[1] Күпмедер вакытлар үткәч, Аммон патшасы вафат булды, һәм патшалыкны аның углы Ханун кабул итеп алды.
[2] «Нахаш миңа карата игелекле иде, мин дә аның углы Ханунга мәрхәмәт күрсәтим» дигән фикердә булып, атасын югалткан Ханун патшаның кайгысын уртаклашырга Давыт үзенең хезмәтчеләрен җибәрде, һәм тегеләр Аммон җиренә килделәр.
[3] Әмма Аммон түрәләре үзләренең әфәнделәре Ханунга: – Давыт үзенең юатучыларын атаңа хөрмәт йөзеннән җибәргәндер дип уйлыйсыңмы әллә? Шәһәрне карап-күзәтеп, соңыннан җимереп китәр өчен җибәрмәде микән Давыт үзенең хезмәтчеләрен? – диделәр.
[4] Шуннан Ханун Давытның хезмәтчеләрен тотып алды да һәркайсының сакалын яртылаш кырдырып, янбашлары турысыннан киемнәрен яртылаш кистереп кайтарып җибәрде.
[5] Хезмәтчеләренең бик нык мәсхәрә ителүен ишеткәч, Давыт «Сакалыгыз җиткәнче Әрихәдә калыгыз, шуннан соң гына өегезгә кайтырсыз» дигән боерыгын ирештерер өчен, алар каршына хәбәрчеләрен юллады.
[6] Давыт белән аралары бозылганны күреп, аммониләр Бәйт-Рәхубта һәм Собада арамиләрнең егерме мең жәяүле сугышчысын, шулай ук бер меңлек гаскәре белән Мәгакәһ патшаны һәм Тоб төбәгеннән унике мең сугышчыны ялладылар.
[7] Давыт, бу хакта ишеткәч, Йоав җитәкчелегендәге батыр сугышчыларын яуга күтәрде.
[8] Аммон гаскәрләре шәһәр капкасыннан чыктылар да, алышырга әзерләнеп, тезелеп бастылар. Соба вә Рәхубтан килгән Арам гаскәриләре, шулай ук Тоб вә Мәгакәһ сугышчылары читтәрәк басу өстендә тупланганнар иде.
[9] Каршысында да, артта да дошман гаскәрләре басып торганны күргәч, Йоав, Исраилнең иң батыр сугышчыларын сайлап алып, арамиләр каршына тезеп бастырды;
[10] калган сугышчыларны исә, аммониләр каршысына тезәр өчен, үзенең ир туганы Әвишәйгә тапшырды:
[11] – Әгәр арамиләр мине җиңә башласа, ярдәмгә килерсең, – диде ул аңа, – әгәр инде аммониләр сине җиңә башласа, ярдәмгә мин килеп җитәрмен.
[12] Кыю бул, халкыбыз өчен, Аллабыз шәһәрләре өчен үзебезне аямыйча көрәшик! Ә Раббы Үзе ничек кирәк санаса, шулай эшләсен.
[13] Шуннан Йоав үзенең сугышчылары белән арамиләргә каршы һөҗүмгә күчте, һәм тегеләр аңардан чабарга тотындылар.
[14] Арамиләрнең кача башлавын күреп, аммониләр, Әвишәй гаскәренә арка куеп, шәһәр эченә кире кереп тулдылар. Аммониләр белән булган сугыштан соң Йоав Иерусалимгә әйләнеп кайтты.
[15] Исраилиләрдән җиңелгәннәрен күргәч, арамиләр бер гаскәргә тупландылар.
[16] Шуннан соң Һададгызер Фырат аръягында яшәүче арамиләрне чакырып китерде, һәм алар Һададгызерның гаскәр башлыгы Шобак җитәкчелегендә Хеламга килделәр.
[17] Бу хәбәр Давытка ирешкәннән соң, ул, бөтен исраилиләрне җыеп, Үрдүнне кичте дә Хеламга таба юл алды. Арамиләр Давытка каршы яуга әзерләнеп тезелеп бастылар һәм сугышырга тотындылар.
[18] Арамиләр сугыш кырын ташлап исраилиләрдән кача башлады. Давыт арамиләрнең җиде йөз сугыш арбасын һәм кырык мең атлы җайдагын юк итте; Давыт дошманның гаскәр башлыгы Шобакны яралап, тегесе шунда үлеп калды.
[19] Исраил гаскәреннән җиңелгәннән соң, моңарчы Һададгызерга буйсынган патшаларның һәммәсе, исраилиләр белән солых төзеп, аларга буйсыну белдерде. Шушы хәлләрдән соң арамиләр аммониләргә ярдәм кулы сузарга шикләнә торган булды.