[1] Шуннан Абшалум үзенә арбалар, атлар һәм арба алдыннан чабып баручы илле ир-егет булдырды.
[2] Ул, таңнан торып, шәһәр капкасы янына чыгып басар иде дә, дәгъва белән патша хөкеменә килүчене үз янына чакырып китереп, аның кайсы шәһәрдән булуын сорашыр иде. Йомыш белән килүче: «Синең колың Исраилнең фәлән ыругыннан», – дип җавап кайтарганнан соң,
[3] Абшалум аңа: – Синең дәгъваларың урынлы, хактыр, әмма патша хозурында синең сүзләреңә колак салырдай кеше табылмас, – дияр иде һәм, – И-и, әгәр дә шушы җирнең хөкемчесе итеп мине куйсалармы?! Нинди генә бәхәс яисә дәгъва белән килсәләр дә, һәрбер кешене кабул итеп, гадел хөкем чыгарыр идем, – дип өстәр иде.
[5] Берәрсе шунда аның каршына килеп баш ия калса, Абшалум, кулларын сузып, аны кочаклап үбәр иде.
[6] Патша хөкеменә килүче һәр кеше белән Абшалум үзен шулай тотты, шул рәвешле, ул әкренләп Исраил халкының күңелен яулый барды.
[7] Дүрт ел үткәч, Абшалум Давытка болай диде: – Раббы алдында әйткән нәзеремне үтәргә мин Хебрунга барам.
[8] Мин, синең колың, Арам җирендәге Гәшүр төбәгендә яшәгән чакта, Раббы кушып Иерусалимгә әйләнеп кайта алсам, Раббыга корбан китерер идем, дип нәзер әйткән идем.
[9] – Юлың имин булсын, – диде аңа патша, һәм Абшалум Хебрунга юл алды.
[10] Шуннан Абшалум «Быргы тавышын ишетүгә: „Абшалум Хебрунда тәхеткә утырды!“ – дип игълан итегез!» дигән хәбәрне җиткерү өчен, Исраил җирендә яшәүче барлык ыругларга үзенең шымчыларын җибәрде.
[11] Абшалум үзе белән бергә Иерусалимнән ике йөз кеше ияртеп алып китте. Алар эшнең нәрсәдә икәнен белмичә, ихлас күңелдән аның чакыруын кабул иттеләр.
[12] Корбан чалу йоласын башкарган чакта, Абшалум Гило шәһәрендә яшәүче Давыт киңәшчесе Ахитофелны чакыртып китертте. Шул рәвешле, Абшалум оештырган фетнә көчәя-киңәя барып, Абшалум тирәсенә халык һаман агыла, туплана торды.
[13] Беркөн Давыт янына хәбәрче килеп: – Исраилиләрнең күңеле Абшалум ягына авышты, – диде.
[14] Шуннан Давыт үз хозурында, Иерусалимдә булган барлык хезмәтчеләренә: – Кузгалыгыз, безгә качарга кирәк! Югыйсә Абшалумнан котылу булмаячак; халыкны кылычтан уздырып шәһәрне җимермәсен өчен, безгә ашыгырга кирәк.
[15] – Әфәндебез патша ничек хәл кылса, шулай эшләрбез, без – синең колларың, – диде аңа хезмәтчеләре.
[16] Патша үзе, йортта булган бар халык аның артыннан җәяүләп юлга чыкты. Үзенең ун кәнизәген патша йортны карап торырга калдырды.
[17] Патша һәм аңа ияргән халык җәяүләп юлга кузгалды; Бәйт-Мерхак янына җиткәч, бермәлгә туктап калдылар.
[18] Шунда патша яныннан аның бөтен хезмәтчеләре, аннары җансакчылары үтте, алар артыннан патша белән бергә Гәт шәһәреннән күчеп килгән алты йөзләп гәтле узды.
[19] Шулчак патша гәтле Иттайга: – Нишләп син безнең белән барасың? Кире борыл, теге патша белән кал; син үз җиреңнән сөрелгән кеше ләбаса.
