Skip to content
Opens in a new window

[1] Шулай беркөн Абшалумга мөрәҗәгать итеп Ахитофел: – Унике мең кеше сайлап алып, бүген төнлә Давыт артыннан куа чыгарга рөхсәт ит, – диде. –

[2] Мин аның арган-талган, ихтыяры сынган вакытын туры китереп һөҗүм итәрмен дә куркуга салырмын, һәм аның белән булган кешеләр кайсы кая таралышып беткәч, патшаны үтерермен.

[3] Шул рәвешле мин әлеге кешеләрнең барысын синең кул астына тапшырырмын. Син үтерергә теләгән кеше вафат булгач, бөтен халык тынычлыкта калыр.

[4] Бу ният Абшалумның үзенә дә, Исраил өлкәннәренең дә күңеленә хуш килде.

[5] Ләкин Абшалум: – Әрки Хушайны чакырыгыз, тыңлап карыйк, ул ни әйтер икән, – диде.

[6] Хушай аның хозурына килде, һәм Абшалум Хушайга болай диде: – Ахитофел менә болай ди; ул кушканны эшликме? Әгәр аныңча эшләмәсәк, син нинди киңәш бирерсең?

[7] – Ахитофелның киңәше бу юлы бик шәпләрдән түгел, – диде Хушай Абшалумга

[8] һәм сүзен дәвам итте: – Син атаңны да, аның кешеләрен дә яхшы беләсең: алар кыю вә баласыннан аерылган ана аю сыман яман ачулы. Моңардан тыш, синең атаң – тәҗрибәле сугышчы: төн кунарга ул үзенең кешеләре белән калмас.

[9] Хәзер ул, мөгаен, берәр мәгарәгә яисә башка бер урынга кереп яшеренгәндер. Әгәр атаң беренче булып синең кешеләреңә һөҗүм итсә, халык бу хакта ишетеп: «Абшалум яклы кешеләр җиңелгән икән», – дияр.

[10] Ул чагында арыслан йөрәкле батыр сугышчылар да төшенкелеккә бирелер, чөнки атаңның да, аның гаскәриләренең дә нинди гайрәтле сугышчылар булуы бөтен Исраилгә мәгълүмдер.

[11] Шуңа күрә миннән сиңа киңәш шул: Даннан алып Беер-Шебага кадәр бөтен Исраил синең яныңа җыелсын; халык диңгез ярындагы ком бөртеге сыман күп булыр, һәм аларны көрәшкә син үзең алып барырсың.

[12] Әнә шул чагында без Давытка каршы яуга күтәрелербез һәм, ул кайда булуга карамастан, җирне тоташ томалап алган чык сыман аның өстенә ябырылырбыз – ул үзе дә, аның белән булган кешеләрнең дә берсе-бер исән калмас.

[13] Әгәр инде ул кайсы да булса шәһәргә кереп качарга уйласа, бөтен Исраил шул шәһәр янына арканнарын алып килеп, әлеге шәһәрне елгага сөйрәп төшерербез, аңардан бер генә таш әсәрен дә калдырмабыз.

[14] Абшалум һәм бөтен исраилиләр әрки Хушайның киңәшен Ахитофел биргән киңәштән яхшырак дип таптылар. Шул рәвешле, Раббы, Абшалумны бәлагә салыр өчен, Ахитофел биргән яхшы киңәшне кабул иттермәде.

[15] Аннары Хушай: – Абшалумга һәм Исраил өлкәннәренә Ахитофел болай дип киңәш иткән иде, мин исә менә мондый киңәш бирдем, – дип, руханилар Садыйк белән Абъятарга хәбәр җиткерде. –

[16] Ә хәзер, – дип өстәде ул, – тизрәк Давыт янына кеше җибәрегез һәм аңарга: «Бүген төн кунарга кичү янында чүлдә калма, ничек кенә булса да елга аръягына чыгарга кара, югыйсә үзең дә, яныңдагы бар халык та һәлак булырга мөмкин», – дип әйтегез.

[17] Рухани угыллары Йонатан белән Ахимагас, Рогел инеше янында туктап, хәбәр көтеп калдылар, чөнки аларга шәһәрдә күзгә чалынырга ярамый иде. Хезмәтче хатын хәбәр китергәч, алар Давыт патшаны кисәтергә тиеш иделәр.

[18] Ләкин бер үсмер, аларны күреп калып, Абшалумга җиткерде; әмма егетләр качып өлгерделәр һәм, Бахуримга килеп, бер кешенең ишегалдында коега төшеп яшеренделәр.

[19] Әлеге кешенең хатыны, читтән караганда берни сизелмәслек итеп, кое авызына җәймә чыгарып җәйде дә җәймә өстенә ашлык таратты.

[20] Абшалум хезмәтчеләре, әлеге хатын янына өйгә кереп: – Ахимагас белән Йонатан кайда? – дип сорадылар. Хатын аларга: – Кичү аша елга аръягына чыгып киттеләр, – дип җавап кайтарды. Абшалум хезмәтчеләре әлеге егетләрне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Иерусалимгә әйләнеп кайттылар.

[21] Алар китүгә, егетләр, коедан чыгып, Давыт патшаны кисәтергә ашыктылар. – Тизрәк елга аръягына чыгыгыз, чөнки Ахитофел сезнең хакта шундый-шундый киңәшләр бирде, – диде алар патшага.

[22] Давыт һәм аның янындагы кешеләр тиз генә җыендылар да, Үрдүнне кичеп, елга аръягына чыктылар – таңга кадәр һәммәсе теге якка чыгып беткән иде инде.

[23] Ахитофел исә, аның киңәшенә колак салмауларын күреп, ишәгенә атланды да үз шәһәренә таба юл алды. Кайтып җиткәч, гаиләсенә васыятен калдырды һәм үз-үзенә кул салды – асылынып үлде. Аны ата-бабалары төрбәсендә гүргә иңдерделәр.

[24] Давыт Маханаим шәһәренә килеп җиткәндә, Абшалум исраилиләр белән Үрдүнне кичеп чыккан иде.

[25] Гаскәр башлыгы итеп Йоав урынына Абшалум Амессайны куйды. (Амессай изрегыллы Итраның углы иде. Амессайның әнисе исә Нахаш кызы Абигәйль булып, Абигәйль үзе Сәрүянең кыз туганы иде. Ә Сәрүя Йоавның әниседер.)

[26] Абшалум җитәкчелегендә исраилиләр Гилыгад җирендә чатырларын кордылар.

[27] Давыт Маханаимгә килеп җитүгә, аммониләр башкаласы Рабаһта яшәүче Нахаш углы Шоби, ло-дебарлы Аммиил углы Макир һәм Гилыгад төбәгендәге Рогелимнән Барзиллай

[28] Давытка һәм аның кешеләренә урын-җир, савыт-саба, балчык чүлмәкләр, бодай, арпа, он, тары ярмасы, ногыт борчагы, ясмык,

[29] бал, эремчек, сарыклар, сыер сөтеннән сыр алып килделәр. – Халык ачыккан һәм талчыккандыр, чүл кичеп эчәселәре дә килгәндер, – диде алар.

Патшалар (икенче китап) — Chapters