Skip to content
Opens in a new window

[1] Аннары Давыт: – Яһүдә шәһәрләренең берәрсенә барыйммы мин? – дигән киңәш белән Раббыга мөрәҗәгать итте. – Бар, – дип җавап бирде аңа Раббы. – Кайсысына барыйм? – дип сорады Давыт. – Хебрунга, – диде Ул.

[2] Давыт, үзенең ике хатынын – изрегыллы Ахиногамны һәм Навалның тол хатыны, кәрмилле Абигәйльне ияртеп, шунда юнәлде.

[3] Давыт үзе белән бергә яраннарын һәм аларның гаиләләрен дә алып килде; алар Хебрун тирәсендә төпләнеп калдылар.

[4] Беркөн Яһүдә кешеләре Хебрунга килделәр һәм, Давытның башына зәйтүн мае сөртеп, аны Яһүдә патшасы итеп билгеләделәр. Аннары аңа: «Гилыгад Явешендә яшәүчеләр Шаулны җир куенына тапшырдылар», – дигән хәбәр җиткерделәр.

[5] Шуннан Давыт, Гилыгад Явешендә яшәүче халыкка җиткерер өчен үзенең илчеләрен озатып, шундый хәбәр юллады: «Әфәндегез Шаулга кылган мәрхәмәтегез һәм аны гүргә иңдерүегез өчен, Раббы алдында фатиха иясе сез.

[6] Раббы сезгә Үзенең мәрхәмәтен вә тугрылыгын насыйп әйләсен; кылган гамәлләрегез өчен мин дә сезне әҗерсез калдырмам.

[7] Бүгенге көндә сезнең көчле куллы, батыр йөрәкле булуыгыз зарур, чөнки әфәндегез Шаул вафат, ә Яһүдә ыругы, үзе өстеннән патшалык итәр өчен, башыма зәйтүн мае сөртте».

[8] Әмма Шаулның гаскәр башлыгы Нер углы Абнер, Шаул углы Иш-Бошетны Маханаимгә алып килеп, аны Гилыгад, Ашер, Изрегыл, Эфраим, Беньямин вә бөтен Исраил җиренең патшасы итеп куйды.

[10] Исраил белән патшалык итә башлаган чорда Шаул углы Иш-Бошет кырык яшен тутырган булып, ул ике ел дәвамында патша вазифасын башкарды. Яһүдә ыругы исә Давыт ягында калды.

[11] Давыт Хебрунда Яһүдә ыругы өстеннән җәмгысы җиде ел да алты ай патшалык итте.

[12] Бервакыт Нер углы Абнер һәм Шаул углы Иш-Бошетның хезмәтчеләре, Маханаимнән кузгалып, Гибгон каласына юл алдылар.

[13] Сәрүя углы Йоав белән Давыт хезмәтчеләре дә аларга каршы күтәрелеп чыгып, һәр ике як Гибгон буасы янында – берсе буаның бер ягында, икенчесе каршы якта урнашты.

[14] – Егетләр тезелеп бассыннар да безнең алда көч сынашсыннар, – дип кычкырды шунда Йоавка Абнер. – Ярый, сынашсыннар, – дип ризалашты Йоав.

[15] Шаул углы Иш-Бошет ягыннан Беньямин ыругындагы унике егет чыгып басты, Давыт хезмәтчеләреннән дә унике егет чыкты.

[16] Алар бер-берсен чәчләреннән эләктереп алдылар да, берсе икенчесенең янтыгына кылычын чәнчеп, бергә җиргә аудылар. Шуңа күрә Гибгондагы бу урынга соңыннан Хелкат-Һассурим дип исем куштылар.

[17] Ике арада аяусыз көрәш башланып, ул көнне орышта Давыт хезмәтчеләре Абнерны һәм исраилиләрне җиңеп чыкты.

[18] Әлеге бәрелештә Сәрүянең Йоав, Әвишәй, Асаһел исемле өч углы да катнашты. Асаһел дигәне тау кәҗәсе кебек җитез аяклы иде.

[19] Ул, Абнерны куа чыгып, уңга да, сулга да тайпылмыйча, аның эзеннән барды.

[20] Абнер, аңа таба әйләнеп: – Синме бу, Асаһел? – дип сорады. – Әйе, мин! – дип җавап кайтарды тегесе.

[21] – Эзәрлекләмә мине, уңга яки сулга каер, берәр яшь сугышчыны тот та коралын үзеңә ал, – диде Абнер. Әмма Асаһел аңардан калышырга теләмәде.

[22] – Эзәрлекләмә мине, юкса үтерәм, аннары ничек кардәшең Йоав күзенә күренермен, – дип, Абнер аны тагын туктатырга омтылып карады.

[23] Ләкин тегесенең аңардан каласы килмәде. Шулчак Абнер борылды да сөңгесенең сабы белән аның корсагына китереп кадады – сөңге аны үтәли тишеп чыкты; Асаһел басып торган урынында җиргә ауды һәм җан бирде. (Аның яныннан узганда, гаскәриләр туктамый кала алмадылар.)

[24] Әмма Йоав белән Әвишәй исә Абнерны эзәрлекләвен дәвам иттеләр. Алар Гибгон чүленә бара торган юл буена, Гиях каршындагы Амма калкулыгына килеп җиткәндә, кояш баеган иде инде.

[25] Беньямин сугышчыларының бер төркеме, Абнерны әйләндереп алып, калкулык өстендә туктап калды.

[26] Шунда Абнер Йоавка: – Кайчанга кадәр кылычтан кеше гомере өзелер?! Моның азагы аяныч буласы әллә сиңа мәгълүм түгелме?! Ник син үзеңнең кешеләреңә: «Кардәшләрегезне эзәрлекләүдән туктагыз», – дип әйтмисең? – дип кычкырды.

[27] Йоав: – Аллаһы Үзе шаһиттыр: әгәр син шушы сүзләреңне әйтмәгән булсаң, кешеләр үз кардәшләрен таңгача эзәрлекләп барыр иде, – дип җавап кайтарды да быргысын уйнатты. Шуннан бар халык, исраилиләрне эзәрлекләүдән туктап, башка инде сугышмады.

[29] Абнер, кузгалып, үзенең кешеләре белән төн буе үзән буйлап барды һәм, Үрдүнне кичкәннән соң бөтен Битронны үтеп, Маханаимгә кайтып җитте.

[30] Йоав исә Абнерны эзәрлекләп барган җиреннән кире әйләнеп кайтты да үзенең гаскәрен җыеп алды. Асаһелдан кала Давытның унтугыз хезмәтчесе һәлак булуы ачыкланды.

[31] Абнер белән килгән өч йөз алтмыш Беньямин сугышчысын Давыт хезмәтчеләре кылычтан уздырган иде.

[32] Асаһелны Бәйт-Лехемдә атасы төрбәсендә гүргә иңдерделәр. Шуннан Йоав үзенең кешеләре белән кайтырга кузгалды һәм, төнозын юлда булып, таңда Хебрунга җитте.

Патшалар (икенче китап) — Chapters