Skip to content
Opens in a new window

[1] Давыт тау башыннан бераз төшүгә, аның каршысына көтмәгәндә пар ишәгенә ике йөз данә көлчә, йөз бәйләм йөзем, йөз бәйләм инҗир һәм бер турсык шәраб төягән Мепибошет хезмәтчесе Сиба килеп чыкты.

[2] – Нәрсәгә болар? – дип сорады патша аңардан. – Ишәкләргә патша атланып йөрер, икмәк һәм җимеш гаскәриләргә ризык булыр, шәрабны исә чүл кичкәндә хәле киткән кешеләр эчәр, – дип җавап кайтарды Сиба.

[3] – Синең әфәндеңнең углы кая? – дип сорады аңардан патша. – Иерусалимдә калды ул, «Менә хәзер исраилиләр атам тәхетен миңа кайтарырлар», – дип өметләнә, – диде Сиба.

[4] Шунда патша Сибага: – Моңарчы Мепибошетныкы саналган бөтен мал-мөлкәт синеке булыр, – диде. Сиба, башын иеп: – Әфәндем патша киләчәктә дә һәрдаим миннән канәгать булса иде, – диде.

[5] Давыт патша Бахурим шәһәренә якынлашып килгәндә, аның каршысына Шаулга туган тиешле Гера углы Шымгый килеп чыкты да Давыт һәм аның түрәләренең уң вә сул ягыннан килүче гаскәриләргә таш ата-ата, яман телләнеп артларыннан иярде.

[7] – Кит биредән, кит, катыйль, адәм актыгы! – дип кычкыруында булды ул. –

[8] Шаул урынына тәхеткә менеп утырган өчен, Шаул гаиләсенең каны өчен Раббы синнән үч ала. Раббы әнә патшалыкны Абшалумга, синең углыңа тапшырды. Явыз кеше булганга шушы бәлагә тарыдың син!

[9] Шулчакны Сәрүя углы Әвишәй: – Ни өчен эттән туган бу нәрсә минем әфәндем патшаны яманлый?! Барып, башын кыеп төшерергә рөхсәтеңне бир, – дип, патшага мөрәҗәгать итте.

[10] – Сезнең эшегез түгел бу, Сәрүя угыллары. Әгәр Раббы аңа Давытны яманларга кушкан икән, «Ник син алай эшлисең?» – дип, аны кем туктата алыр?! – диде Давыт.

[11] Аннары Әвишәйгә һәм үзенең барлык хезмәтчеләренә мөрәҗәгать итеп: – Әгәр минем орлыктан туган углым минем җанны кыярга ниятли икән, Беньямин ыругыннан булган әлеге адәмнән нәрсә көтәргә кала?! – дип өстәде. – Тимәгез аңа, яманлый бирсен, Раббы шулай кушкандыр.

[12] Бәлки, Раббы, минем бүгенге кимсетелүемне күреп, миңа Үзенең фатихасын күндерер.

[13] Шул рәвешле, Давыт һәм аның кешеләре үз юлында булды, Шымгый исә Давыт ягына таш һәм тузан ата-ата, яман телләнеп тау бите буйлап аларга ияреп барды.

[14] Патша һәм аның белән булган бар халык, арып-талып Үрдүн буена килеп җиткәннән соң, хәл алырга туктады.

[15] Абшалум исә үзенә ияргән исраилиләр белән бергә Иерусалимгә аяк басты; Ахитофел да аның янәшәсендә булды.

[16] Шулвакыт Давытның дусты әрки Хушай, Абшалум янына килеп: – Яшәсен патша! Яшәсен патша! – диде.

[17] – Шушымы инде дустыңа булган тугрылыгың? Ни өчен син дустың белән китмәдең? – диде аңа Абшалум.

[18] – Юк, Раббы вә шушы халык – бар Исраил сайлаган кеше яклы мин. Мин биредә калам, – дип җавап бирде Хушай Абшалумга. –

[19] Давыт углына хезмәт итмичә, кемгә хезмәт итим мин?! Атаңа ничек хезмәт иткән булсам, сиңа да шулай ук хезмәт күрсәтермен.

[20] – Киңәшеңне бир, нишләргә безгә? – дип сорады шунда Абшалум Ахитофелдан.

[21] – Атаң йортны карарга кәнизәкләрен калдырды, син шулар белән йокла, – дип киңәш бирде аңа Ахитофел, – шул чакны атаңда сиңа карата нинди нәфрәт уянганын бөтен Исраил халкы ишетер, һәм синең тарафдарларың ышанычлы ярдәмчеңә әйләнер.

[22] Шуннан сарай түбәсе өстендә Абшалум өчен чатыр кордылар, һәм ул бөтен Исраилнең күз алдында атасының кәнизәкләре янына керде.

[23] Ул заманда Ахитофел биргән киңәшләр Аллаһыдан иңгән үгет-нәсыйхәт кебек саналып, аның һәр киңәше Давыт өчен дә, Абшалум өчен дә гаять әһәмиятле иде.

Патшалар (икенче китап) — Chapters