[1] Әй, син, башкаларны хөкем итүче адәм, үзеңне аклап, һичнәрсә әйтә алмыйсың: башкаларны хөкем итеп, үзеңне дә хөкемгә дучар итәсең, чөнки син үзең дә шул ук гамәлләрне кыласың бит.
[2] Без беләбез: андый эшне эшләүчеләр өчен Аллаһының хөкеме гадел.
[3] Әй, син, адәм, андый гамәл кылучыларны хөкем итәсең, ә үзең шул ук эшләрне эшлисең! Әллә син Аллаһы хөкеменнән качып котылырмын дип уйлыйсыңмы?
[4] Аллаһының игелеклелеге сине тәүбәгә китерәчәген аңламыйча, чиксез игелеге, сабырлыгы һәм түземлеген санламыйсыңмы әллә?
[5] Син кире булганга һәм йөрәгең тәүбә итәргә теләмәгәнгә күрә, Аллаһының гадел хөкеме билгеле булачак ачу көнендә башыңа төшәчәк җәзаңны җыясың.
[6] Аллаһы һәркемгә эшләренә карап түләр:
[7] сабырлык белән игелекле эшләр кылып, данга, хөрмәткә һәм үлемсезлеккә омтылучыларга Ул мәңгелек тормыш бирә.
[8] Ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча, явызлык артыннан баручылар өстенә Аллаһы Үз ачуын һәм ярсуын төшерәчәк.
[9] Явызлык кылучы һәркемгә – башта яһүдигә, аннары яһүди булмаганга – михнәт һәм газап булачак.
[10] Ә игелек кылучы һәркемне – башта яһүдине, аннары яһүди булмаганны – дан, хөрмәт һәм иминлек көтә,
[11] чөнки Аллаһы һәркемгә бертигез карый.
[12] Муса кануны булмыйча, гөнаһ кылганнар шул хәлдә һәлак булачаклар да; ә инде Канунны белә торып гөнаһ кылганнар Канун буенча хөкем ителәчәкләр.
[13] Аллаһы Канунны ишетүчеләрне түгел, аны үтәүчеләрне Үз каршында акланган дип игълан итәчәк.
[14] Мәҗүсиләрнең Кануны юк бит, ләкин алар Канун таләп иткәнне табигый сиземләүләре белән башкарганда, канунсыз да үзләренә үзләре Канун булалар.
[15] Бу исә Канун таләпләренең йөрәкләренә язылганлыгын күрсәтә. Моны вөҗданнары да раслый – уй-фикерләре кайвакыт аларны гаепли, ә кайвакыт хәтта яклый да.
[16] Мин сөйли торган Яхшы хәбәр буенча, Аллаһы кешеләрнең серләрен Мәсих Гайсә аркылы хөкем итәсе көнне моның һәммәсе булачак.
[17] Менә син үзеңне яһүди дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһы белән мактанасың,
[18] Кануннан өйрәнеп, Аллаһының ихтыярын һәм яманнан яхшыны аера беләсең.
[19] Син үзең сукырларның юл күрсәтүчесе, караңгылыктагылар өчен яктылык,
[20] наданнарның остазы, тәҗрибәсезләрнең укытучысы булуыңа ышанасың, чөнки белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерүче Канунны беләсең.
[21] Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы?
[22] «Зина кылма» дисең, ә үзең зина кыласыңмы? Потлардан җирәнәсең, ә үзең аларның табыну урынын талыйсыңмы?
[23] Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисеңме?
[24] Изге язмада язылганча, «мәҗүсиләр Аллаһы исемен сезнең аркада хурлыйлар».
[25] Канунны үтәсәң, сөннәтле булуың файдалы; ә инде син аны бозасың икән, ул чакта сөннәткә утыртылмагандай буласың.
[26] Шулай булгач, сөннәтсез кеше Канун кагыйдәләрен үтәсә, ул сөннәткә утыртылган булып саналмасмы?
[27] Тышкы яктан сөннәтсез, әмма Канунны үтәүче кеше, сине – язылган Канунга һәм сөннәтлелеккә ия кешене Канунны бозган өчен хөкем итәр.
[28] Тышкы яктан гына яһүди булган – чын яһүди түгел, һәм тәндәге сөннәтләнү генә чын сөннәт түгел әле.
[29] Эчке яктан яһүди булган гына чын яһүдидер, һәм язылган Канун түгел, ә Изге Рух китергән, йөрәк түрендә булган сөннәт кенә чын сөннәттер. Мондый яһүдигә мактау кешеләрдән түгел, Аллаһыдан килә.