Skip to content
Opens in a new window

[1] Давыт углы Абшалумның Тамар исемле бик чибәр сеңлесе булып, шул кызга Давыт углы Амнунның гыйшкы төште.

[2] Үзенең туганы Тамарны уйлап, Амнун тәмам авыруга сабышты; чөнки гыйффәтле Тамарга кагылу Амнун өчен мөмкин булмастай эш тоела иде.

[3] Амнунның Йонадаб исемле дусты бар иде. Ул, Давытның абыйсы Шимганың углы булып, бик хәйләкәр адәм иде.

[4] Беркөн шул егет Амнунга болай диде: – Ни сәбәпле син, патша углы, көннән-көн ябыгасың? Шуны әйтмәссеңме? – Энем Абшалумның сеңлесе Тамарны яратам мин, – дип җавап бирде аңа Амнун.

[5] Шуннан Йонадаб аңа мондый киңәш бирде: – Урын өстенә менеп ят та авыруга сабыш; атаң хәлеңне белешергә килгәч, аңа: «Кыз туганым Тамар, яныма килеп, мине ашатсын; минем күз алдымда ризык әзерләгәнен карап торып, аның кулыннан ашар идем», – дип әйт.

[6] Амнун урын өстенә менеп ятты да авыруга сабышты; патша аның хәлен белергә дип килгәч, Амнун аңа: – Кыз туганым Тамар, килеп, минем күз алдымда бер-ике көлчә пешерсен, мин аның кулыннан ашар идем, – диде.

[7] Шуннан Давыт, Тамар йортына кеше җибәреп: «Туганың Амнун өенә барып, аңа ризык хәстәрләп бир», – дип әйттерде.

[8] Тамар үзенең ир туганы Амнун янына юнәлде. Ул кергәндә, Амнун урын өстендә ята иде. Тамар, он алып, камыр изде, аның күз алдында ясап, көлчә пешерде.

[9] Көлчәләрне, табадан алып, каршына китереп куйды, әмма Амнун ризыктан баш тартып: – Барсы да бүлмәдән чыксыннар, – диде. Бүлмәдәгеләрнең һәммәсе чыгып беткәч,

[10] Амнун Тамарга болай диде: – Ризыкны эчке бүлмәгә керт тә мин шунда синең кулыңнан ашармын. Шуннан Тамар үзе пешергән көлчәләрне алды да ир туганы Амнунга эчке бүлмәгә кертеп бирде.

[11] Каршысына көлчәләрне китереп куйгач, Амнун аны эләктереп алды да: – Кил, минем яныма ят, – диде.

[12] Ләкин Тамар аңа каршы килеп: – Юк, туганым, намусыма кагылма минем! Исраил җирендә мондый кабахәтлек кылынырга тиеш түгел, акылыңа кил! – диде. – Шундый мәсхәрәдән соң мин кая барыйм?! Сине дә Исраил җирендә тилегә чыгарырлар. Патша белән сөйләшеп кара, мине сиңа бирергә каршы килмәс ул.

[14] Әмма Амнун аның сүзләренә колак салмады, кыздан көчлерәк булганга, аны мәсхәрә итте – аның белән ятты.

[15] Ләкин соңыннан Амнун күңелендә кызга карата коточкыч нәфрәт уянды, әлеге нәфрәт моңарчы кызга булган мәхәббәттән берничә тапкыр көчлерәк иде. – Тор, кит биредән! – диде аңа Амнун.

[16] – Юк, кума мине, – дип ялварды Тамар, – син миңа бер әшәкелек эшләдең инде, мине куып, тагын да зуррак явызлыкка барасың! Ләкин Амнун аны тыңларга да теләмәде, хезмәтчесен чакырып китереп: – Бу хатынны биредән куып чыгар да артыннан ишекне бикләп куй! – дип боерды.

[18] Патшаның гыйффәтле кызлары кия торган озын җиңле күлмәк кигән Тамарны хезмәтче өйдән куып чыгарды һәм артыннан ишекне бикләп куйды.

[19] Шуннан Тамар башына көл сипте дә, өстендәге чуар киемнәрен ерткалап, куллары белән башын тоткан килеш кычкырып елый-елый китеп барды.

