[1] Хебрунда Абнерның вафат булуын ишеткәч, Шаул углы Иш-Бошет тәмәм каушап калды, бөтен Исраил дә шулай ук шомга төште.
[2] Шаул углы Иш-Бошетның Багъна вә Рикәб исемле гаскәр башлыклары бар иде. Алар Беһеротта яшәүче һәм Беньямин ыругына караган Риммун угыллары иде. Беһерот шәһәре Беньямин җиренә керә,
[3] чөнки Беһеротта яшәүчеләр кайчандыр Гиттаимгә качкан була, һәм алар әле бүген дә анда килмешәк дип санала.
[4] Шаул углы Йонатанның аксак углы бар иде. Шаул белән Йонатанның үлеме хакында Изрегылдан хәбәр килгән көнне бала багучы хатын әлеге биш яшьлек оланны күтәреп ашыга-кабалана йөгерә башлый һәм баланы кулыннан төшереп җибәрә – бала шуннан имгәнеп кала. Аның исеме Мепибошет була.
[5] Шулай бервакыт беһеротлы Риммунның угыллары Рикәб белән Багъна көндезге челләдә Иш-Бошет яшәгән йорт янына килделәр; бу вакытны Иш-Бошет көн үзәгендәге эсседән качып ял итәргә яткан була.
[6] Рикәб һәм аның ир туганы Багъна, бодай алырга килгән булып, өй эченә узалар һәм Иш-Бошетны корсагына кадап үтерәләр дә чыгып качалар.
[7] Алар йорт эченә аяк баскан вакытта Иш-Бошет урын өстендә, үзенең йокы бүлмәсендә ята иде; агалы-энеле туганнар аны үтерәләр дә, башын кисеп алып, шәһәрдән чыгып китәләр; төнозын Үрдүн үзәненнән барганнан соң, алар Давыт янына Хебрунга килеп җитәләр һәм, Иш-Бошетның башын аның каршына алып килеп, патшага: – Сине үтерергә йөргән дошманыңның – Шаул углы Иш-Бошетның башы бу. Раббы бүген патша әфәндем өчен Шаулдан һәм аның нәселеннән үч алды, – дип әйтәләр.
[9] Беһеротлы Риммун угылларына – Рикәбкә вә аның кардәше Багънага җавап итеп, Давыт: – Җанымны олы хәсрәттән коткарган Раббы Үзе шаһиттыр: Сыйкләгтә чакта «Шаул вафат!» дип сөенче алырга килгән берәүне мин бүләклисе урында җәзага тарттым; бүген исә яман бәндәләр бер гаепсез кешене үз өендә, үз ятагында үтереп чыккач, аның каны өчен мин үч алмам, залимнәрне җир йөзеннән юк итмәм дип уйлыйсызмы?! – ди.
[12] Давыт үзенең хезмәтчеләренә әмер бирә, һәм алар, әлеге ике туганны үтереп, аяк-кулларын чабып ташлыйлар да гәүдәләрен Хебрундагы буа янында асып куялар. Иш-Бошетның башын исә Хебрунда Абнер күмелгән кабердә гүргә иңдерәләр.