм без Аллаһы данын уртаклашырбыз дигән өмет белән мактанабыз.

[3] Моның белән генә түгел, михнәт чигүләребез белән дә мактанабыз, чөнки михнәт чигүләр – чыдамлык,

[4] чыдамлык тотрыклылык тудыра, ә тотрыклылык өмет хасил итүен беләбез.

[5] Ә өмет алдамый, чөнки Аллаһы Үзенең мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йөрәкләребезгә мул итеп яудырган.

[6] Без әле ярдәмгә мохтаҗ булганда, Аллаһы билгеләгән бер вакытта Мәсих имансызлар өчен үлде.

[7] Кем дә булса хәтта тәкъва кеше хакына үләргә теләр микән? Хәер, игелекле кеше хакына, бәлки, кемнең дә булса үләргә җөрьәт итүе мөмкин.

[8] Әмма Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итте: Мәсих гөнаһлы чагыбызда ук безнең хакка үлде.

[9] Һәм инде хәзер, Үз каны белән аклаганнан соң, әлбәттә, Ул безне Аллаһы ачуыннан коткарачак.

[10] Аллаһыга дошман булган вакытыбызда Углының үлеме аркылы Аның белән татулашканбыз икән, инде бигрәк тә хәзер татулашкан хәлдә Углының тормышы белән котылачакбыз.

[11] Әле бу гына да түгел, Аллаһы белән Хакимебез Гайсә Мәсих аша мактанабыз, Аның аша без хәзер бу татулыкны алдык та!

[12] Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, барлык кешеләр үлемгә ия булды, чөнки һәммәсе гөнаһ кылды.

[13] Инде Канун булганга кадәр дә дөньяда гөнаһ бар иде; әмма Канун булмаган урында берәүнең дә гөнаһы исәпкә алынмый.

[14] Шулай да, Адәмнән алып Муса пәйгамбәргә кадәр, Аллаһының тыюын бозып, Адәмдәй гөнаһ кылмаганнар белән дә үлем хакимлек иткән. Адәм, ниндидер бер мәгънәдә, килергә тиешле Затның үрнәге булып торган.

[15] Әмма Аллаһының бүләк ителгән мәрхәмәтен гөнаһ белән чагыштырып булмый. Бер кешенең гөнаһы күпләрне үлемгә китергән икән, Аллаһының мәрхәмәте һәм бер Кеше – Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте белән бирелгән бүләк күпләргә бигрәк тә мул бирелә.

[16] Аллаһы бүләген бер кеше кылган гөнаһның нәтиҗәсе белән чагыштырып булмый. Бер җинаять «гаепле!» дигән хөкем карары китереп чыгарды, ә Аллаһының мәрхәмәте белән бирелгән бүләк, бик күп җинаятьләр булуга карамастан, аклану алып килде.

[17] Әгәр бары тик бер кешенең җинаяте аркасында үлем хакимлек иткән икән, бигрәк тә бер Кеше – Гайсә Мәсих аша Аллаһының мул мәрхәмәтен һәм бүләк буларак Аның аклавын кабул итүчеләр тормышта хакимлек итәчәк.

[18] Шулай итеп, берәүнең җинаяте барлык кешеләргә «гаепле!» дигән хөкем чыгарган сыман, икенче Берәүнең хак гамәле һәммәсенә аклану һәм тормыш алып килде.

[19] Бер кешенең буйсынмавы аркасында күпләр гөнаһлы булгандай, икенче Берәүнең итагатьлелеге белән күпләр Аллаһы тарафыннан акланачак.

[20] Канун исә, җинаять артсын дип, кертелгән. Әмма гөнаһ күбәйгән җирдә Аллаһының мәрхәмәте тагын да арткан.

[21] Димәк, гөнаһ кешеләр белән хакимлек иткән һәм аларны үлемгә китергән сыман, Аллаһының мәрхәмәте дә хаклык белән хакимлек итәр һәм Хакимебез Гайсә Мәсих аркылы мәңгелек тормышка китерер.

Паулдан римлыларга хат — Chapters