[1] Күпмедер вакытлар узгач, Давыт, пелештиләрне тар-мар китереп, аларны үзенә буйсындырды һәм алар кулыннан Метег-Амманы тартып алды.
[2] Давыт шулай ук мәабиләрне дә тар-мар итте. Ул аларны җиргә яткырып бау белән үлчәде – өчтән ике өлешен үтерде, өченчесен исән калдырды. Шул рәвешле, мәабиләр, Давытка буйсынып, салым түләүчеләргә әйләнде.
[3] Аннары Давыт Фырат елгасы буендагы биләмәләрен үзенә кайтару нияте белән юлга чыккан Соба патшасының – Рәхуб углы Һададгызерның гаскәрләрен тар-мар китерде.
[4] Давыт аның бер мең дә җиде йөз җайдагын һәм егерме мең җәяүле гаскәрен әсир итте; йөз сугыш арбасына җигәрдәй атларны исән калдырып, калганнарының аяк сеңерләрен кисте.
[5] Соба патшасы Һададгызерга ярдәмгә Дәмәшкътән арамиләр дә килде, әмма Давыт аларның егерме ике мең сугышчысын үтерде.
[6] Аннары Давыт арамиләрнең мәркәзе Дәмәшкътә үзенең сакчы гаскәрләрен калдырды, һәм арамиләр, Давытка буйсынып, аңа салым түләүчеләргә әйләнде. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды.
[7] Һададгызер сугышчыларының алтын калканнарын Давыт Иерусалимгә алып килде.
[8] Һададгызер патшаның Бетах һәм Беротай шәһәрләрендә исә Давыт кулга күп итеп бакыр төшерде.
[9] Һададгызер белән һаман сугышып яшәгән Хамат патшасы Тогый, Давытның Һададгызер гаскәрен кырып бетергәнен ишетеп,
[10] Һададгызер белән сугышкан һәм яу кырында җиңеп чыккан өчен, Давытка үзенең сәламен күндерергә һәм аны тәбрик итәргә дип, углы Йорамны җибәрде; Йорам аның янына көмеш, алтын һәм бакырдан коелган савытлар күтәреп килде.
[11] Давыт патша үзе буйсындырган халыкларның һәммәсеннән: арами, мәаби, аммони, пелешти, амалыкыйлардан һәм Соба патшасыннан – Рәхубның углы Һададгызердан тартып алган көмеш вә алтын белән бергә әлеге савытларны Раббыга багышлады.
[13] Тоз үзәнендә эдомиләрнең унсигез меңлек гаскәрен җиңгәннән соң, Давытның исеме данга күмелде.
[14] Аннары Давыт Эдомда үзенең сакчы гаскәрләрен куйды; ул бөтен Эдом җирендә үзенең сакчы гаскәрләрен булдырды, һәм бөтен эдомиләр аңа буйсына башлады. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды.
[15] Шул рәвешле, Давыт, бөтен Исраил белән патшалык итеп, үзенең бар халкы өстеннән гаделлек вә дөреслек белән хакимлек кылды.
[16] Сәрүя углы Йоав – аның гаскәрбашы, Ахилуд углы Еһошафат – елъязмачы,
[17] Әхитүб углы Садыйк вә Абъятар углы Әхимәлик – руханилар, Сераяһ – кәтип,
[18] Еһояда углы Бенаяһ керетиләр һәм пелетиләрнең башлыгы итеп билгеләнде; Давыт угыллары исә руханилар булды.