[20] – Синең белән ир туганың Амнун булдымы? – дип сорады аңардан абыйсы Абшалум. – Тынычлан, сеңлем, ул – синең туганың, бу кадәр бетеренмә. Шуннан Тамар ялгызы гына абыйсы Абшалум йортында яшәп калды.

[21] Бу хакта ишеткәч, Давыт патшаның бик нык ачуы чыкты.

[22] Абшалум исә ни яхшыдан, ни яманнан Амнунга бер сүз катмады, чөнки, сеңлесе Тамарны мәсхәрәләгән өчен, Амнунга булган нәфрәте чик-чамасыз иде.

[23] Ике ел вакыт үтеп, Эфраим каласы янындагы Багал-Хатсорда сарык йоны кыркыр вакыт җиткәч, патшаның барлык угылларын Абшалум үзенә кунакка чакырды.

[24] Абшалум, патша хозурына килеп: – Бүген синең колың йортында сарык йоны кыркыйлар, патша үзе һәм аның түрәләре мин колың белән барса иде, – диде.

[25] Әмма патша, Абшалумга каршы килеп: – Юк, углым, без, җыйнаулашып барып, сине мәшәкатьләмик, – диде патша. Абшалум ни гозерләп сораса да, патша, хәер-фатихасын күндереп, аңа барудан баш тартты.

[26] – Алайса безнең белән абыем Амнун барсын, – диде аңа Абшалум. – Нигә синең белән барырга тиеш ул?! – дип сорады патша.

[27] Әмма Абшалум һаман шулай кыстагач, Амнунга һәм бөтен патша угылларына Абшалум белән барырга патша рөхсәт итте.

[28] Абшалум исә үзенең хезмәтчеләренә: – Амнуннан күз алмагыз; ул, шәраб эчеп, кәефләнеп китүгә, мин сезгә: «Амнунга һөҗүм итегез!» – дип әйтермен, һәм сез аны үтерерсез. Курыкмагыз, мин сезгә шулай боерам, кыю һәм батыр булыгыз! – диде.

[29] Абшалумның хезмәтчеләре, хуҗасы ничек кушса, шулай эшләделәр: алар Амнунның җанын кыйдылар. Патшаның башка угыллары исә урыннарыннан торды да һәркайсы, үз качырына атланып, тизрәк качу ягын карады.

[30] Патша угыллары әле юлда чакта ук Давытка «Патшаның барлык угылларын Абшалум үтереп бетерде, аларның берсе дә исән калмады» дигән хәбәр килеп иреште,

[31] һәм патша, урыныннан кузгалып, өстендәге киемнәрен ертты да җиргә капланды; аңа карап, янәшәсендәге хезмәтчеләр дә өс киемнәрен ерттылар.

[32] Ләкин Давытның абыйсы Шимга углы Йонадаб аңа: – Патшаның бөтен угылларын да үтереп бетергәннәр дип уйламасын әфәндем, бары Амнун гына вафат, сеңлесен мәсхәрәләгән көннән бирле Абшалум аны үтерергә ниятләп йөри иде, – диде.

[34] Бу вакытта инде Абшалум качып киткән иде. Шәһәр капкасы янында сакта торучы егет башын күтәреп карады һәм тау битендәге юл буйлап түбән таба төшеп килүче зур бер төркемне күреп алды.

[35] Йонадаб шунда патшага: – Әнә, патша угыллары кайтып килә, колың ничек әйткән булса, нәкъ шулай килеп чыкты, – диде.

[36] Ул шулай дип әйтеп бетерүгә, патша угыллары кайтып җиттеләр һәм кычкырып еларга тотындылар. Патша үзе дә, аның хезмәтчеләре дә ачы күз яшьләре түкте.

[37] Абшалум, шулай итеп, үзенең бабасы хозурына – Гәшүр патшасы булган Аммихуд углы Талмай янына качты һәм өч ел буе шунда яшәде. Давыт исә углы Амнунны югалту кайгысыннан һаман елап-сыктавында булды.

[39] Әмма вакыт узган саен, аның йөрәге Абшалум хакында ныграк борчылды, чөнки, Амнунның әҗәленнән соң, ул инде тынычлана төшкән иде.

Патшалар (икенче китап) — Chapters