[20] Кичә генә син үзең бирегә килдең, ә бүген сине үзем белән алып китимме? Кая барганымны әлегә үзем дә белмим; кире әйләнеп кайт, үзең белән ир туганнарыңны да алып кит; мәрхәмәт вә тугрылык синең юлдашың булсын! – диде.
[21] Патшага җавап итеп Иттай: – Раббы да, әфәндем патша да – шаһит: гомерем белән хушлашырга туры килсә дә, әфәндем патша барган урынга аның колы да барыр! – диде.
[22] – Алайса, минем белән киттек, – диде Давыт Иттайга. Шуннан гәтле Иттай, аның барлык кешеләре һәм аларның балалары – бөтенесе бергә юлга кузгалды.
[23] Патша кешеләре узган вакытта, бөтен ил зар елап калды. Патша һәм аның юлдашлары Кыдрун ташкынын үттеләр, аннары чүлгә таба юл тоттылар.
[24] Садыйк һәм аның белән бергә бөтен левиләр Аллаһының сандыгын күтәреп бардылар. Алар сандыкны куйганнан соң, Абъятар, бар халык шәһәрдән чыгып беткәнче, калкулык өстендә корбаннар китерә торды.
[25] Шунда Садыйкка патша болай диде: – Аллаһы сандыгын шәһәргә кире илтеп куй. Раббы миннән разый булса, Ул мине бирегә кире кайтарыр, һәм мин сандыкны да, Аның йортын да күрермен.
[26] Әгәр инде Ул: «Мин синнән разый түгел», – дип әйтә икән, димәк, барысы да Аның ихтыярында: минем белән ни теләсә, шуны кылсын.
[27] Рухани Садыйкка патша тагын болай диде: – Кара аны, исән-имин шәһәргә әйләнеп кайт; үзең белән углың Ахимагасны һәм Абъятар углы Йонатанны ал, угылларыгызның икесе дә сезнең белән булсын.
[28] Сездән миңа хәбәр килеп җиткәнне чүлдәге үзәнлектә көтәрмен.
[29] Садыйк белән Абъятар Аллаһы сандыгын Иерусалимгә алып кайтып урнаштырдылар һәм үзләре дә шунда калдылар.
[30] Давыт исә Зәйтүн тавына күтәрелүендә булды; күз яшьләре түгә-түгә ул һаман алга барды, аның башы бөркәүле, аяклары ялангач иде; юлдашларының да башы бөркәлгән булып, һәркайсы зар елап алга атлады.
[31] Бервакыт Давытка: – Абшалум белән бергә Ахитофел да фетнәчеләр арасында, – дигән хәбәр җиткерделәр. – И-и Раббым! – диде шунда Давыт. – Ахитофелның киңәшләре хупланмасын!
[32] Аллаһыга гыйбадәт кыла торган тау башына күтәрелгәч, Давыт үзенең дустын – әрки Хушайны очратты. Аның өстендәге киемнәре ерткаланып, башына туфрак сибелгән иде.
[33] – Әгәр син минем белән барсаң, миңа мәшәкать кенә булырсың, – диде аңа Давыт, –
[34] ә менә шәһәргә кайтып, Абшалумга: «Патша, мин – синең колыңдыр; моңарчы атаңның колы булдым, хәзер исә синең колың», – дисәң, Ахитофел киңәшләренең гамәлгә ашуына юл куймассың.
[35] Руханилар Садыйк белән Абъятар анда синең белән булыр; патша йортында ишеткән һәр сүзеңне аларга сөйләп бар.
[36] Садыйк углы Ахимагас белән Абъятар углы Йонатан да аталары янында булыр. Сезгә килеп ирешкән һәр хәбәрне алар аша миңа җиткереп торыгыз.
[37] Давытның дусты Хушай шәһәргә әйләнеп кайткан мәлдә, Абшалум Иерусалимгә кереп килә иде.