Skip to content
Opens in a new window

[1] Беркөн Давыт: – Шаул гаиләсеннән кем дә булса исәнме әле? Мин аңа Йонатан хакына игелек кылыр идем, – диде.

[2] Шаул йортында Сиба исемле хезмәтчеләр башлыгы бар иде. Аны Давыт янына чакырып китерделәр, һәм патша аңардан: – Сиба атлы кеше син буласыңмы? – дип сорады. – Мин ул, синең колың, – дип җаваплады теге.

[3] – Шаул гаиләсеннән тагын кем дә булса исәнме? – дип сорады Давыт. – Мин аңа Аллаһы мәрхәмәтенә тиң мәрхәмәт күрсәтердәй берәрсе бармы? – Йонатанның ике аягына да аксак углы бар, – дип җавап кайтарды Сиба.

[4] – Кайда ул? – дип сорады аңардан патша. – Ло-Дебарда ул, Аммиел углы Макир гаиләсендә, – диде Сиба.

[5] Шуннан Давыт үзенең кешеләрен Ло-Дебарга юллап, алар Аммиел углы Макир гаиләсеннән Йонатанның углын алып кайттылар.

[6] Шаулдан туган Йонатанның углы Мепибошет, Давыт янына килеп, йөзе белән җиргә капланды. – Мепибошет! – дип дәште аңа Давыт. – Мин ул, синең колың, – дип җаваплады теге.

[7] – Курыкма, – диде аңа Давыт, – атаң Йонатан хакына мин сине мәрхәмәтемнән аермам, бабаң Шаулның бөтен басу-кырларын мин сиңа кире кайтарырмын, һәм син һәрвакыт минем табынымнан ризыкланырсың.

[8] Мепибошет, башын иеп, болай диде: – Миңа, эт үләксәсенә тиң затка, шулай игелек күрсәтергә кем әле мин ул кадәр?!

[9] Аннары патша, Шаул хезмәтчесе Сибаны чакырып: – Шаулның һәм аның гаиләсенең барлык мал-мөлкәтен әфәндең Шаул оныгына тапшырам.

[10] Димәк ки, әфәндеңнең оныгы ризыктан өзелмәсен өчен, син үзең, синең угылларың вә хезмәтчеләрең Мепибошетның җирен эшкәртергә һәм уңышны җыеп алырга тиеш булырсыз; әфәндеңнең оныгы Мепибошет үзе һәрвакыт минем табынымнан ризыкланыр, – диде. Әлеге Сибаның унбиш углы һәм егерме хезмәтчесе бар иде.

[11] Патшага Сиба: – Синең колың патша әфәнденең боерыгын җиренә җиткереп үтәр, – дип җаваплады. Шулай итеп, Мепибошет, патша углы кебек, Давыт өстәленнән тукланды.

[12] Мепибошетның Микә исемле кечкенә углы бар иде. Сиба йортында яшәүчеләрнең һәммәсе Мепибошетның хезмәтчеләре саналды.

[13] Ике аягына да аксак Мепибошет Иерусалимдә яшәде һәм һәрвакыт патша белән бер табыннан тукланды.

Патшалар (икенче китап) — Chapters