[1] Исраилдәге бөтен ыруглар җыелышып Давыт янына Хебрунга килделәр һәм: – Без синең белән бер җан, бер тәндер, – диделәр.
[2] – Әүвәле, безнең өстән Шаул патшалык иткән вакытларда, безне әйдәп сугышларга син алып бардың һәм Исраилне, яу кырыннан алып чыгып, кабат өенә син алып кайттың. Раббы: «Син халкым Исраилнең көтүчесе булырсың һәм Исраил өстеннән идарә итәрсең», – диде сиңа.
[3] Исраилнең барча өлкәннәре патша янына Хебрунга килгәч, Давыт патша алар белән Раббы каршында килешү төзеде; һәм өлкәннәр Давытны, зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләделәр.
[4] Патша тәхетенә утырганда Давытка утыз яшь иде; һәм ул кырык ел дәвамында патшалык итте.
[5] Шуның җиде ел да алты аен, Яһүдә белән идарә иткән чорын, Хебрунда уздырды, бөтен Исраил вә Яһүдә белән идарә иткән утыз өч елы исә аның Иерусалимдә үтте.
[6] Бервакыт патша үзенең кешеләре белән Иерусалимгә, шул илдә яшәүче явүсиләргә каршы яуга кузгалды, әмма явүсиләр Давытка: – Син бирегә керә алмассың, сине хәтта сукыр вә аксаклар да куып җибәрә алыр, – диде. Алар «Давыт бирегә аяк баса алмас!» дигән уйда иделәр.
[7] Ләкин Давыт Сион кирмәнен яулап алды, һәм әлеге ныгытма Давыт шәһәренә әйләнде.
[8] Ул көнне Давыт үзенең кешеләренә: – Явүсиләргә каршы көрәшкә кузгалган һәр сугышчы Давытның аксак вә сукыр дошманнарының җанын кыярга тиеш, – дип әйтеп куйды. Шуңа күрә халыкта «Аксак вә сукыр адәмнәр Аллаһы йортына керә алмас!» дигән гыйбарә яши.
[9] Шуннан Давыт, әлеге ныгытмада яши башлап, аны Давыт шәһәре дип атады; аннары Милло кирмәненнән башлап шәһәр үзәгенә кадәр бар җирне ныгытып чыкты.
[10] Давыт зур уңышларга ирешеп, аның көч-гайрәте һаман арта барды, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы һәрчак Давыт янында булды.
[11] Сур патшасы Хирам үзенең илчеләрен, шулай ук төзелеш өчен эрбет агачы, балта осталарын һәм ташчыларын Давыт янына җибәреп, алар аңа сарай җиткереп бирделәр.
[12] Давыт шуны аңлады ки, Раббы аны Үзенең халкы исраилиләр хакына Исраил патшасы итеп билгеләгән һәм патшалыгының дәрәҗәсен югары күтәргән булырга тиеш.
[13] Хебруннан китеп, Давыт Иерусалимдә дә үзенә кәнизәкләр вә хатыннар алды. Аның тагын да угыл-кызлары туды.
[14] Иерусалимдә дөньяга килгән балаларының исемнәре мондыйдыр: Шаммуа, Шобаб, Натан, Сөләйман,
[15] Ибхар, Элишуа, Непег, Япиа,
[16] Элишама, Эльяда һәм Элифелет.
[17] Давытка май сөртеп, Исраил патшасы итеп куюларын белгәч, пелештиләр Давытны эзләргә тотындылар. Бу хакта ишетеп, Давыт үзенең кирмән-ныгытмасына юнәлде.
[18] Пелештиләр, килеп, Рефаим үзәненә тупландылар.
[19] Шулчак Давыт: – Пелештиләргә каршы чыгаргамы миңа? Аларны минем кулга тапшырырсыңмы? – дип, Раббысына мөрәҗәгать итте. – Бар, каршы чык, мин пелештиләрне синең кулга тапшырачакмын, – диде Давытка Раббы.
[20] Давыт Багал-Перасим тарафына кузгалды һәм пелештиләрне шунда тар-мар китерде. – Су ташкыны буаны җимергән кебек, Раббы да минем каршыда торган дошманнарны таратып-туздырып ташлады, – диде Давыт. Шуңа күрә әлеге урынга соңыннан Багал-Перасим дип исем куштылар.
[21] Пелештиләр үзләренең пот-сыннарын шунда ташлап калдырдылар, ә Давыт үзенең кешеләре белән аларны алып китте.
[22] Күпмедер вакыттан соң пелештиләр кабат әйләнеп килделәр һәм Рефаим үзәнендә тупландылар.
[23] Давыт тагын сорау белән Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Ул аңа: – Дошманның каршысына барма, әйләнеп, бәлзәм агачлыгы ягыннан артларыннан бәр.
[24] Бәлзәм агачларының очлары шаулый башлагач, һөҗүмгә күч; димәк, Пелешет гаскәрләрен тар-мар итәргә синең алдан Раббы Үзе бара дигән сүз бу, – диде.
[25] Раббы ничек кушса, Давыт шулай эшләде. Нәтиҗәдә Давыт пелештиләрне Гебадан Газерга җиткәнче юл буе кырып барды.